#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Һәр бәйге ул – үзенә күрә сынау”

последние и лучшие новости искусства в мире

17-6Күптән түгел Казан шәһәрендә Бөтенроссия “Туган тел” бәйгесенең финал этабы узды. Бу бәйгедә Татарстан Республикасыннан һәм илебезнең башка төбәкләреннән килгән 50ләп туган тел укытучысы ярышты. Регионнардан 10 татар теле һәм укытучысы финалга чыкты. Шулар арасында Төмән өлкәсе вәкиле булып, Түбән Тәүде урта гомуми белем бирү мәктәбенең филиалы Киндерле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирдәвес Алеева да катнашты.

- Һәр бәйге ул – үзенә күрә, сынау. Үз-үзеңне, һөнәри мөмкинлекләреңне сынап карау. Мондый бәйгеләр бер-берең белән аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм үз тәҗрибәңне баету мөмкинлеге дә бирә. “Туган тел” бәйгесендә укытучылар өч номинациядә ярыштылар: мастер-класс күрсәтү, сыйныфтан тыш чара проектын яклау һәм “түгәрәк өстәлдә” әңгәмә алып бару. Укытучылар мастер-классларда үзләренең эш юнәлешләре, яңа педагогик технологияләр куллану методлары һәм алымнары белән таныштырдылар. Проектларында үз өлкәләре мәктәпләрендә татар телендә алып барылган дәрестән тыш чаралар тәрбия процесслары чагылыш тапты. “Түгәрәк өстәл”дә татар теле һәм әдәбиятын укытуда килеп чыккан проблемалар, яисә киресенчә, уңай яклары турында әңгәмә барды. Катнашучылар мәктәпләрдә туган тел дәресләрен сакларга кирәк дигән фикердә калдылар.

Телебезгә, халкыбызга, илебезгә, гореф-гадәтләребезгә ихтирам уяту – татар теле укытучысының иң төп бурычы. Бу бәйге миңа бик ошады. Анда күп кызыклы, талантлы, үз эше белән янып торган иҗади укытучылар белән таныштым. Яңа идеяләр, яңа омтылышлар белән кайттым. Мондый чаралар профессиональ үсешкә уңай этәргеч булып тора. Үз эшемдә башка укытучылар тәҗрибәсеннән алган белемнәрне, әлбәттә, кулланачакмын. Чара югары дәрәҗәдә үтте. Хәтта катнашучыларны ял иттерү якларын да оештырганнар. Беренче көнне Татарстанның милли китапханәсендә экскурсиядә булдык. Китапханә яңа бинага күчкән. Бу экскурсия бик кызыклы үтте. Икенче көнне Камал театрына спектакль карарга бардык. Андагы матурлыкны күргәч, бөтен арулар онытылды, күңелләр күтәрелде. Артистларның уйнавы бик ошады. Күңелгә үтеп керерлек шәп спектакль карадык.

Укытучы яткан таш хәлендә булмаска тиеш. Һаман үз казаныңда гына кайнасаң, вакыттан артта калуың да бар. Шуның өчен төрле чараларда, бәйгеләрдә, семинарларда, конференцияләрдә катнашырга кирәк. Алар һөнәри үсешкә зур стимул бирә.

Шундый зур Бөтенроссия күләмендәге чарада барлык әйберне алдан уйлап, планлаштырып уздыруы җиңел эш түгел, әлбәттә, Татарстан Республикасы, регионыбыз оештыручыларына, жюрига, бәйгедән тыш чаралар үткәрүчеләргә рәхмәтлемен. Аерым рәхмәтемне Әлфия Әхәтовага, Гөлия Мусинага (алар гел безнең белән булдылар), Төмәннең Кырынкүл мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Кирамовага (ул Казанга әзерлек вакытында гел элемтәдә булып, консультация биреп торды) белдерәм, - дип сөйләде Фирдәвес Минаҗетдин кызы.

Фирдәвес Алееваны югары дәрәҗәдәге уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз. Шушы бәйгедә ул Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин кул куйган Лауреат дипломы белән бүләкләнде. Киләчәктә дә изге эшендә уңышлар, милләттәшләребезне куандырып зур үрләр яулавын телибез.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836