#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тылсымлы намаз

последние и лучшие новости искусства в мире

Кеше авырса, аның баш мие ярымшарлары эшчәнлеге дискординациягә дучар була, ягъни үзара яраклашу бозыла. Менә шул авыруга китерә дә инде, аларның координациясе, үзара яраклашу нәтиҗәсендә исә кеше савыга. Кешенең сәламәтләнүе менә шушындый гади фактка нигезләнгән. Коръән “тавышы” исә нервларны тынычландыра, баш миенең уң һәм сул ярамшарларының эшчәнлеген к өйли.

Пәйгамбәребез М өхәммәд Хәдис Шәрифендә: “М өселман намаз укый башлагач, аның алдында оҗмах капкасы ачылыр, Аллаһы Тәгалә белән кешене аерып торган пәрдә күтәрелер. Бу намаз тәмамланганчы дәвам итәр”, – ди. Икенче сүз белән әйткәндә, м өэмин-м өселман, гыйбадәт кылган вакытта, Аллаһы Тәгаләгә якыная, үзен оҗмахта итеп хис итә.

Кеше тиресенең биологик актив нокталарындагы электр потенциалын үлчәгәннәр. Гаҗәп нәтиҗәләр алынган: намазга кадәр нокталардагы күрсәткечләр т өрле, үзгәрешле булса, гыйбадәт кылганнан соң алар нормаль хәлгә килгән. Иң м өһиме – уң һәм сул ярымшарлардагы күрсәткечләр тигезләшкән. Д өрес, алар озак сакланмаган, ләкин даими рәвештә намаз укыган очракта к өннән-к өн бу нокталардагы күрсәткечләр даими була барган. Гыйбадәт кылучының кәефе дә яхшырган. Мисал  өчен, югары кан басымлы кешеләрнең кан басымы т өшкән, түбән булганнарныкы күтәрелгән. Тын кысылуы бетеп, й өрәк тибеше нормальләшкән. Икенче т өрле әйткәндә, намаз – кеше организмын к өйләүче дияргә була. Әлбәттә, моңа намаз укыячак кешегә тәне, киеме, урыны һәрт өрле нәҗесләрдән пакь булу һәм дә шәригать кушканча тәһарәт алу фарызлыгын да  өстәргә кирәктер. Су кеше тәнендә тупланган артык электр корылмасын юып т өшерә. Ә алар үз чиратында тәндә кирәгеннән артык авыртуга бирешүчән нокталар барлыкка килүгә сәбәпче булып тора. Бу нокталар нерв үзәкләре эшчәнлеген боза. Тәһарәт алу нәтиҗәсендә кеше нормаль халәткә керә. Җәен зур саклык белән, яланаяк ташларга баса-баса елгага су керергә баруыгызны да күз алдына китерегез әле. Ә инде су кергәннән соң, шул ук ташларга ышанычлы басып кире кайтасыз. Су сезнең авыру һәм авыртуыгызны алып калды. К өн буена организмыбыздагы тупланган стресс аның эшчәнлегенә комачаулый. Ә су аңардан арынырга ярдәм итә.

Ни  өчен м өселманнар к өненә биш вакыт намаз укый? Моңа да медицина күзлегеннән аңлатма бар. Ул тәүлек дәвамында биш кабат алмашынучы биоритмнар белән бәйле. Биоритмнар ел мизгелләренә дә бәйле. Һәр ел мизгелендә кеше организмы эшчәнлеге режимы да үзгәрүе турында онытмыйк.

Адәм баласының җир й өзендәге яшәеш чоры еллар белән билгеләнә, һәр ел – ул елның дүрт мизгеле – кешенең бер яшәеш циклы. Яз – туу, кышкы йокыдан уяну; җәй – чәчәк ату, б өтен тереклек яшәргән вакыт; к өз – уңыш  өлгергән чор, ә кыш – “үлү”, йокыга талу мизгеле. Ә “әбиләр чуагы” – ул организмның җылы циклдан суык чорга күчү вакыты дияргә була. Кеше гомеренең һәр елы – “аерым тормыш” ул. Тәүлек ритмы да бар. Тәүлек – ул “бәләкәй генә бер ел”. Иртә – ул яз, к өн – җәй, кич – к өз, т өн – кыш... К өн дәвамында кеше биоритмнар алмашынуга җайлаша. Ә һәр ритм яңа органның актив эшчәнлегенә тәңгәл килә. Яңа ритм вакыты түгел, ә аңа күчү вакыты куркыныч. Әгәр актив эшләргә тиеш орган сау-сәламәт икән – кеше бернәрсә дә тоймый, ә киресенчә икән, ул вакытында җайлаша алмый, ритмнар алмашынганда аңа кыен була. Авыру кешеләрнең тәүлекнең билгеле бер вакытында: йә иртән “б өтен тән авырта”, яки кичкә “кан басымы сикерә”, дип зарлануын ишеткәнегез бардыр.

Намаз исә, кешенең хәлсезләнгән органнарын, нерв системасы эшчәнлеген к өйләү нәтиҗәсендә, җайга сала. Нәкъ менә ул ритмнар алмашынуны җайлаштыра да. Намаз уку хәлсезләнгән организмга бик яхшы профилактика чарасы да булып тора. Әгәр тәүлеклек ритмнар нормада икән, еллыгы да нормада дигән сүз, ел шул тәүлекләрдән тора бит. Гыйбадәт кылсагыз, сезгә бернинди  “кояш яисә магнит бураннары” да янамас. Моның  өчен биш вакыт намазны калдырмаска кирәк.

(“Акчарлак”). 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836