Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хөрмәткә лаек авылдашыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

37-7Хезмәте белән хөрмәткә, мактауга лаек авылдашыбыз, медицина хезмәткәре Рачия Зарип кызы Асадуллина (Абдрашитова) Юрмы авылында зур гаиләдә дөньяга килә. Биш кыз, бер малай үсәләр. Рачия өлкән кыз буларак, әнисенең һәр эше, йомышына ярдәмче була. Авыл мәктәбен тәмамлап, Ушакова унъеллык мәктәбеннән соң, Тубыл медицина училищесында белем ала. Юллама буенча Яркәү районы, Карбан авылына эшкә җибәрелә. Йөзендә җылылык бөркелеп торган яшь фельдшер-акушерны авыл халкы тиз үз итә. Ул ярдәм сорап килүчеләргә игътибарлы була.

Рачиягә Төмән бала тудыру шифаханәсендә дә эшләргә туры килә. Акушерлык - төп һөнәре буенча үзен сынатмый, хезмәтендә тырыш, җаваплы булуы белән үзен күрсәтә белә.

Күрше Янек авылы егете Әйтбай белән гаилә корып ике бала үстерәләр. Улы Рөстәм, кызы Эльмира үз тормышлары белән яшиләр, ә әтиләре һәрчак ярдәмче иде, тик гомере кыска булды.

1982 елны төньякка Лянтор шәһәренә китеп үз һөнәре буенча эшен дәвам итә.

Рачия Асадуллинаның 60 еллык юбилее уңаеннан аның тырыш хезмәтен мактап, хатын-кыз – аналар исеменнән рәхмәтләр белдереп, Лянтор шәһәр газетасында мәкалә языла.

Хатын-кызларның көтмәгәндә кинәт авырып китеп, ашыгыч ярдәмне уйламаган урында күрсәтергә туры килгән очраклары да булгалый. Баланы “Жигули” машинасында тудырырга туры килә. Акушерка анасын, бәбине шифаханәгә сау-сәламәт кенә китереп җиткерә. Ана соңыннан да бу хәлне оныта алмый, ә улы армиядән кайткач, медицина хезмәткәрләренең бәйрәм тантанасында сәхнәдән Рачия ханыма рәхмәтләрен белдерә. Билгеле, хезмәте җиңелдән булмагандыр.

- Мин никадәр генә арсам-талсам да, аналарның күңеленә юл табу, яңа туган баланың сәламәтлеген саклау - төп бурычым булды, - дип сөйли Рачия ханым.

Ул соңгы елларда консультант-киңәшче булып эшли.

Авылдашыбыз Рачия Зарип кызы 43 ел җаваплы эшен намус белән үтәп килде. Ул коллегалары, хатын-кыз – аналар ихтирамы, хөрмәтендә булды. Аның хезмәт кенәгәсе шәһәр, район, шифаханә Ханты-Манси автоном округының грамоталары, Рәхмәт хатлары билгеләнгән.

Рачия ханымның август аенда гомер бәйрәме – 65 еллык юбилее булды. Саваплы, изге эшләр башкаручы Рачиягә исәнлектә-саулыкта яшәргә насыйп булсын.

Сәкинә НОТФУЛЛИНА, Вагай районы, Юрмы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836