Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков фатихасы белән төбәкнең мөселман дини оешмалары Донбасстан килгән качакларга булышу өчен хәйрия акциясе оештырдылар.
Мөфти өлкәдәге имамнарны һәм мәчетләргә йөрүчеләрне күченүчеләргә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә чакырды.
«Россиягә кораллы конфликт зоналарыннан килгән качаклар бик авыр хәлдә калды, алар һәрьяклы ярдәмгә мохтаҗ. Һәм безнең бурыч – бу авыр минутларда аларга ярдәм итү», - диелә мөфти мөрәҗәгатендә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, акча җыю үзәкләштерелгән рәвештә, Россия мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчелегендә үткәрелә.
Качакларга ярдәм күрсәтүдә шулай ук Төмән өлкәсенең башка иҗтимагый оешмалары да катнаша.
Динар НӘФЫЙКОВ, Төмән шәһәре