#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

1-нче уйдырма. “Ислам мирас мәсьәләләрендә хатын-кызларның хокукларын чикли”

последние и лучшие новости искусства в мире

(Мәкаләдән өзек)

Ислам хатын-кызларның хокукларын кыса, ирекләрен чикли, дип динебезне гаепләргә тырышучылар байтак. Мисал буларак алар мал-мөлкәтне бүлү һәм мирас мәсьәләләрен китерергә ашыга, чөнки исламда хатын-кызларга ир-атларның мирас өлешеннән яртысы бирелә. Әмма үзләрен “яклаучылар” дип атаучы адәмнәр хокук ул мөмкинлекләр кенә түгел, ә башкалар алдында билгеле бер бурычлар икәнлеген дә онытып җибәрә. Җенесләр тигезлеге өчен көрәш байрагы астында еш кына, кызганычка каршы, ир һәм хатын төшенчәләренең асыл мәгънәсен бозып күрсәтәләр, алар арасындагы аермалыкларны күрмәмешкә салышалар, хәтта ки аларга күтәрә алмастай хокуклар һәм бурычлар йөклиләр. Һәм иң мөһиме - шушы ялган яклаучылар Аллаһы Тәгаләнең һәр әмере олуг бер хикмәткә ия булуын аңламыйлар. Әйдәгез, бу мәсьәләгә ачыклык кертик.

Ни өчен Аллаһы мирас мәсьәләләрендә хатын-кызлар ягында?

Аллаһы Тәгалә “Ән-Ниса” (Хатыннар) сүрәсенең 11-нче аятендә болай ди: “Аллаһ сезгә балаларыгыз хакында (шушы хөкемнәрне әмер һәм) васыять итә ки, ир балага ике кыз бала өлеше (бирелә) <...>”. Диндә надан булган кешеләр бу аятьтә хатын-кызларның социаль абруен түбәнәйтүне күрәләр. Аятьнең асыл мәгънәсе исә Исламның хатын-кызларга һәм ир-атларга карата гадел һәм объектив булуын күрсәтә. Чөнки мөлкәтне искә алынган аятьтәге рәвештә бүлү мирас мәсьәләләрендә бердәнбер кагыйдә түгел.

Исламда мирас өлешләре арасындагы аермалыклар төрле шартлар белән билгеләнә, мәсәлән, мирас калдыручының варислар белән туганлык дәрәҗәсе, варисларның чиратлылык хәле, йөкләнгән финанс бурычлар, мөлкәт белән файдалана белү һ.б. Бу аерымлыклар кешенең нинди җенес вәкиле булуына бәйле түгел һәм андый алшартлар да билгеләнмәгән.

Исламда мирас бүлгәндә килеп чыга торган бар очракларны да анализлаганда, хатын-кызлар ир-атларга караганда күбрәк яки аларга тиң өлеш алуының утыздан артык вариантын күрсәтергә була. Шулай ук, хатын-кызларга мирас хокукы бирелеп, шундый ук статустагы ир-атларның андый хокуктан мәхрүм ителү очраклары да бар. Хатын-кызлар ир-атлардан кимрәк ала торган дүрт кенә очракны калган бар очракларга каршы кую – һич кенә дә гадел түгел.

Хатын-кызның мираска хокукы аның кеременә һәм тормыш дәрәҗәсенә бәйле. Менә шунда Раббыбызның олуг рәхмәте чагыла да инде - ир-атлар белән хатын-кызлар арасында мөнәсәбәтләрдә табигый, гармоник баланс урнаштыручы олуг рәхмәте!

Ислам кагыйдәләре буенча, зур даими керемнәре һәм яшәү дәрәҗәсе югары булса гына, хатын-кызның мирастагы өлеше кимрәк булырга мөмкин. Әгәр дә аның кереме, тормыш дәрәҗәсе түбән икән, ул мираста ир-атларга тиң яки алардан артык өлешкә ия була. Күрәсез ки, мирас бүлүдә хатын-кызларның хокуклары кысыла икән, моның Исламга катышы юк. Киресенчә, нәкъ менә Ислам урнашу белән Шәригать хатын-кызларга мираска мөлкәт алу хокукын биргән дә инде. Аллаһы Тәгалә болай ди: “Ата-ана һәм иң якыннар (үлеп, үзләреннән соң) калдырган нәрсәләрдән ирләргә дә бер өлеш бар, ата-ана һәм иң якыннар калдырган нәрсәләрдән хатыннарга да бер өлеш бар. Аның аз булганыннан да, күп булганыннан да (бу өлеш бирелергә тиеш). (Аллаһы Тәгалә мирасны) Билгеле өлешләр белән (бүлешүне фарыз кылды)”. (“Ән-Ниса” (Хатыннар) сүрәсе, 7-нче аять).

