Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Гаилә бәхете нәрсә соң ул?

последние и лучшие новости искусства в мире

Бүгенгесе көндә бу сорауга җавап бирергә күпләр авырсыныр иде. Бәхетле гаилә - күркәм гаилә, үрнәк гаилә...

Төмән өлкәсенең бик гүзәл җирендә урнашкан Зур Акъяр авылында яшәүче Фәймә һәм Тимербай Кәримовлар гаиләсе турында язмый булдыра алмадык. Нинди генә бәйрәмнәр булмасын: дини бәйрәмнәрме, Корбан ашларымы, Сабан туемы, концертлармы бу бәхетле пар һәрвакыт бергә. Гаилә башлыгы булган Тимербай Кәримов үзенең шаянлыгы, юморга байлыгы белән башкалардан аерылып тора.

Аның йөзе һәрвакыт көләч, күңеле күтәренке. Әллә каян шаян сүзләр таба, күңел төшенкелегенә юл куймый.

Тимербай абый Кәримов Зур Акъяр авылында Фәттах һәм Хәмирә гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Хәзергесе көндә аннан 10 яшькә олырак апасы Зәйтүнә Рәхмәтуллина белән күрешеп, очрашып торалар.

Тимербай абыйның хатирәләреннән берничәсен язып үтәбез: “беренче укытучым Әминә апа булды, мәктәптә биш классны да тәмамлый алмадым, иген кырларында чүп җыйдым, аның өчен бер буханка икмәк бирделәр”. Көче җитмәсә дә ат җигәргә һәм аның белән җир тырмаларга туры килгән, арбасына хатын-кызлар тирес төягәннәр, ә Тимербай абый аны кырга ташыган. Черек бәрәңгедән котлет ясап, үләннәрдән аш пешереп ашаулары исендә калган.

Әтисенең сугышка китүен дә бераз хәтерли.

Авыр эшләр эшләп йөргән бала “балачагын” хәтерләми.

Тормыш иптәше Фәймә апа Турай авылында туып-үсә. Әниләре үлгәндә алар өч бала кала һәм үги ана кулында тәрбияләнәләр. Фәймә апа үги анасын яхшы яктан гына искә ала. Зур гаиләдә 13 бала тату бәхетле үсәләр.

Тимербай абый һәм Фәймә апа “Червишево” совхозында эшләп лаеклы ялга чыктылар. Лачын кебек 6 егет һәм бер кыз әти-әниләрен кадерләп һәрбер бәйрәм саен күчтәнәчләрен, бүләкләрен тутырып туган йортларына кайталар. Барысы да сабыр холыклы, тыйнаклар, һәрберсенең үз гаиләсе, үз йорты бар. Кәримовларның нәсел дәвамчылары - ундүрт онык һәм 5 оныкчык та гаиләгә ямь өстиләр.

Авыл халкы үзләрен ихтирам итә. Гел парлашып йөргән матур гаилә авылның бизәге булып тора.

14 июньдә Тимербай абыйның 85 яше тулды һәм шулай ук аларның бергә яши башлауларына 62 ел булды. Шушы үрнәк гаиләгә саулык, сәламәтлек, тыныч картлык телик.

Авыл халкы исеменнән Фирдания ИХСАНОВА,
Роза КАЗАКЕЕВА һәм Розалия КӘРИМОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836