#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Татар кинолары Төмәндә

последние и лучшие новости искусства в мире

Өлкәбездә татар киноларын күрсәтеп алдылар. Бу эшне «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы башкарды. «Сөмбел», «Исәнмесез», «Әпипә» фильмнарын Төмән шәһәренең шәп кинотеатрларында карарга мөмкинлек туды.

«Тимерюлчы» мәдәният сараенда миңа «Сөмбел»не тамаша кылырга туры килде. Ул Зифа Кадыйрова романы буенча төшерелгән. Өч телдә барды. Кино төшерүдә Үзбәкстан да катнашкан.

Шаян, чибәр авыл кызы Сөмбелгә абыйлы-энеле егетләр гашыйк булалар. Эне кеше буларак, кечесе араларына керми, ләкин абыйсының Сөмбелгә карата карашын хупламый. Ул аны үзенеке итү өчен генә тырыша. Намуслы әти-әни балаларын көчләп никахка күндерсәләр дә, бу гаиләдә чит булып калган Сөмбел Үзбәкстандагы туганы белән качып китә. Эне тиешле егет аны эзләп табып, яратуын раслап, аңа тәкъдим ясый. Шулай гаилә корыла һәм мәхәббәт җимеше – балалары туа. Абыйсыннан туган бала да мәхәббәт белән тәрбияләнә. Ә менә башка кызга өйләнгән абыйсының балалары булмый.

«Исәнмесез» Мансур Гыйләҗев кебек милләтпәрвәр язган сценарий буенча төшерелгән. Катлаулы, фәлсәфи тулы метражлы фильм. Исеме дә «Живы ли вы?» дип тәрҗемә ителә. Явыз Иван Казанны яулап алганнан соң, урман-сазлыкларга качып исән калган татарлар бер-берсе белән күрешкәндә «Сез исәнме?! Исәнме, сез?!» дип күрешүләре турындагы легенда ята моның нигезендә. Татарның таркалуы, бердәмлекне югалтуы, туганлык хисләре нык булмавы турында бу фильм. Төп герой гаиләгә авырлык килгәндә туганнарны берләштереп карый, ләкин өмете тормышка ашмый. Әлбәттә, күп вакыйгалардан соң, ахырда туганнар берләшәләр. Тирән эчтәлекле, авыр кабул ителә торган ул, шул ук вакытта замананың төп асылын тотып алган монда режиссер.

Кинолар күрсәткәндә «Ак калфак» оешмасына өлкәнең «Яшь буын» яшьләр, «Татледи» оешмалары ярдәмгә киләләр. Фәрид Корманов («Яшь буын») Вагай, Түбән Тәүде районнары татар авылларында яшәүчеләргә күрсәтеп кайта. Бу көнне ул «Тимерюлчы» мәдәният сараенда күптән түгел алган бүлмәсендә эшен Коръән сүрәләре белән башлап җибәрде. Ялутор мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов изге гамәлләр, яхшы дуслар, күркәм өметләр белән баруын теләде.

«Фильмнар күрсәтүне Таткино ярдәме белән башладык. Беренчесен Кырынкүлдә Төмән шәһәренең 52нче мәктәбендә күрсәттек. Аннары «Премьер»да, «Азбука кино»да булды», - дип сөйләп китте «Ак калфак» әгъзасы Земфира Хәмидуллина.

Бу «Татар киносы көннәре» турында күптән хыяллана идем. Ниһаять, Төмәнебездә дә зур залларда утырып, туган телебездә рәхәтләнеп үз фильмнарыбызны карарга насыйп булды. Ул көнне кичергән хисләр күңелгә сыймый иде. Шатлыкның чиге булмады. Рәхмәт оештыручыларга! Эшләре уңышлы, дәвамлы булсын!

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836