Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

20 сентябрь – Гашура көне

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) һәм сәхабәләр ул көнне мөбарәк санап, ураза тотканнар. Тарихка күз салсак, мөхәррәм аендагы Гашура көне – истәлекле бер көндер. Мөхәррәм ае да, Рамазан, Корбан һәм башка айлар кебек үк изге – шәрәф ай булып санала. Әгәр дә ай буе ураза тоту хәлебездән килмәсә, иң хәерлесе өч көн рәттән: мөхәррәм аеның 9нчы, 10нчы һәм 11нче көннәрен ураза белән уздырсак, Аллаһының чиксез рәхмәтләренә ирешербез. Ләкин без уразаларыбызны нәрсә өчен тотабыз соң? Әлбәттә, гөнаһлардан арыну, пакъләнү өчен. Кайберәүләр: “Ни өчен һаман шул гөнаһлар турында гына сүз алып барасыз?” – дип әйтергә мөмкин. Моңа җавап итеп Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисен китерәсе килә: “Адәм балаларының кылган гөнаһлары, эшләгән хата-кимчелекләре аркасында аларның җилкәсенә бәла-казалар, хәсрәтләр килә. Ләкин кеше үзенең хатасын танып, Аллаһы Раббыбыздан гафу үтенеп, шул гөнаһларыннан тәүбә кылса, шуның белән аның бәла-казалары да китәр”, - дип әйткән. Адәм баласы үзенең башына кайгы-хәсрәт килгәч, гаепне үзеннән күрергә теләмичә, башкалардан эзли. Пәйгамбәребездән (с.г.в.): “Мөхәррәм аеның Гашура көнендә ураза тотсаң, нинди савапларга ирешергә була соң?” – дип сорагач, ул: “Узган елыгызның гөнаһларын, хата-кимчелекләрен Аллаһы Тәгалә гафу итәр, истигъфар кылыр”, - дигән.

Мөхәррәм ае – изге ай. Бу айда кылынган гамәл-гыйбадәтләребезнең, игелекле эшләребезнең әҗер-савабын Аллаһы Тәгалә бик күп мәртәбәләргә арттыра һәм аның хакыйкый әҗерен без Аллаһы Раббыбыз хозурындагы Кыямәт көнендә генә аңлаячакбыз. Ләкин, шул ук вакытта, адәм баласы гөнаһ кылса, аның гөнаһлары өчен дә җәза булачак. Шуны истә тотсак иде. Алар нәфел уразалары, нәфел намазлары, игелекле эшләр булсынмы, иң мөһиме – шуларны кылырга ашыгып-ашкынып торсак иде. Бер-беребезгә мәрхәмәтле булып, иминлек таратсак иде.

Быелгы мөхәррәм аен күрергә насыйп иткән, ураза тотып, гамәл-гыйбадәттә булып, Рабыбызның чиксез рәхмәтенә – шушы дөньяның да, ахирәт тормышының да бәхет-сәгадәтенә ирешергә Аллаһы Раббыбыз һәрбарчабызга да насыйп итсә иде.

Мөселман календарен кулланып Наилә САФИУЛЛИНА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836