Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Революөия яшь тәше

последние и лучшие новости искусства в мире

20-13Әтием Хачиәкбәр Алиәкбәр улы Корманов 1917 елның май аенда Төмән районы, Ямбай авылында туган. 1938 елны Кызыл армия сафларына алына һәм Ерак Көнчыгышка озатыла. Тын океан флоты составында 942 нче корабльдә йөзә. Бөек Ватан сугышы башланганда ул инде өч ел хезмәт иткән була. Фронтта Тын океанның Кызыл байраклы Амур флотилиясендә диңгез чикләрен саклый. Немец-фашист илбасарларын тар-мар иткәннән соң, матросларга японнар белән сугышырга туры килә. 1945 елның августында Көньяк Сахалинны һәм Курил утрауларын япон басып алучыларыннан азат итү операциясендә катнаша. Фронтта командованиянең сугышчан биремнәрен үрнәк булырлык үтәгәне, фашистлар белән сугышканда батырлык һәм намуслылык күрсәткәне өчен Югары баш командующий Сталинның, флот командующие рәхмәт хатлары, II дәрәҗәле “Бөек Ватан сугышы” ордены, “Японияне җиңгән өчен” һәм юбилейлы медальләре белән бүләкләнгән.

Туган авылына ул 1946 елның августында кайта. Әтием Хачиәкбәрне 9 елга якын күрмәгәнгә таный алмаган сеңелләре каршы алалар. Тиздән әниебез Фәйзә белән таныша. Гаилә корып 5 кыз һәм 1 ул тәрбиялиләр. 1996 елның ноябрендә “алтын” туйларын үткәрделәр. Әти озак еллар авыл сатып алучылар кооперациясе системасында эшләде. Бервакыт Яр авылында кулланучылар кооперативы рәисе булып та хезмәт итте. Соңыннан Ямбай совхозына (СПК “Ембаевский”) күчте, шуннан 1977 елда пенсиягә чыкты. Әти сугыш турында искә төшерергә яратмый иде. Яуда бергә хезмәт иткән дусты Иван Романов озак еллар Төмәннән әти янына кунакка килде. Әти 2001 елның 10 мартында яныбыздан мәңгелеккә китте. Әниебез Фәйзә Салих кызы - тыл ветераны. 1946 елда “Намуслы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнгән. Әтидән соң 1 ел гына яшәде. Кызганыч, Кызыл байраклы тын океан флоты өлкән матросы Хачиәкбәр Кормановның сугыштан язган хатлары сакланмаган, ике саргайган фоторәсеме генә бар. Берсенә “10.01.1945 ел” дип язылган. Без, балалары, туганнары аны сагынабыз, хөрмәт белән искә алабыз.

Әлфинур КАМАЛОВА. (Диләфрүз Фәхретдинова тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836