#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

И туган тел, и матур тел...

последние и лучшие новости искусства в мире

Туган теле, гореф-гадәтләре һәр милләтнең зур байлыгы булып санала. Әгәр дә туган телне белмәсәң, ул милләт халкының тарихын, башлангыч чорын һәм мәдәни казанышларын тулысынча белеп булмый. Һәркемнең иң беренче ана теле укытучылары – аның әти-әнисе. Ә инде алдагы, киләчәк көннәрдә телне камилләштерүчеләр - мәктәп һәм мәктәп укытучылары, бигрәк тә тел белгечләре. Агымдагы 2022 елны дәүләтебез Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан итте.

Бу зур эш чишелмәслек мәсьәлә булмас, дип өмет итәм. Бу бурычны тормышка ашыру юлында “Яңарыш” газетасы да туган көненнән үк алдынгылар исәбендә санала. Мәсәлән, 1993 елның 12 ноябрь санындагы “Татар мәктәпләренең бүгенге проблемалары” мәкаләсендә Аслана һәм Яңа Атьял мәктәпләре нигезендә өлкә күләмендә үткәрелгән семинар турында тулы хәбәр язылган. Бу семинарның төп темасы – татар мәктәпләрендә татар теле укытуның сыйфатын күтәрү булган. 2021 ел, 12 ноябрь санында басылып чыккан мәкаләдә яшүсмерләрнең, укучы балаларның әти-әниләре белән дә гел рус телендә сөйләшүләрен, бер сүз дә татар телен белмәүләрен аянычлы рәвештә “Яңарыш” хәбәр иткән иде. Шул ук санда себер татар телендә китаплар басылуы турында белдерү укып, мин дә шатландым. Без бит Себердә туып, бергә уйнап, эшләп, тормыш корып, бер үк Тубыл суын эчеп үстек, укыдык; ике телдә дә бик якшы кәпләшә пеләбес. 40 ел элек минем исемгә хат килгән иде. Мин ул хатның кыскача эчтәлеген бүген “Яңарыш” укучыларына белдерергә уйладым: “Аслана урта мәктәбенең 1956 нчы елгы чыгарылыш укучысы мөхтәрәм Гани абый Хисамов! Без, Аслана урта мәктәбе укучылары, мәктәбебезнең зур юбилее – 50 ел тулуы уңае белән аның тарихын яза башладык. Мәктәбебез, укытучыларыбыз, пионер һәм комсомол оешмалары турында үзегезнең истәлекләрегезне һәм тәэсирләрегезне язып җибәрүегезне үтенәбез. Сезне 1981 елның 7 февралендә үткәреләчәк тантаналы очрашуга чакырабыз. Мин узган елларда укучыларның үтенечләренә җавап итеп берничә хат җибәргән идем. Минем җавап хатларымны Аслана урта мәктәбенең укытучысы, тарихчы һәм язучы Рафаил Магжановның ике томлык “Аслана мәктәбе тарихы” китабында укып танышырга була. Татар телен торгызу һәм камилләштерү мәсьәләсе белән һәрвакытта укып танышу һәм хәлдән килгәнчә булышу өчен “Яңарыш” газетасына язылырга гына кирәк. Форсаттан файдаланып, мәктәбебезнең 90 еллыгына багышлап, очрашу кичәләре вакыты җитүен искә алып, мине укытып, тәрбияләп олы тормыш юлына озаткан укытучыларым турында тагын да бер-ике сүз язарга булдым. Мине хәреф танырга, китап укырга өйрәтүче һәм дә Габдулла Тукайның үлмәс шигыре “Туган тел” белән таныштыручы Кактамак башлангыч укытучысы Гөлчирә апа Дәүләтгәрәева булды. Ул 40 ел укыту дәверендә йөзләгән укучыны тәрбияләп үстерде. Аслана мәктәбендә бишенче-унынчы классларда укыганда ана телен яратырга, онытмаска һәм дөрес сөйләшергә, язарга өйрәтүчеләрем Фәүзия апа Шәмсетдинова, Розина апа Бабикова иделәр. Алар моңа үз гомерләрен багышлап, намус белән эшләделәр. Киләчәк тормышымда төп һөнәр итеп техниканы сайларга физика һәм математика укытучыларым Әхмәт абый Шабиков, Мөнирә апа Вәлиева (класс җитәкчесе), Фәйзи абый Качкуров (директор), Мөхәссәнә апа Кәримова, Газиз абый Капшанов (химия укытучысы) ярдәм иттеләр. Рус теленә өйрәтүчеләрем Анастасия Николаевна Ботогова (5-6 кл.), Сөмбел апа Хөсәинова (7-8 кл.), Дора Антониновна Андреевага (9-10 кл.) гомерем буена рәхмәтләрем зур булды. Укытучыларым биргән төпле башлангыч белемем булгач, миңа, авыл баласына, техникумда, институтта укырга бик авыр булмады, тик ул елларда илдә булган мохтаҗлык кына бик тә сизелә иде. Бүгенге көндә легендар, изге укытучыларым инде якты дөньяда юклар, урыннары җәннәттә булсын. Аларның исемнәре, йөзләре минем йөрәгемдә, ә тавышлары һаман да колагымда яңгырый.

Гани ХИСАМОВ, Уфа шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836