#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Татар телебез югалмас

последние и лучшие новости искусства в мире

20-1127 апрель көнне “Юность” мәдәният һәм ял үзәгенең матур залында бөек татар шагыйре ГабдуллаТукай иҗатына багышланган шигырь конкурсының финалы булды.

Бу чарада укучыларга Ямбай мәдәният йортына йөрүчеләрнең декоратив-гамәли иҗат һәм сынлы сәнгать юнәлешендә эшләнгән Габдулла Тукайның «Шүрәле» әкияте буенча пластилин мультфильмын беренче тапкыр тәкъдим иттеләр.

«Дуслык» вокаль ансамбле (җитәкчесе Илнара Рамазанова) башкаруында бөек шагыйребез шигырьләренә язылган җырлар тыңладылар. «Вак бәлеш» фольклор (җитәкчесе Ислам Сафин), «Синтез» (җитәкчесе Нурания Босова), «Искорки» бию ансамбльләре («Ритм» балалар сәнгать мәктәбе, җитәкчесе Ирина Капранова) Мәдинә һәм Дарина Хөсәеноваларның искиткеч дуэты һәрвакыттагыча кунакларны матур чыгышлары белән сөендерделәр. Жюри әгъзалары катнашучыларның видеоязмада беркетелгән яки турыдан-туры шигъри юлларын тыңладылар.

Жюри составына әлеге матур очрашуны оештыручы, Ямбай авылы клубы менеджеры һәм режиссеры Гөлфия Әмирова, Каскара авылы китапханәсе баш китапханәчесе Дания Бакиева, «Яңарыш» өлкә газетасы журналисты Ләйлә Әфлитуновага яхшылардан яхшыны сайларга җиңелләрдән булмады. Шигырь яратучылар саф чиста татар телендә Габдулла Тукай шигырьләрен яттан сөйләделәр. Кайбер укучылар костюмнар да булдырганнар. Бәйгедә 1-9 нчы сыйныф укучылары катнашты.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар категориясендә Алия Мөхәммәдҗанова 1 урын яулады.

Башлангыч сыйныфлар арасында 1 урын - Адель һәм Амелия Шәйхелисламовлар, Марсель Хәмитов, Әминә Мамкина; 2 урын - Рамил Шәрхимуллин, Азалия Рафикова; 3 урын - Элина Кадралиева;

20-105-7 сыйныфлар арасында 1 урын - Ангелина Бакирова; 2 урын – Ясминә Мошхоева; 3 урын - Арина Сәгетдинова, Ислам Абайдуллин, Лиана Назыйрова;

6-8 сыйныф укучылары арасында 1 урын - Милана Сөлхәрнәева һәм Рөстәм Мөхәмәтшин; 2 урын – Раиф Мөхәммәдҗанов, Рузанна Хәмитова; 3 урын – Олеся Сөлхәрнәева, Надия Мөхәммәдҗановага бирелде.

Өлкәннәр арасында 1 урынга Әлфия Ниязова иреште.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Талымхан авылы мәдәният йорты оештыручысы Раиф Сабиров Тукай әсәрләрен башкарган иң яхшы балаларны әзерләгән икән! Нәкъ менә алар югары бүләкләргә ия булдылар. Җиңүчеләр арасында Каскара урта мәктәбе укучылары да бар иде. Шул уңайдан, Каскара урта мәктәбе укытучыларын - Мәрфуга Алеева, Элюзә Сәгетдинова, Әлфия Ниязованы да котлыйбыз.

Нәкъ әнә алар - конкурсантларны әзерләүдә күп көч куйган туган телгә мәхәббәт уятучылар, телебезне яхшы һәм югары дәрәҗәдә белүче укучылар булганда гына татар телебез югалмас!

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836