#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укытучы - һөнәре дә, яшәү мәгьнәсе дә аның

последние и лучшие новости искусства в мире

Укытучым! Аның хезмәте хөрмәтле, шул ук вакытта иң авыры.

Балачактагы хыялын дөньяга ашырып, 30 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучы Гөлшат Тимерхан кызы Турышевага 50 яшь тулды.

Янгутум авылында туып-үскән Гөлшат Тимерхан кызы 1988 нче елда Лаемтамак мәктәбен тәмамлагач, Тубыл педучилищесына укырга керә. Училищены тәмамлап, юллама белән Вәчир авылына укытырга килә. Тыйнак, сабыр кызны авылда яратып, мәктәп коллективы үз итеп кабул итә. Аннары ул Тубыл педагогия институтының рус-татар бүлеген читтән торып тәмамлый. Бу авылда Габдрахман Шәрифулла улы белән гаилә корып, 3 кыз үстерделәр. Олы кызлары Альбина Тубыл педагогия институтының филология факультетында белем алып, магистратураны уңышлы тәмамлады. Гөлфирә дә Тубыл педагогия институтының тарих факультетын тәмамлады. Ә кече кызлары Арифә үзенең күңеленә ошаган һөнәрне сайлады. Хәзер инде бәхетле әби белән бабай оныкларына сөенәләр.

«Чиләгенә килә капкачы» - ди татар халкы. Тормыш иптәше дә Гөлшат апа шикелле тыйнак, сабыр холыклы, тырыш кеше. Габдрахман абый белән гомер кичерүләренә 30 ел тулган.

Авыл укытучысы булу - бик җаваплы вазифа, чөнки элек-электән аның кылган эшләре, гамәлләре гел авылдашлары, коллегалары һәм укучылары күз алдында. Укучы укытучыдан үрнәк алып, укытучы укучыларының тормыштагы уңышларына куанып, горурланып яши. Бу укытучыга илһам өсти, рухландыра. Гөлшат апа да укучысы турында яхшы хәбәр ишетсә, шатланып, канатланып китә. Бүгенге көндә уңышлары өчен Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бик күп. Һәр ел саен район, өлкә, регион күләмендә үткәрелә торган олимпиадаларда аның укучылары урын алмыйча кайтмыйлар. Төрле конкурсларда балаларны катнаштырып, гел алдынгы урыннар яулап торалар.

Гөлшат апаның холкы йөзеннән күренә. Ул яхшы күңелле, мәрхәмәтле, кешелекле укытучы. Дәресләрендә һәр укучысына хөрмәт белән карый. Аларны һичкайчан мыскылламас, кимсетмәс, сабыр гына ана теленә мәхәббәт тәрбияли. Җирле телебездә әйтсәк, әдәби телдә кат-кат кабатлатып, хәтердә калырлык төшендерергә тырыша.

Гөлшат апа яхшы укытучы гына түгел, тырыш, балалар күңеленең гүзәллеген күрә белгән укытучы.

Хөрмәтле укытучыбызга тагын да югары уңышларга ирешергә, исән-сау күп еллар хезмәт итәргә, кызларының, оныкларының рәхмәтен күреп озын-озак яшәргә насыйп булсын.

Тирән хөрмәт белән укучыларыгыз

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836