#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шагыйрә белән очрашу кичәсе

последние и лучшие новости искусства в мире

21-1Төмән районы, Ямбай авыл китапханәсендә Гөлүфәр Барый кызы Тимшанова үз һөнәренә бар күңеле белән бирелеп 30 елдан артык эшли. Биредә бик еш төрле темаларга багышланган әдәби кичәләр, очрашулар, бәйге-конкурслар ике телдә дә үткәрелеп тора. Шушы еллар эчендә аларның актив китап укучылары, үз тамашачылары, катнашучылары да барлыкка килгән.

Ә бу юлы Гөлүфәр Барый кызы халык соравы буенча үзләренә Төмән шәһәрендә яшәп иҗат итүче Клара Кучковскаяны чакырды. Очрашуга шагыйрәнең иҗатына гашыйк булган Ямбай һәм Турай авыллары кешеләре килделәр. Алар арасында яшьләр, мәктәп укучылары булуы кәефне тагы да күтәрде. Шагыйрә үзе белән шәһәр татар мәдәният үзәгендә эшләүче “Умай” ансамбле җырчысы Гөлфайзә Нигъмәтуллинаны алып килгән иде.

Гөлүфәр Барый кызы тамашачыларны сәламләгәннән соң, сүзне К.Кучковскаяга бирде. Үзен себер татарлары шагыйре итеп таныткан шагыйрә җирле телебездә сөйләшеп, шигырьләрен укый башлагач, халыкка җан кергәндәй булды һәм алар чын күңелдән шагыйрә белән аралашырга, фикер алышырга әзерлекләрен белдерделәр. Клара апа уйланырга мәҗбүр иткән, үгет-нәсихәт биргән тирән эчтәлекле шигырьләре, әкиятләрен укып барды һәм шунда ук язылу тарихы, геройларның прототиплары турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Шул арада тамашачыларны ял иттереп, бәет-мөнәҗәтләр, халык җырларын башкарды. Ул җырлаганда Г.Нигъмәтуллина я думбра, я баянда уйнап торды. Клара апа үзе дә курай, кубызда уйнап күрсәтте, тамашачылар аның күпкырлы талант иясе икәненә кабат инандылар, һәр чыгышларны көчле алкышларга күмделәр. Әдәби кичә җылы атмосферада узды. Тамашачылар исеменнән Турай авылыннан килгән кунаклар Майшикәр Фәйзуллина белән Сәярә Сәлиманова К.Кучковскаяга рәхмәтләрен әйтеп, киләчәктә дә шундый очрашулар булып торсын иде дигән теләкләрен белдереп, яңадан-яңа иҗади уңышлар теләделәр. Аларның сүзләрен хуплап мәдәният һәм ял үзәге җитәкчесе Ирина Антонова истәлекле бүләк тапшырды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836