#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тубылтора мәчетенә - 185 ел

последние и лучшие новости искусства в мире

44-1Бүгенге көндә үзебезнең авылларда туып-үскән, тырышлыклары нәтижәсендә югары белем алып, дәрәҗәле урыннарда хезмәт иткән якташларыбыз - милләттәшләребез юк түгел. Тубыл районы, Тубылтора авылында туып-үскән Әбсәләмовлар: Садыйр абый белән Уразбикә апаларның уллары һәм кызлары һәр елны диярлек, туган авылларына кайтып, дини бәйрәм көннәрендә авыл халкын җыеп мәҗлесләр уздыралар. Ошбу сокланырлык күренешләр инде гадәткә кереп баралар дисәм дә була. Үткән Рамазан аенда Зәкирә апа Әбсәләмова- Хәбибулина йортында авыз ачу - ифтар мәҗлесе үткәрелде, онытылмаслык, истәлекле чарага бөтен авыл халкы чакырылган иде.

Төп максат: гаепсез онытылган, югалтылган гореф-гадәтләребез һәм дини йолаларыбызны яңадан кайтару. Җыелыш вакытында Рамазан аеның әһәмияте, Уразаның тәртипләре турында мәгънәле, файдалы аңлатмалар яңгырады.

Ә инде Корбан бәйрәменә багышлап Әбсәләмовлар гаиләсе 7 кеше исеменнән сыер суеп, мәчет бинасында зур бәйрәм ашы уздырдылар. Мондый, киң күләмдә оештырылган Корбан ашы авылда булганы юк, кунаклар күрше авыллардан һәм Тубыл шәһәреннән җыелганнар иде.  Оештыручылар ошбу тантанада авыл мәчетенең быел 185 еллык юбилее диеп билгеләп уздылар. Шул уңайдан, җыелган кунакларга алдан ук бастырып чыгарылган мәчетнең 185 еллыгына багышланган мөселман календаре, намаз китаплары, гәрәп әлифбасын өйрәнү китаплары таратылды. Ветеран укытучы Исхак абый Исхаков бик тирәннән, җентекләп мәчет төзелешенең тарихын сөйләп бирде.  Мескен-ятимнәргә, мохтаҗларга корбан ите, төрле, затлы ризыклар тараттылар.

Ошбу форсаттан файдаланып, мәчетнең 185 еллыгына игътибар итеп, хөрмәт йөзеннән Төмән өлкәсе милли эшләр комитеты һәм Төмән өлкәсе дини идарәсе белән берлектә, авыл халкы белән хәбәрләшеп, 8 октябрь көнне Тубылтора авылы мәчетендә зур тантана үткәрделәр. Ошбу бәйрәмгә мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков, милли комитеттан дини оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Александр Шевелев һәм башка вәкилләр, күрше авыл имамнары катнаштылар.

Мәҗлеснең башында мәчетнең тарихы турында әйтелеп китте. Архивтагы күрсәткечләргә таянып, авыл мәчете 1833 елны салынган дип беләбез. Купшан хажи үз вакытында 3 тапкыр Хаҗ вазифасын үтәп кайткан авыл кешесе, туган авылында мәчет төзү мәсьәләсен күтәреп чыга. Хәтта төзү өчен кирпечне дә авыл читендәге яр буенда балчык табып, осталар үз куллары белән ясаганнар. Авыл халкы әйтүе буенча, мәчет төзүгә рөхсәт алу өчен Купшан бабай Санкт-Петербург шәһәренә барып җиткән, имеш әби патша Екатерина 2 белән күрешкән икән. Бәлки булган да булыр, тик хәтергә төшереп, тарихчы буларак белдереп куям: Екатерина 2 Россиядә 1762- 1797 елларда патшалык итә, ягъни 18 нче гасырда. Ә инде 1825-1855 елларда, 30 ел дәвамында, Россия патшасы булып Николай 1 нче тора (декабристлар, Пушкин, Лермонтовлар вакытлары). Ошбу, таштан төзелгән сокланырлык, халкыбызның горурлыгы булган Аллаһ йорты бөтен Себердә беренчеләрдән булган дисәм хата булмас, әлбәттә. Аннан элеккерәк салынган Омск өлкәсе, Тара шәһәрендәге таш мәчет бүгенге көндә сакланып калмаган. Октябрь революциясеннән соң барча мәчетләрнең язмышлары бик хәтәрле. Гражданнар сугышы вакытында аклар Тубыл елгасыннан пушка белән мәчеткә снаряд җибәреп, манарасын җимергән булганнар. Советлар Союзы вакытларында мәчет бинасын мәктәп буларак файдаланганнар.

90 нчы елларда Ваһап Гомәр улы Исхаков (1928 елда туган) авылында ислам оешмасын барлыкка китерә, ә үзе аның җитәкчесе булып сайлана һәм ул Төмән өлкәсе юстициясендә теркәлә. Ваһап абый мәчет бинасын дини оешмага кайтару турында бик зур эш алып бара, нәтиҗәдә, мәчет үзенең иясенә тапшырыла. Ул вакыт мәчетнең манарасы юк, бик катлаулы ремонт-төзәтү эшләре башлана. Якында гына яшәгән Әбсәләмовлар - Садыйр абый белән Уразбикә апаларның йортлары һәрвакыт ачык булган. Монда мәчет эшчеләре, килеп китүче имамнар, мөфтиләр, башка дин әһелләре тукталып чәйләр эчеп, ял итеп китә алганнар. Аларның юмартлыгын, яхшылыкларын авыл халкы әле дә онытмый.

2000 елда тантаналы рәвештә мәчет ачыла. 2001 нче елда Ваһап абый вафат булу сәбәпле, аның изге хезмәтен дәвам итүче булып ветеран укытучы, лаеклы ялда булган Исхак абый Исхаков билгеләнә. Үзенең олы яшенә карамастан, Исхак абый күп еллар мөселман оешмасының җитәкчесе буларак, зур тырышлык күрсәтеп, мәчет файдасына бик күп эшләде.

Бүгенге көндә дини оешма җитәкчесе Хәмит Хәлилов әлеге авыр вазифаны уңышлы гына алып бара.

Милли эшләр комитеты һәм дини идарә тарафыннан мәчет хөрмәтенә затлы бүләкләр тапшырылды, җылы сүзләр-теләкләр яңгырады. Тәмле итеп пешерелгән итле ашлар, җиләк-җимешләр, эссе чәйләр әзерләгән апаларга, ошбу бик тә әһәмиятле булган чараны оештыручыларга, һәрвакыт авылдашлары өчен янып-көеп торган, кирәк вакыт ярдәм кулын сузган Әбсәләмовлар гаиләсенә, бигрәк тә профессор, филология фәннәре докторы, халкыбызның сокланырлык горурлык иясе булган Хәбибә ханым Әбсәләмова-Шагбановага барча халык бертавыштан зур рәхмәтләр әйтеп, изге теләкләр белән таралыштылар.

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836