#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

“Әнием - һәркемебез өчен үрнәк”

последние и лучшие новости искусства в мире

41-91 нче октябрьдә Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылында яшәүче әнием - тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Вәлия Әнвәрова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның тормышы гаилә бәхете, намуслы хезмәт һәм якыннарына мәхәббәт белән тулган. Киң күңелле, эш сөючән әнием язмышына – сугыш, ачлык, ялангачлык, авыр физик хезмәт төшсә дә, ул беркайчан да зарланмыйча, төшенкелеккә бирелмичә, шат күңелле, тормыш сөючән хатын-кыз булып яши, авыруларга да бирешмәскә тырыша.

Озын гомерлелек серен ул, балачакларын сугыш юк иткән яшьтәшләренең кебек үк, Аллаһыга чиксез ышану, ярату, сабырлык һәм түзә белү сәләтендә дип әйтә. Иң мөһиме - авырлыклардан беркайчан да курыкмау, сәламәт яшәү рәвешен алып бару һәм яхшылыкка гына ышану. Гомумән әйткәндә, әнием кебек кешеләр барыбыз өчен дә үрнәк булып торалар.

Әнием - Вәлия Рәхмәтулла кызы 1932 елда Яңа Кәешкүл авылында Абдразаковлар гаиләсендә 4 нче бала булып дөньяга килә. Сугыш башлангач, әтисе Рәхмәтулла Сәйфулла улы ир туганнары - Шәйхулла, Зәйнулла, Лотфулла белән фронтка китә һәм Сталинград янында һәлак була. Шул авыр елларда Дәүләтбикә әбием дүрт баласын ашату, укыту өчен көне-төне эшли, берүзе аларны аякка бастыра. Балалары да әниләренә ярдәм итәргә тырышалар. Әнием 3нче сыйныфны тәмамлагач, авырып китә дә, укуны калдырырга туры килә. Сәламәтләнгәч, хатын-кызлар белән беррәттән колхозда төрле эшләр башкара башлый: көлтә бәйли, фермада өлкәннәргә ярдәм итә, көтү көтә, сортировкада һәм төнге сменада эшли. 20 яше тулгач әтием Мөнир Әбделхәмит улы белән гаилә корып, җиде бала үстерәләр. Кызганычка, әтием 53 яшендә генә вафат булып, әнием ялгыз кала. Ул чакта кечкенәләребез әле мәктәптә укыйлар иде. Әнием «Маяк» совхозында сыер савучы булып эшләде, ә өйдә күп итеп тереклек тотты, хуҗалык эшләрен дә башкарып өлгерде. Күршеләре әниебезнең чисталыгына, пөхтәлегенә, үҗәтлегенә, тормыш һәм хезмәт сөючәнлегенә сокланып: «Син, Вәлия, трактор гына түгел – “К-700”!» - дип әйтәләр иде үзенә. Әнием – “Герой-Ана”, “Хезмәт ветераны”, “Бөек Ватан сугышы ветераны» исемнәренә лаек булды, шулай ук юбилей медальләре һәм тырыш хезмәтләре өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Хәзерге вакытта әнием үзе яши, йортта гади эшләрне үзе башкарырга ярата, бакчасында яшелчәләр һәм чәчәкләр утырта. Үзенең хөрмәтле яшенә карамастан, сөйкемле, киң күңелле әнием күтәренке рух, оптимизм һәм юмор хисен саклый. Бүген аның янында балалары, 25 оныгы һәм 26 нәбәрәсе.Без барыбыз да хөрмәтлебезгә нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, бәрәкәтле озын гомер телибез.

Барлык балалары исеменнән кызы Зифанур ӘНВӘРОВА,
Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылы
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836