#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сораулар борчыйлар...

последние и лучшие новости искусства в мире

26-9Җирле шагыйрә Галия Абайдуллинаның “Сораулар борчыйлар” дип аталган яңа китабы дусларын яңадан Тубыл себер-татар мәдәният үзәгенең тамашачылар залына җыйды. “Дуслар белән генә кеше мин” дип аталган кичәгә килүчеләр авторны шатлыклы вакыйга белән котладылар. Мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева Галия апаның шигырьләрен яратып укыганын белдерде. Район үзәк китапханәсе җитәкчесе Тәнзилә Ниязова, китапханә хезмәткәрләре шагыйрә белән тыгыз элемтәдә булулары, район китапханәләрендә очрашулар оештырулары турында сөйләп, котлауларын җиткерделәр.

Күп белергә теләүче кеше китапсыз яши алмый, дип туган телебезне саклауда зур өлеш керткән шагыйрәгә яңадан-яңа уңышлар теләделәр. Кичәне Зөһрә Тимергалиева шагыйрә белән әңгәмә формасында оста алып барды. Г.Абайдуллина иҗат иткән яңа шигырен Альберт Көлмәмәтов укып, тамашачыларның алкышларына, мактау сүзләренә лаек булды. 15 китап авторы Галия Абайдуллина: ”Сугыштан соңгы сагышлы, авыр тормышта безнең буын төрлесен күрде. Ачлыкны белдек, үлемгә үч итеп, киләчәккә өмет белән яшәдек. Бүген тормыш, яшәеш һаман кыйммәтләнә, кешеләр арасында аермалыклар үскәннән-үсә бара.26-11 Гади халыкның дәрәҗәсе түбәнәя. Бу үзгәрешләр нәрсәгә китерер?” - дигән сораулар борчыганы турында сөйләп үтте.

”Шигырьләремне укысагыз, хәлемне аңларсыз, борчылуларымны әллә сез дә уртаклашырсыз”, - дип үзе иҗат иткән шигырьләрен укып тамашачыларын сөендерде.

Авторның унынчы китабы презентациясендә катнашкан педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйков: ”Сораулар борчыйлар” китабына бер генә дә дәгъвам юк. Китап бик ошады”, - диде. Шагыйрәне котлаучылар арасында ветеран укытучылар Алсу Хәлитова, Зәкия Сәетова, күп дуслары, укучылары, туганнары булдылар. Кичә җырлар, котлау-теләкләр белән үрелеп барды. Авторның китапларын укырга теләүчеләр себер-татар мәдәният үзәгеннән, район китапханәсеннән алып укырга мөмкин.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836