Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев бу көннәрдә Калмаклар авылында яшәүче хөрмәтле хезмәт ветераны Сәкинә Латыйпованы 80 яшьлек гомер бәйрәме белән котлаулары турында хәбәр итте. “Сәкинә апаның бу тормышта җыйган бар байлыгы - өлкән яшь, зирәк акыл һәм тормыш тәҗрибәсе. Әмма аның төп казанышы – балалары. Алар Мидхәт абый белән 60 елга якын тату гомер кичереп, 5 бала - 2 егет һәм 3 кыз тәрбияләп үстерделәр.
Балалары әти–әниләре үрнәгендә эшчән, тәртипле булып үсеп җиттеләр, бер-берсенә хөрмәт белән карыйлар, үзара булышып, дус яшиләр. Барысының да гаиләләре нык, балалары да искиткеч тәртиплеләр. Без Сәкинә апага гаилә иминлеге, сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле озын гомер теләп, музыкаль бүләкләр тапшырдык”, - дип таныштырды ул безне Сәкинә апа белән.
Сәкинә Мөхәммәтҗан кызы Күлавылда 1941 елның 5 декабрендә Шакимә һәм Мөхәммәтҗан Вәлитовлар гаиләсендә, өченче бала булып дөньяга килә. Гаилә башлыгы фронтка китә, ә 1942 елда ул Ленинград янында дәһшәтле сугышларда һәлак була. Сугыш гаиләнең туендыручысын тартып ала, гаилә өчен авыр көннәр башлана. Әниләре фермада таңнан, караңгы төнгә кадәр эшли, аңа инде ялгызына балаларын күтәрергә кирәк була. Сәкинә апа 8 сыйныфны тәмамлау белән 14 яшендә фермада сыер савучы булып эшләп китә. Яшь кызга кул белән саварга, тирес чыгарырга, сөтле авыр флягалар күтәреп ташырга туры килә. Биредә 6 ел эшләгәннән соң Новосибирск шәһәренә китеп, картаграфик фабрикада эшли. Берничә ел эшләгәннән соң, яңадан туган ягына кайтып, Бердюгино авыл хуҗалыгы техникасы оешмасына эшкә урнаша. 1962 елда Калмаклар авылы егете Мидхәт Латыйповка кияүгә чыгып, Урай шәһәренә күчеп китәләр. Яшь хатын биредә “Шаимнефть” оешмасына төзүче булып урнаша. 1966 елда язмыш җилләре аларны Калмаклар авылына алып килә. Шуннан бирле лаеклы ялга чыкканчы Сәкинә апа «Киров» исемендәге колхозда сыер савучы булып эшли. Аның тырыш хезмәтен түрәләр күрә белгәннәр. Колхоз идарәсеннән кышкы чорда терлекчелек продукциясен җитештерүне һәм әзерләүне арттыруга керткән зур өлеше өчен Мактау грамоталары күп. Шулай ук РСФСР Югары Советы Президиумының 1978 елның 8 июнендәге Указы белән икенче дәрәҗәдәге «Ана булу медале» белән бүләкләнә. Ә бүгенге көндә Сәкинә апа белән Мидхәт абый 10 онык һәм 3 нәбәрәләренең бәхетле әби белән бабайлары. Шунысы да мөһим: ул намуслы хезмәттә узган яшьлек еллары белән хаклы рәвештә горурлана ала.
Рәүфә КАНГАЗИНА