#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Карагайда тырыш якташлар яши

последние и лучшие новости искусства в мире

Коронавирус пандемиясе башлануына да ике ел тулып килә. Халык арыды инде бу зәхмәттән, аеруча медицина хезмәткәрләренә кыен, бигрәк авыр йөк төште җилкәләренә. Быелгы кыш хәйран калырлык карлы, бер яуганда айлык норманы “ишә дә куя”, ни авылда, ни шәһәрдә кешеләр кар белән көрәшә. Кышның үз матурлыгы, хозурлыгы булса да, өлкәннәр дә, яшьләр дә, балалар да зарыгып язны көтә.

Интернеттан да, телевизордан да коронавирус турында мәгълүматны, статистиканы көн саен күзәтәбез. Бүгенге көндә өлкә үзәгеннән еракта урнашкан татар авылларында милләттәшләребез ничек яшиләр, нинди яңалыклар кичерәләр?

Шушындый сораулар белән Вагай районы, Олы Карагай авылында яшәүче якташыбыз – Гөлчиан Сәфәралиевага мөрәҗәгать иттек. Гөлчиан ападан башта үзе белән якыннан таныштыруын сорадык, аннары авыл яңалыкларына күчтек.

- 1953 елны январь аенда Вагай районы, Каентүбә авылында туганмын. 9 ай булганда ятим калганмын, өннәм – Шәмсихәмәр, апаем – Латифә Баишевалар тәрбияләп үстерделәр, олы тормыш юлына бастырдылар. Мәрхүмнәрнең яткан туфраклары җиңел, урыннары җәннәттә булсын. Әтием яктан картатам – Нуртдин Баишев Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган.

Каентүбә авылы хозур, бай табигатьле Себер урманнары арасында утырды. Анда 15-20 тирәсе йорт бар иде, 1965-1966 елларда таркалды. Шулкадәр йомшак чирәмдә тәгәрәп уйнаулар әле дә күз алдымда. Хәзер шушы җирдән автобус белән узып киткәндә, туган авылым урыны, дип куе чытырманлыкка карыйм.

1965 елны 5 нче сыйныфка күчкәч, Карагайга күчендек, кечерәк йорт сатып алдык.

Карагай бигрәк матур, зур авыл, Иртеш елгасы буйлап урнашкан. Шәһәргәме, район үзәгенәме барсам, тизрәк авылга кайтасы килә. Авыл елгага терәлеп торганга, җәен “Заря” пароходы килеп бездә туктый, пассажирларны утыртып китә. Кычкыртып баржалар уза. Эрбет агачлары тезелеп үсәләр, 2021 елда “косык” нык уңды. Аны бит һәркем җыя алмый, моның өчен осталык, чаялык кирәк. Мүк, нарат җиләкләре булмады. Кешеләр морс кайнатырга, даруга дип берәр чиләк кенә җыя алдылар, элекке запасларын файдаланалар. Инде быел көзгә уңар дип өметләнәбез.

1968 елны Карагайда 8 сыйныфны тәмамладым, 15 яшемнән башта колхоз, соңыннан совхоз терлек фермасында 28 ел сыер саудым. Беренче тапкыр эшкә килгәч 15 сыер бирделәр, аларны кул белән савып чыга идем. Яшь чакта һични уйламаган, суыкларда резин итекләрдә дә эшләргә туры килгән, ферма салкын, үтәли җил өреп торган. Хәзер менә болар барчасы үзләрен сиздерә.

Тормыш иптәшем Абидулла Сәфәралиев 30 ел элек вафат булды, берсеннән-берсе кечкенә биш бала белән ялгыз калдым.

Сабыйларны үстергәндә терлекләр асрадык, күп итеп бәрәңге утырттык. Малларга печәнне үзем әзерләдем, балалар кечкенә булсалар да булыштылар. Олы кызым Рузалия Тубыл педагогия институтының рус-татар бүлеген тәмамлады. Озак еллар Тубылда себер-татар мәдәният үзәгендә эшли, гаиләле. Уртанчы кызым Рания авылда яши, тормыш иптәше белән ике бала үстерәләр. Кече кызым Рушания гаиләсе белән Вагайда тора, ул район шифаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Рамил улыма 20 ел инде аяклары авыртып инвалидлык группасын бирделәр. Кече улым Рәмис тә янымда яши, өйдәге, кура-тирәдәге бөтен эшне ул башкара. Яшьләргә авылда эш юк, шунысы аяныч.

Мин һичкая бармыйм, ишегалда гына йөрим. Пандемия чәчәк атканда без, өлкәннәр, беркая чыкмый, аралашмый торган затларга әверелдек. Һәркем үз сәламәтлеген уйлый, чарасызлыктан өйдә утыра, шундый вакытка туры килдек.

Карагай авылы хакимият башлыгы – Роберт Мөхәммәтуллин. Авылда 400гә якын кеше яши. Мәчетебез гөрләп эшли, халык йөри, азан тавышлары ераклардан ишетелә. Мөселманнар җомга намазын калдырмыйлар, йортларда Коръән ашлары уздырыла. Авылдашлар пандемиягә каршы бөтен чараларны үтиләр: вакцина куйдыралар, җәмәгать урыннарда битлекләрдә йөриләр һәм башкасы. Дүрт муллабыз бар, намус белән дини хезмәтне башкаралар. Алар: Мөхәммәткалы Нигъмәтуллин, Хәкимҗан Сәфәралиев, Хәвият Айнетдинов, Хәлит Иманов.

Авыл зур, очтагысын Ыкбаш дип йөртәләр. Анда ике шәхси кибет эшли. Почта начальнигы – Закирә Кәримова, тормыш иптәше Хәким Кәримов хат ташый. Һава торышының төрле вакыты була, авыл эчендә юлыбыз туфрак, шуңа күрә Хәким “почтаны” машина белән тарата.

Авылның иң абруйлы, мөһим урыны - урта мәктәп. Аның директоры – Наҗия Урамаева. Белем йортында Карагай балалары укый һәм көн саен Абаулдан 30лаган укучыны мәктәп автобусы китерә. Олы юлга вак таш сибелгән. Рейслы автобус Карагайга район үзәгеннән көн саен ике тапкыр килә.

Авылда модульле яңа медицина пункты ачылды. Ул заманча җиһазланган, барлык таләпләргә туры китереп ясалган. Фельдшерлар: Лениза Мөхәммәтуллина, Эльмира Ниязова авылдашларга медицина ярдәме күрсәтәләр.

Клуб хезмәткәрләре: Алсу, Марсель Баймөратовлар эшләрен яратып башкаралар. Мәдәният хезмәткәрләренә дә төрле чикләүләр аркасында, эшләве җиңел түгел. Авылдашлар кайда да сынатмыйлар, барысы да тырышып эшлиләр. Балык тоталар, табигать байлыкларын җыеп саталар.

“Яңарыш” газетасын 1990 елдан бирле яздырам, көтеп алам. Аларны мин җыям, кызыклы урыннарны алып яңадан укыйм, - дип сөйләде Гөлчиан Имаметдин кызы.

Гөлчиан апаның январьда туган көне булды. Тубылдан, Вагайдан, авылдан балалары, онык-нәбәрәләре җыелып, чын күңелдән туган көне белән котладылар. Ана, әби өчен моннан да зур бәхет юктыр! Тырыш, гадел хезмәте, ялгызы акыллы, кешелекле балалар үстерүе белән авылдашлары арасында абруй казанган Гөлчиан Имаметдин кызына сәламәтлек, тыныч картлык телисе генә кала.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836