#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тубылдагы эшлекле очрашулар

последние и лучшие новости искусства в мире

47-4Тубыл шәһәрендә октябрь аенда түгәрәк өстәл артында Татарстан Республикасыннан килгән галимнәр һәм җәмәгатьчелек, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашында себер татарлары тарихы һәм этнографиясе музеен булдыру турында эшлекле утырыш узды. Чараны оештыручы һәм җитәкләүче тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских кунакларны сәламләгәннән соң, себер татарларының тарихи этнография музееның концептуаль эскиз проекты белән таныштырды. Катнашучылар игътибарына тәкъдим ителгән проектның һәр бүлеге турында экраннан күрсәтеп, үзенең максатлары, тәкъдимнәре, теләкләре, киләчәккә планнары турында сөйләде.

Җыелышта катнашучы профессор Дамир Исхаков бу проектны хуплаган Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнехановның 2018 нче елгы чыгышын искә алды, ул Төмән һәм Тубыл шәһәрләрендә тарих һәм этнография музейларын булдыруда ярдәм булачагын әйтте. Бай тарихлы себер татарларының музейлары булачагына шик юк, диде. Төмән шәһәрендә бу юнәлештә эш башланганы турында да тукталып китте. Очрашуның тантаналы өлешендә Дамир Мәүләви улы Тубыл шәһәрендә актив, тырыш, үз милләтенә, татар теленә, мәдәниятенә тугры булган милләттәшләребез яшәгәннәре турында әйтеп Бөтендөнья татар конгрессының иң югары бүләге “Татар халкы алдындагы казанышлары өчен” медале белән ветеран укытучы, себер-татар мәдәният үзәгенең ”Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле әгъзасы, җирле шагыйрь Сөнгатулла Хәкимҗан улы Бекенинны бүләкләде.

Чараны дәвам итеп Зәйтүнә Тычинских бүгенге көндә музейга бина бирүләре турында шәһәр хакимияте вәкилләре, иҗтимагый оешмалар белән очрашып сөйләшүләр, тәкъдимнәр булганын сөйләде. Бу юнәлештә эш алып барылганы, уникаль проектның кирәклеге турында үзенең фикерләрен җиткерде. Утырышта катнашкан галим, археолог Алесандр Адамов: ”Тубыл шәһәре туристик үзәк. Себер татарларының тарихи этнография музее кирәкле музей. Киләчәктә бүген тәкъдим ителгән концепцияне киңәйтергә, үзгәртергә, өстәргә мөмкинлекләр булыр. Бүгенге эчтәлекле, кирәкле планнарны, проектны тормышка ашырып, фәнни эшләрне башкарып чыгару өчен матди ярдәм кирәк. Бу халык өчен дә, шәһәр өчен дә актуаль, планнарыгыз тормышка ашсын, яхшы эшләр дәвамлы булсын иде”, - диде.

Музей булдыру идеясе авторы Зәйтүнә Тычинскихның чыгышы, тәкъдим ителгән проектның эчтәлеге галимнәр төркеме тарафыннан хупланды.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836