#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Һәр көнем хезмәттә үтә”

последние и лучшие новости искусства в мире

20-12Бу көннәрдә Түбән Тәүде районы, Эске авылында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан авыл хакимияте башлыгы ветераннарга медальләр тапшырды. Мондый зур бүләккә 86 яшьлек Сәрбикамал Сәфәр кызы Сирачева да лаек булды. Әби белән якыннан танышыр өчен без аның йортына юл алдык. Үзе генә яшәүче әбинең йортына килеп кергәч тә, әйләнәдәге чисталык, өстәлдә яңа гына майдан чыккан камыр ашлары, табада авыз суларын корытырлык итеп пешкән табан балыгы игътибарны үзенә тартып, әби турында уңай тәэсирләр тудырды. Тәбәнәк буйлы, җитез әби безне ачык йөз белән каршылады.

Сәрбикамал Сәфәр кызы Тарман авылында 9 балалы гаиләдә туып-үсә. Сугыш башланганда аңа 11 яшь була. Әтисе сугышка китә һәм яу кырыннан әйләнеп кайтмый. Нарасыйга зурлар белән беррәттән күлгә балык тотарга йөрергә туры килә. Кыскасы, халык күргән бар авырлыкларны ул да үз җилкәсендә татый. Сугыштан соң 4 ел көтү көтә, агач әзерләү эшләрендә дә катнаша. 23 яшендә авылга Эскедән балык тотарга килгән егет – Муса Шәргабдулла улы белән танышып, аңа тормышка чыга. “Кечкенә генә йортта 11 кеше яшәдек. Әтиебез авылда мулла вазифасын башкарды. Әниебезнең күзләре күрмәде. Бик дус идек, алар 6 балабызны да карарга булыштылар, чөнки үзебез гел совхоз эшендә булдык. Яңа йорт төзегәч тә, картларны үзебезгә алып кайтып карадык. Гомер буе диярлек 4 сыер, атлар, сарыклар, үрдәк-каз-тавыклар тоттык, күп итеп бакча утырттык. Балалар эшләп үстеләр, шуңа хәзер тормышлары да яхшы”, - дип сөйли 40 ел стаж белән лаеклы ялга чыккан әби. Тормыш иптәше 74 яшендә вафат булгач та, Сәрбикамал әби озак еллар хайваннарны бетерми, әле бүген дә тавыклар карый. Көннәр җылынгач, бакчада җирне үзе көрәп суган, кишер, кәбестә утырту турында уйлана тынгысыз әби. Ә бакчасындагы тәртипкә яшь киленнәр көнләшерлек. “Һәр көнем хезмәттә үтте, хәзер дә эшсез утыра алмыйм. Фермада эшләгән чакларны сагынам, чакырсалар, сөенә-сөенә эшләр идем”, - ди ул.

Сәрбикамал әби намазга 49 яшендә баса, бүгенге көндә 5 намазын калдырмый башкара, Коръән укый, бик теләп ураза тота. Бүгенге көндә аның 14 оныгы, 6 нәбәрәсе бар, шуларга сөенеп, аларның игътибарын тоеп яши.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836