#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Намус белән хезмәт итүче

последние и лучшие новости искусства в мире

6-3Менә инде ике елга якын Төмән районы, Ямбай мәчетендә имам-хатыйб вазифасын Ришат (Эдуард) Юнысов башкара. Бу көннәрдә аның гомер бәйрәме булу сәбәпле, якташлары редакциягә мөрәҗәгать итеп котлау, рәхмәт сүзләрен җиткерүебезне үтенделәр. Имам-хатыйб турында әйтелгән бик күп җылы сүзләрнең берничәсен укучыларыбызга тәкъдим итәбез. Минзәлә Зарипова: “Ришат хәзрәт Юнысовны чын мөселман дип әйтер идем. Ул тирән белемле, чөнки дини белемне дөньякүләм танылган иң күренекле Әл-Әзхәр университетында ала.

Анда ул бик тырышып укый, гарәп телен өйрәнә. Хәтта аны зур галимнәр тәрҗемәче итеп кулланалар. Коръән укучы, Ислам диненең барлык таләпләрен үтәүче, әхлакый һәм Аллаһыга яраклы яшәү рәвеше алып баручы Ришат хәзрәт догалар укып кына калмый, мөселман кардәшләренә, яшь буынга киңәшләрен дә бирә, теге яки бу тормыш вәзгыятенең ислам принциплары белән бәйле мизгелләрен аңлата, кешеләр арасында бәхәсне җайга салырга ярдәм итә, изге гамәлләр кылырга, явызлыктан, гөнаһлардан сакланырга, Исламның мәҗбүри карарларын һәм тыюларын үтәргә өндәүче вәгазьләрне аңлаешлы итеп сөйли, шулай ук иң катлаулы оештыру мәсьәләләрен хәл итә. Мохтаҗларга матди ярдәм күрсәтергә әзер торган изге күңелле, намуслы Ришат хәзрәткә сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, озын гомер телибез”, - дип әйтә. “Безне туры юлга күндергәне өчен зур рәхмәт аңа. Аның ярдәме белән намаз укырга өйрәндем һәм хәзерге вакытта гарәп телен өйрәнәм. Минем бу уңышларымда аның өлеше зур. Без шундый тыйнак, белемле, мәрхәмәтле шәхес белән таныш булуыбызга бик шатбыз һәм горурланабыз, аннан үрнәк алып яшибез”, - дип рәхмәтләрен белдерә Мәдинә апа Сарипова.

Эдуард Мөхәммәт улы Юнысов Тубыл шәһәрендә туып-үсеп, урта белем алганнан соң, 1994 нче елда үз теләге белән Ямбай мәдрәсәсенә укырга килә. Шул елларда хаҗ сәфәрен башкара. Дин өлкәсендә башлангыч белем туплап, әти-әнисе кушкан исемен мөселманча мәгънәле “Ришат” исеменә алыштырып, Мисырга, атаклы Әл-Әзхәр университетына укырга керә. Биредә бик тырышып укый, тиешле дини белем ала, гарәп телендә иркен сөйләшергә өйрәнә. Туган якка кайткач, яшь хәзрәт Салехард шәһәрендә имам-хатыйб вазифасын башкару белән бергә мәчет төзү эшләрен дә алып бара. Биредә Гөлнара белән Ришат Юнысовлар гаиләсендә икенче балалары – Ләйсән дөньяга килә. Яшәү шартлары авыр, бернинди уңайлыклары булмаган иске йортта сабый бала белән яшәү авыр булу сәбәпле, алар Тубыл шәһәренә кайтып төпләнәләр. Гаилә башлыгы үз эшен булдыра, шул ук вакытта шәригать кануннарын да төгәл үтәп яши. Шул елларда үзлектән дин кардәшләрен гарәп телендә укырга-язарга, сүзләрне дөрес әйтергә, намаз укырга өйрәтә. Шәкертләре әле дә рәхмәтле аңа. 2020 нче елда язмыш аны Ямбай авылы мәчете имамы Мирхәтәм хәзрәт Яминов белән таныштыра. Тирән белемле, сабыр холыклы, хәзрәтне ул бик ошата һәм аңа ышанып мәчеттә азан әйтү, Коръән уку эшләрен тапшыра. Аннары, Мирхәтәм хәзрәт вакытсыз дөньядан китү сәбәпле, Ришат хәзрәт Ямбай мәчете имам-хатыйбы итеп билгеләнә. Бу йөкләмәне ул зур җаваплылык һәм югары дәрәҗәдә башкара.

Бүгенге көндә Юнусовларның уллары Мөхәммәд Тубыл педагогия институтын тәмамлап, эшләп йөри. Ләйсән шул ук уку йортының чит ил телләре факультетының 3 курсында белем ала. Ә Даяна 9 сыйныфта укый. Ришат Мөхәммәт улы балачактан шахмат уены белән кызыксына, шәһәр, өлкә, регионара оештырылган турнирларда катнашып, мактаулы урыннар ала. Балаларын да профессиональ дәрәҗәдә шахмат уйнарга өйрәтте.

Ришат хәзрзткә бәхетле озын гомер телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836