#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шәһәрләр арасында этномәдәни компонентлы иң яхшы мәктәп

последние и лучшие новости искусства в мире

4-62015 елның ноябрендә Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбендә узган “Мәдәниятләр диалогы. Татар телен саклауда һәм үстерүдә проблемалар, перспективалар” дигән фәнни-гамәли конференциядә  этномәдәни компонентлы иң яхшы шәһәр мәктәбе булып Төмәннең Кырынкүл авылындагы 52 нче белем йорты танылды. Озак еллар шушы мәктәптә хезмәт итүче  Халидә Хәлидулла кызы Кирамова “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” исеменә лаек булды.

Без мәктәп директоры Алевтина Зиннәтулла кызы Манкаева белән очрашып, шушы конкурска әзерлек  турында сораштык.

- Бүгенге көндә Кырынкүл мәктәбендә 291 баланы 15 укытучы укыта, аларның икесе административ хезмәткәр. 1нче сыйныфка 52 сабый керде, 9 нчы чыгарылыш класста 24 укучы укый.

Тубыл шәһәрендә узган конкурска әзерлек зурдан булды. Бер ай алдан читтән торып үткәрелгән этапта көч сынаштык, анда 10 мәктәп катнашты. Аңа “ Этномәдәни мәгарифнең эчтәлеге” исемле программа яздык. Моның эченә дәресләрдән тыш эшчәнлекнең программасын керттек. Беренчесе – “Халык мәдәниятенең нигезе”, икенчесе – “Этномәдәни татар компонентлы мәктәп шартларында толерантлы шәхесне формалаштыру”. 15 минутлык фильм төшердек. Анда гитарачылар түгәрәге, рәсем, музыка дәресләре, китапханә эше күрсәтелде. Укытучылар – Вәлимә Нәбиева, Гөлниса Хөсәенова, Гөлнара Яруллина, Халидә Кирамова, Миләүшә Ниятбакиева, Әлмирә Шаматованың хезмәтләрен тәкъдим иттек һәм башкасы. Слайдлар фоторәсемнәр белән бирелде.

“Без төрле һәм без бергә” этномәдәни мәгарифнең үсеш программасында текстлар исемнәр белән күрсәтелде. Мәктәп, авыл тарихын күрдек. Мәсәлән, Хәмит Ярми яшәгән йортка 1998 елны истәлекле такта куелган. Сәүдәгәр һәм агартучы Нигъмәтулла Сәйдуков мәчет төзегән, анда 1929 елны мәктәп урнаша.  1992 елдан мәктәп төп булып исәпләнә. Яңа мәктәпнең тарихы шулай башлана. 99 баладан 291 укучыга кадәр арта, уку мәйданы биш тапкырга зурая, суүткәргеч, газүткәргеч кертелә, Интернет, спорт һәм уен мәйданнары булдырылды, яңа җиһазлар кайтарылды. Мәктәптә инде аны тәмамлаучыларның балалары укыйлар. Биредә яхшы китапханә фонды бар, ул ел саен яңа әдәбият, аеруча татар әдәбияты белән тулыландырыла. Мәктәп китапханәсе җитәрлек электрон дәреслекләр, шул исәптән татар теле һәм әдәбияты китаплары белән җиһазландырылган. Китапханәне китаплар белән тәэмин итүдә Төмән өлкәсе фән һәм мәгариф департаменты, Татарстан Республикасының мәгариф министрлыгы зур булышлык күрсәтә.

Кадрлар – белем учреждениесендә барлык укытучылар югары белемле, югары һәм беренче квалификацияле категориягә аттестацияләнгәннәр, Россия Федерациясе гомуми мәгарифенең Мактаулы хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты бар.

Белем учагында  9 милләт баласы укый. Татарлар – 87%, руслар, таҗиклар, кыргызлар, грузиннар, үзбәкләр, әрмәннәр, азәрбайҗаннар, чувашлар - 13%.

Шартларның үзенчәлеге – мәктәпнең төп максаты – һәр укучыга аерым бер шәхес булып үсү өчен шартлар тудыру, үз халкының мәдәниятенә җәлеп итү, этномәдәни компонентлы мәктәп шартларында башка милләт халкының  мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү.

 Безнең казанышлар – “Мәскәү язы-2015” фестивале җиңүчеләре, “Без хәтерлибез!” муниципаль һәм өлкә конкурсы лауреатлары, “Минем шәҗәрә” муниципаль конкурсы  җиңүчеләре, “Таң йолдызы” балалар фестивале лауреатлары һәм призлы урыннарга лаек булучылар, татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиаданың муниципаль туры җиңүчеләре, “Россиянең иң яхшы татар теле укытучысы -2013” җиңүчеләре (Халидә Кирамова бүләкләнде), 2013 елда  Бөтенроссия Сабантуенда Татарстан Республикасы президенты Мактау грамотасына лаек булдым. Мәктәп Төмән өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, өлкә татар Конгрессы, “Этнос” балалар үзәге, Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге, “Төзүче”милләтләр мәдәнияте сарае, Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннар советы, “Чемпион” бокс залы, “Яшь буын” яшьләр оешмасы белән хезмәттәшлек итә. Программага шулай ук тәрбия системасының паспорты, мәктәп турында информация – аналитик мәгълүматлар һәм башкасы керде. Конкурска презентация бик бай, тирән эчтәлекле, кызыклы булды. Беренче урынны яулау җиңел генә бирелми, бөтен күңелне куеп эшләргә кирәк. Татарстан Республикасының мәгариф министрлыгына, өлкә фән һәм мәгариф департаментына, ТОГИРРОның баш белгече Ольга Гроога, белгеч Рафаэль Гадиевка, Тубылның 15нче мәктәбе директоры Сәет Хисмәтуллинга, казанышларга ирешүләре өчен Кырынкүл мәктәбе коллективына зур рәхмәт, уңышлар телим, - дип сөйләде Алевтина Зиннәтулла кызы.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836