#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Изгелек таратучылар

последние и лучшие новости искусства в мире

«Әл-Манар» волонтерлары Төмән өлкәсенең Вагай районы Сөләймән авылындагы янгыннан зыян күргән гаиләгә ярдәм күрсәттеләр.

Май башында коточкыч янгын Хәлитовлар гаиләсенең йортын һәм мөлкәтен тулысынча юкка чыгарды. Гаиләдә ике балигъ булмаган бала бар, кече кызларына биш яшь.

Янгын вакытында балалар һәм ата-аналар зыян күрмиләр, әмма йорт яшәү өчен тулысынча яраксыз хәлгә килә. Гаилә вакытлыча туганнарында урнашкан.

Төмән өлкәсе мөселманнары диния нәзарәтенең «Әл-Манар» волонтерлык хәрәкәтендә катнашучылар аларга кием-салым, беренче кирәк-яраклар, мебель җыйганнар.

Идрис Халитов авыр минутта аның гаиләсенә ярдәм күрсәткән барлык битараф булмаган кешеләргә ихлас рәхмәт белдерә.

Узган атнада Төмән активистлары җыйган барлык әйберләр Сөләймәнга йөк автомобилендә җибәрелгән иде.

«Кешеләр үз бәлаләре белән бергә калырга тиеш түгел. Янгын - ул зур фаҗига. Бу хәл турында безгә килеп җиткәч, без шунда ук янгын сүндерүчеләр өчен кирәкле әйберләр җыюда ярдәм итәргә булдык», - диде “Әл-Манар” волонтерлык хәрәкәте җитәкчесе, Төмән шәһәренең “Янаул” мөселман дини оешмасы рәисе, имам-хатыйб Әмир хәзрәт Галиев.

«Әл-Манар» волонтерлык хәрәкәте әгъзалары һәм җитәкчелеге Төмәннең Парфеново һәм Кырынкүл микрорайоннарында яшәүче өлкәннәрне юбилейлары белән котладылар. Кырынкүлдә яшәүче Зәйтүнә Кәримовага 80 яшь тулды, ә Парфеново авылында яшәүче Сәитгали Җәләлов үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярларга Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков исеменнән җылы котлаулар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Исегезгә төшерәбез, «Әл-Манар» волонтерлык хәрәкәте узган елның ноябрендә эшли башлады. Хәрәкәт хәйрия һәм агарту эшләре белән актив шөгыльләнә, кирәкле кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтә.

Төмән өлкәсендә яшәүчеләргә ярдәм итәргә әзер булган һәр кеше волонтерлык хәрәкәтендә катнаша ала.

Сәүдә үзәгендә намаз уку бүлмәсе ачылды

Төмәннең «Пригородный» сәүдә үзәгендә шәһәрдә беренче гыйбадәт бүлмәсе ачылды. Хәзер сәүдә үзәгендә генә мөселманнарга намаз укырга мөмкин.

Бүлмә үзәк һәм өлкә дини идарәсе җитәкчеләренең нәтиҗәле уртак эше нәтиҗәсендә барлыкка килде. Бу мәсьәләне хәл итүдә Төмән шәһәренең Фәрид хәзрәт Хөснетдинов әйдәп барган «Аманат» мөселман дини оешмасы катнашты.

Өлкә мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Камалиев, гыйбадәт бүлмәсен ачуда катнашып, аның Төмән мөселманнары өчен мөһим булуын билгеләп үтте. Ул шулай ук Төмән өлкәсе мөселманнарының диния нәзарәте рәисе Зиннәт хәзрәт Садыйковтан «Пригородный» сәүдә үзәге җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм киләчәктә дога кылу урыннары шәһәрнең башка эре сәүдә комплексларында да барлыкка килер дигән өметен белдерде.

Динар НӘФЫЙКОВ, Төмән шәһәре
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836