#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Укытучым! Остазым!

последние и лучшие новости искусства в мире

48-4Әнисе ягыннан нәсел агачын төзегән, тугыз буын бабаларының исемнәрен белгән, Төмән районы, Талымхан авылы тарихын киләчәк буыннар өчен язып алган Җәгъфәр Касыймовка – 70 яшь.

Ул 1952 елның 26 ноябрендә сугыш һәм тыл ветераннары Мәрзия Баһаветдин кызы һәм Әбүзәр Төхвәтулла улы Касыймовлар гаиләсендә туа. Дүрт апасы энекәшләренә бигрәк тә шатланалар.

Берничә елдан, яшь гаиләгә ямь өстәп, тагын бер малай туа. Көләч йөзле, эш сөючән, йомшак күңелле, белемгә омтылучан 12 яшьлек малай 1964 елда бабае Баһаветдин Рахмангуловтан (1885-19644) туган авылы тарихын язып ала, соңыннанрак бу язмаларны әнисе Мәрзия апа тулыландыра.

Музыкага сәләтле егет сигезьеллык авыл мәктәбен уңышлы тәмамлый, Төмән шәһәренең сәнгать училищесына укырга керә. Моңача авылыбыздан берәү дә белем алмаган уку йортында дүрт ел дәвамында музыка коралларында уйнарга өйрәнә. Авылдан килгән егеткә авыр вакытларда курсташ кызлар бик теләп ярдәмгә киләләр.

Музыка белемен, төрле инструментларда уйнау осталыгын армия сафларында хәрби ансамбльдә уйнаулар камилләштерә. Концертлар, репетицияләр белән ике ел күз ачып йомганчы узып та китә.

Туып-үскән йорт, туган яклар кешене үзенә тарта. Армия сафларыннан кайткан егет дөньяда иң изге эшкә – мәктәптә балалар укытырга керешә. Балалы-гаиләле була, читтән торып Тубыл педагогия институтын тәмамлый, гомеренең чирек гасыр өлешен укытучылык эшенә багышлый.

Һәр яктан уңган яшь укытучыга музыка, сынлы сәнгать, тарих дәресләрен бирәләр. Ул дәресләрендә авыл балаларына патриотик, әхлакый тәрбия, музыкаль грамота бирә.

Замана таләпләренә таянып, яңа алымнар кулланып, үзенең предметына өйрәнергә теләк уята. Талымхан мәктәбендә күпсанлы укытучылар семинарларында интеграцияле дәресләр күрсәтә. Класстан тыш чаралар – милли бәйрәмнәр, уеннар сәхнәләштерә.

Җәгъфәр Касыймов сүз остасы иде. Ул дәресләрен татар телендә дә, рус телендә дә алып бара алды. Авыл депутаты, мәктәп завучы булганда да, һәр җирдә дөрес кирәкле сүзләр таба белде. Авылыбызда һәр укучы, ата-ана, әби-бабай аңа ихтирам белән карадылар.

Яраткан абый үрнәгендә Талымхан мәктәбеннән укучылар укытучы һөнәрен сайладылар.

Җәгъфәр Касыймов укытучылар династиясеннән буларак, үз балаларына да юл күрсәтте. Аның олы кызы – Гөлфирә Сагетдинова авыл мәктәбендә ике дистәдән артык еллар буена башлангыч классларда белем бирә, үзе дә балалар үстергән, инде оныклары да бар.

Мәктәп укучыларына белем биргән өчен, ветераннарны, өлкәннәрне концертлар белән сөендергән өчен, яшь укытучыларга укытучы булган өчен, авыл яшьләренең тормышын, бәйрәмнәрен ямьләндергәне өчен авылдашлары юбиляр абыйга бик рәхмәтле, аны олы юбилее белән котлыйлар.

Рәйсә РӘХИМОВА,
Төмән районы, Талымхан авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836