#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кул эшләрендә – күңел җылысы

последние и лучшие новости искусства в мире

30-13Ялутор районы, Кулик авылында яшәүче кул эшләре остасы Сания Гайсина - иҗади шәхес. Өй мәшәкатьләреннән тыш, ул бәйләү, тегү, нәфис чигү белән дә шөгыльләнә, чәчәкләр үстерә. Һәр кешегә дә матур һәм кызыклы әйберләр әйләнешендә булу бик ошый. Ә менә шул матурлыкны Сания апа якыннары өчен үз куллары белән булдыра.

Аның гаилә язмышы бик кызыклы башланып китә. 1973 елның салкын кыш көннәрендә Төмән шәһәренең кичке урамыннан иптәш кызы белән үтеп барганда, фонарьлы багана янында торган мыеклы егетне күрәләр.

Егет төшеп калганнардан булмый, кызларга танышырга тәкъдим ясап өлгерә. Җавап итеп кызлар: «Без авыл егетләре белән танышмыйбыз», - дип шаяртып, юлларын дәвам итәләр. Күрәсең, бу очрашу очраклы булмый, Аллаһы Тәгаләдән мәгънәле бер билге була. Тиздән Сания апа иптәш кызы белән Яркәү районындагы Аккүл (Дулепино) авылына кунакка бара, биредә язмышы аны әлеге егет белән кабат очраштыра. Озакламый ике яшь йөрәкне мәңгелеккә кавыштыра. Шул көннән бирле Харис Гатаулла улы белән бер сукмактан атлап, 43 ел тату гомер кичерәләр. Күп еллар Гайсиннар гаиләсе Мегион шәһәрендә яши. Лаеклы ялга чыккач, Сания апаның туган авылына яшәргә кайталар. Хезмәт сөючәнлекләре, үҗәт һәм тырышлыклары аркасында Гайсиннар гаиләсе Кулик авылында мисал итеп күрсәтерлек иң төзек, чиста йорт булып санала. Алар ачык һавада мини музей булдырганнар, анда хуҗалык өчен инструментларны, Сания апаның әнисе белән әтисе - Мөнәвәрә һәм Исмәгыйль Мәзгутовларның кухня җиһазларын куйганнар.

Гайсиннар гаиләсендә 3 бала - уллары Рөстәм, кызлары Эльмира һәм Эльнара яхшы тәрбия алып, бүгенге көндә үз тормышлары белән яшиләр. Сания апа үзенең осталыгын төрле кул эшләре техникасы белән мавыгучы кызларына да тапшырган. Гайсиннарның тырыш хезмәтләренә олы бәя биреп Аслана күчмә мәдәният комплексы рәисе Ильяс Бакиев: «Сания апа менә дигән әни, 5 оныгының кайгыртучан әбисе буларак, тормышны, якыннарыңны, кече Ватаныңны ярату үрнәге булып тора. Алда әле аның иҗади ниятләре бик күп. Киләчәктә дә аның кул эшләре үзен һәм безне дә сөендерсен иде! Афәрин, Сания апа! Сез - булдырасыз!» – диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836