Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Саваплы эш җирдә ятмас

последние и лучшие новости искусства в мире

41-3Зиратларыбыз гомер-гомергә изге урын булып санала. Өмәдә катнашу мәрхүм-мәрхүмә булган туганнарыбызны һәм якыннарыбызны искә алу гына түгел, динебезгә һәм милләтебезгә карата зур хөрмәт, гореф-гадәтләребезне баетуда изге адым булып тора.

Чираттагы шундый чара 29 сентябрь көнне Тубыл районы, Күкрәнде авылы зиратында “Якташ” иҗтимагый оешмасы инициативасы белән оештырылган.

Авылның ир-егетләре, изгелек җирдә ятмас дип, һәркайсы үз техникалары, кирәкле инструментларын алып, билгеләнгән вакытка зиратка җыелганнар. “Планга кертелгән эшебез – черегән иске рәшәткәләрне сүтеп, тимердән баганалар кую иде. Әлбәттә, бу эшне бер көндә генә башкарып чыгу мөмкин түгел. Аллаһы боерса, гадәттәгечә, 9 май тирәләренә җыелышып, бу башлаган эшебезне дәвам итәчәкбез, дип сөйләштек авылдашлар белән. Бу - безнең бурычыбыз. Иртәме-соңмы, барыбыз да шунда барасы. 41-2Кайларда гына яшәсәк тә, соңгы юлыбыз туган авыл зиратына илтә бит. Бу чарада катнашкан барлык авыл халкы ирләренә һәм егетләренә “Якташ” оешмасы исеменнән чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Эшләгән изгелекләренең савабы меңе белән әйләнеп кайтсын, бакыйдагыларыбызның рухлары шат булсын”, - дип хәбәр итте “Якташ” иҗтимагый оешмасы рәисе Әкрәм Галимҗан улы Ибраһимов.

Матур традициягә әверелгән шундый өмәләр киләчәктә дә дәвам иттерелсен иде. Мәңгелек йортларыбыз ерактан ук пөхтәлеге, чисталыгы белән аерылып торса, нинди күркәм, күңелләребез дә тыныч булачак.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.
Әкрәм И
БРАҺИМОВ, фотолары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836