#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Өлкәбез укучылары сынатмадылар

последние и лучшие новости искусства в мире

8-5Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча узган төбәкара олимпиадада Төмән өлкәсе укучылары югары нәтиҗәләр күрсәтте.

Икенче февральдән алып бишенче февральгә кадәр Казанда 8-11нче сыйныфлар арасында татар теле һәм әдәбияты буенча төбәкара олимпиада узды. Әлеге бәйгедә Россиянең 28 төбәгеннән (7 төбәк дистанцион рәвештә) туган тел серләрен яхшы белүче 155 укучы көч сынашты.

Безнең өлкәбездән олимпиадада быел Төмәндә узган төбәк олимпиадасы җиңүчеләре һәм призерлары -13 укучы катнашты. Шунысы сөенечле, укучыларыбыз Казанда да югары нәтиҗәләр күрсәттеләр. Менә алар: татар теленнән призерлар - Мәдинә Алишева (Вагай районының Усак урта мәктәбе, укытучысы – Гөлнара Арипова), Камилла Гайсина (Вагай районы, Юрмы урта мәктәбе, укытучысы – Гүзәл Гайсина), Гүзәл Исхакова (Ялутор районы, Аслана урта мәктәбе, укытучысы – Алсу Исмагилова), Һаҗәрхан Самадова (Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбе, укытучысы – Фирдәүс Алеева), татар әдәбиятыннан призерлар - Зифа Курманова (Төмән районы, Индрәй урта мәктәбе, укытучысы – Рузилә Исмәгыйлова), Алинә Мусина (Тубыл шәһәренең 15 урта мәктәбе, укытучысы – Бәнисә Ниязова), Раиф Мөхәмәдзянов (Төмән районы, Талымхан урта мәктәбе, укытучысы – Эльмира Садыйкова), Дания Хәмидуллина (Төмән районы, Шыкча урта мәктәбе, укытучысы – Гүзәлия Муллачанова), Наилә Гарипова (Төмән районы, Ямбай урта мәктәбе, укытучысы – Динара Мамикова), Дианира Ибукова (Вагай районы, Тугыз урта мәктәбе, укытучысы – Венера Ибукова), Камил Шәмсетдинов (Вагай районы, Юрмы урта мәктәбе, укытучысы – Гүзәл Гайсина), Оксана Гарифханова (Тубыл районы, Кутарбитка урта мәктәбе, укытучысы – Лилия Латыйпова).

Ә Тубыл районының Вәчир урта мәктәбеннән Регина Фазылова (укытучысы – Гөлшат Турышева) Муса Җәлилнең 65 еллыгына багышланган нәфис сүз осталары бәйгесендә лауреат булды.

Төбәкара олимпиадада призер исемен яулаучы кызлар һәм егетләрне, аларның укытучыларын ихлас котлыйбыз!

Укучыларыбыз Халыкара олимпиадада да сынатмас, үзләренең тирән белемен, зирәклеген һәм туган телгә булган ихтирамын тагын бер кабат исбатлап кайтыр, дип ышанабыз.

Рузилә ИСМӘГЫЙЛОВА,
Төмән районы, Индрәй урта мәктәбенең татар

теле һәм әдәбияты укытучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836