#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сөйкемле татар әбие

последние и лучшие новости искусства в мире

23-20Аларның тормыш юлы, балаларына гына түгел, бүтәннәргә дә ачлык, ятимлек, сугыш газапларын үз башларыннан кичермәгән яшь буынга үрнәк булырлык. Тубыл шәһәрендә яшәүче Нурбаян Вәли кызы Бакиева 76 яшенә баскан булса да, ачык йөзле, мөлаем, һәрвакыт пөхтә, заманча матур киенә дә белгән татар әбиләребезнең берсе. Татар концертларын яраткан, “Яңарыш” чыгып килгәннән газетабызны яздырган, гаиләсендә яшьләрне газета яңалыклары белән дә таныштырырга өлгергән Нурбаян апаның тормышы белән кызыксынып, аның белән якыннан таныштык. Ул үзе турында сөйләргә яратмаса да, балалык елларын искә алып, хатирәләре белән уртаклашты.

- Бөек Ватан сугышы башланганда миңа ике яшь була. Яшем кечкенә булганга, мин әтиемне сугышка ничек озатканыбызны хәтерләмим. Күп еллар үтсә дә, ачлык еллар исемнән чыкмый. Әниебезнең кулында өч бала калдык.

Ничек ул сынаулардан исән калдык икән дип, хәзер еш уйланам. Язын бәрәңге басуларында туңган бәрәңге җыюлар әле хәтеремдә. Без Меткә авылында яшәдек. Миңа ул вакыт биш яшь булгандыр. Өшеп-туңып, яланаяк йөгергән, ачлыкта, җитешсезлектә үскән вакытлар онытылмый икән ул. Сугыштан соң да, авыр, катлаулы еллар озакка сузылды. Кычытканнан аш, юкә яфрагыннан кечкенә бәлешләр пешергән көн – балалар өчен зур бәйрәм иде. Сугыш безнең балачагыбызны юк итте. Әтиебез Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмады. Безнең чор балаларының күпчелеге ятим үсте. Бу буын балаларының да укыйсы, киенәсе, тәмле ризыклар ашыйсы килде. Башта Меткә, Домнино, Пушнаш авылларында укып, җиде классны бетергәч, ун чакрымны җәяүләп йөреп, Казанлы авылында мәктәпне тәмамладым. Ниһаять, хыялларым тормышка ашты, мин Тубыл татар педучилищесына укырга кердем, - дип сөйләде Нурбаян апа.

Хезмәт юлын ул Тугыз авылы мәктәбендә башлый. Монда өч ел башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Фирүс Нургали улына тормышка чыгып, бәхетле гаилә учагын кора алар. Шәһәргә яшәргә килеп, “Водник”санмедстанциясенә медстатистик булып эшкә урнаша. Бакиевлар гаиләсендә берсеннән берсе матур өч кыз туа. Йортлар төзеп, үз хуҗалыкларын булдырып, бәхетле яшәгән гаиләгә көтмәгәндә кайгы килә. Ходай Фирүс абыйга озын гомер бирмәгән шул. Кулында өч кыз белән калган Нурбаян апаның йөрәге әрнесә дә, күңеле белән кичергән хәсрәтне нарасыйларына күрсәтми.

Ул: «Иптәшем 46 яшендә вафат булды. Кунакчыл, ачык йөзле, йомшак күңелле, хезмәт сөючән, гаилә өчен бөтен күңелен биреп яшәгән кеше иде. Авырып китәр алдыннан дүрт бүлмәле фатир алып, безне яңа йортка күчереп өлгерде. Миңа өч кызны киендерергә, укытырга, кешедән ким булмасыннар өчен тырышып эшләргә, яшәргә кирәк иде. Авыр чакларымда минем таянычларым, ярдәмчеләрем, киңәшчеләрем – кызларым булды. Алар мәктәптә укыган елларыннан эшләп үстеләр. Укудан соң җыештыручы булып эшләргә дә, яхшы билгеләргә генә укырга да өлгерделәр. Мәктәпне тәмамлап, өчесе дә укуларын дәвам иттеләр, югары белем алдылар. Бүген мин аларның тырышлыкларына, эшләгән эш урыннарында ирешкән уңышларына сөенеп яшим», - дип әңгәмәбезне дәвам итте. Нурбаян апа үзе 33 ел бер урында эшләп, хезмәт ветераны исемен алып, лаеклы ялга чыга. Хәзер ул гаиләсендә олы хөрмәткә лаеклы, оныклары өчен бик кадерле кеше дә. Үзенең тормыш юлы дәверендә туплаган киңәшләрен кызларына, кияүләренә бирә, оныкларын кайгыртып, җылы теләкләрен юллап, изге догалар укып, илгә тынычлык теләп яши. Ихлас күңеле белән дингә омтылып, намазын укып, дини бәйрәмнәребезне үткәреп гомер кичергән якташыбызга, якыннарының рәхәтендә, муллыкта, иминлектә яшәргә язсын.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836