#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җиде буынгача тикшергәннәр

последние и лучшие новости искусства в мире

25-12Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә I региональ «Шәҗәрә бәйрәме» фестивале үтте. Ул Зәйтүнә Тычинских җитәкчелегендә Тубыл шәһәренең себер татарлары милли-мәдәни автономиясе ярдәмендә оештырылды. Тәбрикләү сүзе белән бәйрәмне Зәйтүнә Әбдерәшит кызы ачты. Киң колачлы, бай эчтәлекле фестиваль өч юнәлештән торды: минем нәсел агачым, минем токымымның горурлыгы, гаилә ядъкаре.

Яркәү районы, Тархан авылыннан Наилә Вагапова видеоязма җибәрде, Тубылдан Фирдәүс Мәчитова, Тубыл районы, Маслаудан Рәшидә Бакиева катнаштылар, Төмән районы, Турайдан Тубыл педагогия институты студенты Арианна Гайнулина имтиханнар тапшыру булгач, килә алмады, видеоязма җибәрде. Шулай ук Вагай районы, Тугыз авылыннан Дианира Ибукова, Омск өлкәсе Малая Бича поселогыннан Илтус Уразмәмәтов видеоязма җибәрделәр. Вагай районы, Карагай авылыннан - Суфия Хәбибуллина, Юрмыдан Римма Шәрипова үз шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр.

Фестивальнең алып баручысы, катнашучыларны эзләп табып, алар белән элемтәгә керүче Рузалия Корманалиевадан фикерен сорадык.

- Һәр кешенең шәҗәрәсе бик кызыклы, тирән эчтәлекле булды. Бу кирәкле, файдалы чара. Аның дәвамы булырга тиеш дип ышанам. Катнашучыларга зур рәхмәт. 7-9 токымгача тикшергәннәр, борынгы фоторәсемнәрне саклый алганнар. Халык бик яратып тыңлады. Бу шундый зур хезмәт. Бөтен нәселең турында эш башкару ул киләчәк буынга бик мөһим. Бу бит туганлыкны белү, туганлык җебен өзми саклап килү, аралашып яшәүне аңлата. Мондый чара балада гаиләңә, туганнарыңа карата мәхәббәт, ихтирам тойгысы тәрбияли, - дип сөйләде Рузалия Нариман кызы. Катнашучыларга сертификатлар һәм китаплар тапшырылды.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836