Олуг галим, танылган мөфәсссир, шәех әл-Шәгъравий хәзрәтләре Раббыбызның “... ир балага хатыннарга биргәннең ике өлеше бирелер...” дигән сүзләренә аңлатма биреп, болай ди: “Аллаһы Тәгалә мирас үлчәме буларак хатын-кыз өлеше каралуын теләгән һәм дә Ул: “Ирләрнең өлеше, үз чиратында, икенчел үлчәм буларак, хатын-кызлар үлчәменә тиңләп каралырга тиеш”, – дигән. Әгәр дә “хатын-кызларның өлеше ир-атлар өлешенең яртысына тиң” дип әйтелгән булса, үлчәм берәмлегенә нигез итеп ир-атлар өлеше алынган булыр иде. Ләкин аятьтә хатын-кызлар өлеше нигез булып тора. Ә кем дә кем “бу аять хатын-кызларның хокукын чикли торган беренче тигезсезлек” дип әйтә икән, без аңа: “Ә сез бу аять урнаштырган гаделлеккә күз салыгыз!” – дип әйтербез. Ир-атлар тәэмин ителергә тиешле хатын-кызларга мохтаҗ, ә хатын-кызлар тәэмин итәргә тиешле ир-атларга мохтаҗ. Шул рәвешле, ялгыз хатын-кызга ир-ат туганының мирасыннан ярты өлеше җитә. Ә кияүдә булган хатын-кызга мирасның үз өлеше дә тиеш, өстәп тагын ире тарафыннан да тәэмин ителү дә тиеш. Шулай булгач, кем отышлырак хәлдә соң? Әлбәттә, хатын-кыз! Аллаһы Тәгалә дә бу нисбәттән “... ир балага хатыннарга биргәннең ике өлеше бирелер...” дип хатын-кыз өлешен нигез итеп алган”.

Танылган шәехнең бу фикереннән чыгып, Исламның хатын-кызлар ягында булуы ачык күренә, бу мәсьәләдә ниндидер гаделсезлекнең, түбәнсетүнең эзе дә юк. Безнең әниләребез, хатыннарыбыз, апа-сеңелләребез, кызларыбыз үз өлешләрен алгач, аны тулысынча үз ихтыяҗларында гына сарыф итәләр, алар үз малларын кемгә дә булса тотарга бурычлы түгел. Ә менә ир-ат хатынын һәм балаларын тәэмин итәргә бурычлы. Шуңа күрә дә бу очракта “Әлеге мәсьәләдә Аллаһы нишләп хатын-кызлар ягында?” дип сорау кую күпкә урынлырак булыр иде. Шундый кагыйдәләр урнаштырып, Раббыбыз хатын-кызның абруен һәм кадерен күтәрә, аның җитеш тормышын саклый. Әгәр дә ул кияүдә булмаса, аның мирастан алынган өлеш хисабына яшәү мөмкинлеге булачак, ә әгәр дә инде ул кияүдә булса, ул – ире тәэмин ителешендә дә була, Аллаһы рәхмәте сыйфатында бу өлеш тә барыбер аңа бирелә («Тәфсир әш-Шәгърави», IV том, 2025-нче бит).

Ир-атларның кайбер финанс бурычлары:

1. Өйләнергә әзерләнү. Ир-ат гаилә корганга кадәр үк әлеге максаттан тотылачак финанс чараларына мохтаҗ. Иң беренче чиратта, бу – мәһер (никах бүләге). Аллаһы Тәгалә әйтә: “Хатыннарга мәһәрләрен бер фарыз (мәҗбүри бер бүләк) буларак бирегез <...>” (“Ән-Ниса” (Хатыннар) сүрәсе, 4-нче аять). Бу – хатын-кызлар белән никахка кергән вакытта ир-атлар башкарырга тиешле беренче бурыч. Хатын-кыз, үз чиратында, бу нисбәттән ир-атлардан аерыла, ир-атның булачак хатыныннан ул аңа өйләнгәне өчен аңа ни дә булса түләвен таләп итәргә хокукы юк.

2. Өйләнгәннән соң ир кеше хатынын кирәкле бар әйберләр белән дә тәэмин итәргә бурычлы, гәрчә хатынның үзендә иреннән аермалы буларак акчалар булган очракта да. Ир кеше хатынына: “Үзең өчен үз акчаларыңны тот”, – дип әйтергә хокуклы түгел, ә хатынының акчаларын үзе өчен тоту турында әйтеп тә торасы юк. Ислам хатын-кызны бөекли, ул аның мөлкәтен саклый, ире өчен үз байлыгын тоту бурычын куймый, аны ире тәэмин итәргә тиеш.

3. Ир кешегә туганнары һәм якыннарына ярдәм итү җаваплылыгы да йөкләнгән.

Югарыдагы барлык сәбәпләр дә байлык һәм мөлкәткә объектив караш белән карарга мәҗбүр итә. Мөлкәт – табыш һәм керем төшенчәләре белән чагыштырганда күпкә киңрәк төшенчә. Керем ул – мөлкәткә өстәмә генә, ә шул ук вакытта мөлкәт исә керем һәм чыгымнарга бәйле булмаган калдык. Шулай итеп, без Исламда кайбер очракларда хатын-кызларга ир-атларга бирелгәннең яртысы бирелүен күрәбез. Шул ук вакытта Ислам шушы өлешне саклый, хатын-кызны башка финанс бурычлардан азат итә. Мирас алучы хатын-кызның Аллаһы каршындагы бердәнбер бурычы – зәкят түләү бурычы гына бар. Ә ир-атка Ислам мирастан күбрәк өлеш бирә, шул ук вакытта ул аңа гаиләсен тәэмин итү һәм аренда кебек башка чыгымнарны да каплау бурычын йөкли.

Алда әйтелгәннәрнең барысы да шәригатебезнең мөлкәт мәсьәләләрендә хатын-кызларга өстенлек бирүен күрсәтә, хатын-кыз милкенең аныкы, фәкать аныкы гына булуын, аның ниндидер чит чыгымнардан азат булуын нигезли. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, Исламда мирас васыять калдыручының үз белдеклелеге буенча түгел, ә анык бер кагыйдәләр буенча бүленә.

Татарстан Республикасы
мөфтие Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836