#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Туган телем – иркә гөлем

последние и лучшие новости искусства в мире

Тел - ананың теләге, тел – ананың баласына иң кадерле бүләге, дигән халык мәкале бар. Габдулла Тукай поэтикасының матурлыгын, Муса Җәлил җырларының батырлыгын безгә, авыл малайлары һәм кызларына күрсәткән укытучы Мәүлидә апа Сәитова булды. 50 ел элек Ялутор якларыннан Төмән районы, Талымхан авылына күчеп килгән Сәитовлар гаиләсе авылдашлары өчен иң кадерле, иң якын кешеләргә әйләнделәр. Ветеран укытучы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәүлидә апа Сәитованы Халыкара туган тел көнендә искә төшермичә ярамас. Явыз авыру кешене юк итте - Мәүлидә Нәзир кызының 89 яше тулуга бер ай чамасы гына калган иде. Киң күңелле, мөлаем йөзле апаны бездә балалар, ата-аналар, әби-бабайлар бик олылап үз итәләр иде.

Чыннан да, Мәүлидә Нәзир кызы безнең өчен яраткан укытучыбыз булды, үрнәк алырлык кеше иде, ана теле белгече дә булды. Без аның дәресләрен тыныч кына тыңлый идек. Ул өйрәткән Тукай, Җәлил, Такташ шигырьләрен без яттан өйрәнеп килә идек. Безнең әдәбият дәфтәребез җыр дәфтәрләрен, сынлы сәнгать альбомнарын хәтерләтә иде. Әдәби әсәрне укып, без фикер йөртергә, сөйләргә, авазларны дөрес әйтергә, саф татарча сөйләшергә өйрәндек. Хикәя, повестьләрны укыганда, үзебезне шул әсәр геройлары итеп хис итеп, аларга охшарга тырыша идек.

Татар теле дәресләрендә Мәүлидә Нәзир кызы безгә туган телебезгә мәхәббәт, аны белү теләген уята иде. Чиста, грамоталы язарга мөмкинлекләр булдырды. Шулай итеп, без туган телебезне бик яратып өйрәнә торган идек. Татар теле – ул камилләшкән, кагыйдәләргә салынган, үз грамматикасы булган, сүзлекләргә теркәлгән, матур яңгырашлы тел.

Мәүлидә Нәзир кызы, туган тел белгече буларак, тәҗрибәле апа, ул мәктәптә 36 ел эшләде, шуның 18 елы Талымхан авылы мәктәбенә туры килде. Ул яшь укытучыларга терәк, остаз иде. Мин мәктәптә әле яңа гына эшли башлаганымда, педсовет булды. “Воспитание сознательного отношения к учебе” темасына чыгышлар кирәк иде. Әле без, яшь укытучылар, нәрсә әйтергә, кем турында сөйләргә, үрнәк итеп кемне алырга, дип торганда, Мәүлидә Нәзир кызы татарча чыгыш ясады: “Дәресләр – алар үзләре тәрбияләү чарасы. Программа материалын өйрәнү үзе укыту, тәрбия бирү методы. Шагыйребез Г.Тукайның “Эш беткәч, уйнарга ярый” әсәрен алыйк. Баланы сандугач, кояш, алмагач урамга уйнарга чакыралар. Ләкин малай дәресләрен әзерләү сәбәпле, урамга чыгудан баш тарта. Режим буенча ашау, уйнау, дәрес әзерләү, йокларга яту – барысы яхшы укуның нигезе.

“Эшкә өндәү” әсәрендә күпме мәгънә бар. Шагыйрь сабыйларга: “И сабыйлар, эшләгез сез, иң мөкатдәс нәрсә эш», - ди. Әгәр кеше яшь чагында яхшы укып, тиешле һөнәр сайласа, тырышып эшләсә, ул картлыгын бик тыныч каршылар, ди. Укуга уңай караш тәрбияләүче әсәрләргә Каюм Насыйриның “Әбүгалисина” повестен, Әмирхан Еникинең “Матурлык” хикәясен һ.б. кертергә була».

Мәүлидә Нәзир кызы безнең күңелдә чын укытучы булып калды. Ул “Яңарыш” газетасын да йотлыгып укый иде. Авылдашларыбыз турындагы мәкаләләргә чын күңелдән шатланды. Өй алды, бакчасы гөлгә күмелеп утыра торган иде. Кызы Тәнзилә һәм кияве Нариман Сагетдиновлар әниләре турында яхшы кайгырталар иде, өенә яңа ремонт та ясадылар. Якты йөзле, тормышны яраткан укытучы апа укучылары, авыл халкы күңелендә мәңге яшәр, туган телебезнең асыл затларын ачкан апа онытылмас, дип уйлыйм.

Рәйсә РӘХИМОВА
Төмән районы, Талымхан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836