Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Чисталык - саулык

последние и лучшие новости искусства в мире

Татарлар чиста, пакъ яшәүче халык. Без әби-бабаларыбызның, әти-әниләребезнең чиста-пөхтә яшәүләрен күреп үстек. Чисталык турында елъязмачылар да бик күп итеп язып калдырганнар. Авылларыбыз күл, елга, урман янында, гүзәл урыннарда урнашканнар. Мәсәлән, алыйк Талымханын, Индрәен, Яңавылын, Кырынкүлен, Каскарасын, Түре авылын, Ваңгысын, Муллашын, Шыкча-Талмысын, Күкрәндесен, Ямбай-Тураен. Барын да уңайлы, яхшы урыннарда корганнар. Авыл тирәсендәге җирне, күлне, авылыбызны чиста тотканнар, йорт тирәләрен һәрвакыт җыештырып торганнар. Авылыбызның башларында капкалар булган. Хайваннар караусыз йөрмәгәннәр.

Ямбай-Турай күлен ата-бабаларыбыз Малчын күле дип атаганнар. Тарихи документларга да руслар “Озеро Кривое” дип язганнар. Менә шушы Малчын күле ярына беренче татар кешесе килгәннән соң, 1980 елга кадәр шул күл суын барыбыз да эчкән. Бер кеше дә эч китү һәм башка йогышлы авырулар белән авырмаган.

Хәзерге көндә күлебезнең хәле начар. Саздан канал буенча әшәке су ага. Ял итәргә килеп чит кешеләр су буенда чүп-чар калдыралар. Тал, камыш баскан. Җәйнең эсселәрендә суы яшәреп китә. Хәзер аннан су алмыйлар. Без үскәндә, яңгырдан соң, балалар чалбар балакларын төреп шул яңгыр суы эчендә ялан аяк уйнаганнар. Берсе дә аякларын яраламаганнар, чөнки урамнар чиста булган. Элек олы кешеләребез юлда таш, кирпеч, шешә күрсә, хайваннар, кешеләр яраланмасыннар дип, аларны юлдан алып койма, өй тирәсенә күчергәннәр. Тимер чыбыгын вакытлыча коймага элгәннәр. Күлебездә дә тимер-самыр, башка әйберләр булмаган. Шул авыл күле балыгы сугыш вакытында күп кешеләрне ачлыктан коткарган. Безнең милләтебезнең киеме, тәне, йорт-җире вә аш-суы исә һәрбер нәҗесләрдән пакъ булган. Тәһарәт алып тәһарәт сөннәтләрен үтәгәннәр. Авызларына канәфер (гвоздика) салганнар.

Татар халкы сугышта ачлыгын да, ялангачлыгын да күргән. Шулай булса да бозык эшләрне эшләмәгән. Авылыбызда кешеләр урлашу белән булмаганнар. Өй иясе эш белән урамга чыкса, ишекне бикләмәгән, ә ишекнең тыш ягына берәр нинди әйбер генә салып киткән. Керәчәк кеше аны күреп белгән - өйдә беркем дә юк. Күрше күршегә мохтаҗлыктан нәрсә дә булса сорап кергән. Акча әҗәткә сорап кергәннәр. Алган кеше дә мөмкинлек туу белән әҗәтен кайтарырга ашыккан.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам әйтте:

“Һәр исерткеч – хәмердер, һәр хәмер – хәрамдыр”, диде. Ата-бабаларыбыз хәрамнан, наркотиклардан ерак торганнар. Аларның күңелләре дөрес, тулы, иманлы булган. 1920-1930 елларда авыл колхозы басуларында төрлесен чәчкәннәр. Шулар арасында киндер (конопля) булган, бакчабызда мәк чәчәге үскән. Беркем дә ул вакытларда наркоман булмаган. Ул сүзне без ишеткәнебез дә юк иде. Хәзерге көндә бу үсемлекләрне бакчабызда күрсәләр - җавапка тарталар. Татар кешесе хәләл ризык белән генә тукланган.

Без үскәндә әти-әниебез балаларын сабырлыкка өндәгән. Ә бүгенге көндә безнең балаларны телевизор боза. 24 сәгать буена анда нәрсәләр генә сөйләмиләр, күрсәтмиләр.

Менә бер көнне тәмәкегә каршы, икенче көнне наркоманиягә каршы көрәшү, өченче көнне ничек балаларга тәрбия бирү, дүртенче көнне балаларга дөньяви һәм христиан мәдәнияте дәресен кертү турында сөйлибез. Татар дәресенә сәгать юк.

Дини китапларда: “Үзегез үлмәстән элек бидгатъ гамәлләрне бетерергә юл күрсәтеп, васыять әйтеп калдырыгыз”, - диелгән. Аңлы кешеләребез шулай эшләргә тырышалар. Чөнки бездән соң калучы балаларыбыз, оныкларыбыз бар. Татарлар аерым ислам хөкүмәтендә яшәмиләр, шуның өчен бу сорауларны төбенә җиткерергә мөмкинлек аз.

Сугыш беткәч татар геройлары дүртенче урында, ә 1970 елларда сан буенча шулай ук дүртенче урында булганнар. Советлар җимерелгәндә татарлар 6 миллионга якын иделәр. Хәзерге көндә түбәнгә төшкән саен төшеп баралар. Үзебезнең милләт вәкилләре үзләрен татар дип танымыйлар.

Аллаһы Тәгалә ярдәме белән балаларыгыз һидаятьле, туры юлны тапсалар иде. Динебез, милләтебез алга барып, яшьләребез бозыклыклардан ерак торсалар иде. Аллаһы Раббыбыз бөтенебезнең дә күңелләребезгә тәүфыйк-һидаять бирсен.

Хаҗиәкбәр НИГЪМӘТУЛЛИН, Төмән районы, Турай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836