#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мәктәпнең матур традицияләре

последние и лучшие новости искусства в мире

32-3Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбе традицияләргә бай. Мәктәп татар телен саклап, укучыларының белемен үстереп, иҗади үсешен дә алга таба алып бара. Коллектив ветеран укытучыларын да онытмый. Нинди генә чара үткәрелмәсен, озак еллар 15нче мәктәптә эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган ветеран укытучылар, мәктәпне тәмамлаучылар - бу чараларның хөрмәтле кунаклары, педагогик хезмәт ветераннары белән очрашулар традициягә кергән.

Мәктәптә ветеран укытучылар җыелган соңгы очрашу Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмаган, сугышта һәм сугыш елларыннан соң вафат булган укытучыларның һәм укучыларның якты истәлегенә багышланган иде.

Мәрхүмнәргә багышлап Фәннүр хәзрәт Казымов Коръән укыды, дога кылды. Милли ризыклар тулы табын артында гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган ветеран укытучылар мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллинга рәхмәтләрен юлладылар. Бу очрашуга килүчеләр арасында 97 яшькә якынлашып килгән шәһәребезнең озын гомерле ветеран укытучысы Рәйханә апа Алимова һәм 92 нче яшендә баручы Асия апа Шәипова да бар иде.

”Без эшләгән елларны да мәктәптә үзешчән сәнгать югары дәрәҗәдә булды. Укытучылар үзләре дә спектакльләрдә катнаштылар. Укучылар татар теле һәм әдәбияты дәресләрен яратып, теләп өйрәнделәр”, - дип сүзен башлады Рәйханә апа. Ул хатирәләрен яңартып: ”Минем хәтеремдә яхшы сакланган Изил абый Гарифуллин эшләгән еллар. Мәктәп ун еллыкка күчте. Югары сыйныфларга укучыларны җыю өчен күрше районнарга хатлар язды ул. Мәктәп гөрләп яшәде. Ул авыр елларны эшләгән җитәкчеләр, укыткан укытучылар мәктәп тарихында һәм укучылары күңелендә тирән эз калдырдылар. 1943 нче елларны мин Сатылган мәктәбенең директоры булып эшләдем. Җитәкченең авыр, җаваплы хезмәте миңа таныш. Без эшләгән елларны уку-язу өчен дәфтәрләр, китаплар да булмаган. Укучыларыбыз җитешсезлек чорда, ач, өсләренә кияргә кием булмаган елларны укыдылар. 1947-1976 елларны 15нче мәктәптә башлангыч сыйныф, тарих укытучысы булып эшләдем, шәһәр оешмаларында лекцияләр укыдым. Мәктәп коллективы тату, монда энтузиаст укытучылар эшләде. Бүген ветеран укытучыларга игътибар күрсәткән мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин традицияләребезне дәвам итә. Мәктәпне алга таба алып бара. Аның тырышлыгы белән мәктәп урнашкан урамны бизәп Абрамка паркы ачылды. Без заманча җиһазланган мәктәптә укучыларның талантлы чыгышларын карап яшьлек елларыбызны искә алабыз. Бөек Ватан сугышында яу кырларында ятып калганнарның һәм кайтып мәрхүм булган якташларыбызның якты истәлегенә багышлап мәктәптә Коръән ашларын үткәрү яхшы традициягә әверелде,” - диде. Ветеран укытучы 1952-1958 нче елларны мәктәп директоры булып эшләгән Изил Бәдретдин улы Гарифуллинны, 35 елга якын мәктәп директоры булып эшләгән Камал Мәҗит улы Моратовны, Җәзилә Әмир кызы Массагутованы, Наил абый Маметовны, Әнвәр абый һәм Хөсни апа Гаитовларны, Хәсәнә апа Мөхәммәтҗанованы, Равилә апа Сафинаны һәм күп коллегаларын искә алды.

Асия апа Шәипова 92 нче яшендә бара. Бәхетле яшьлек елларын сугыш урлаган ветеран укытучы: ”1951-1982 нче елларны татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыттым. Балалар дәрескә теләп йөриләр, татар телендә сөйләшәләр. Минем хәтеремдә татар телен укыту игътибар үзәгендә булган еллар, татар теле һәм әдәбияты дәресләре кыскартуларны да онытып булмый. Без 15нче мәктәпкә дулкынланып киләбез, хатирәләребез белән уртаклашабыз, музейда тупланган фото-мәгълүматларны экспозицияләрдә карап, яшьлек елларыбызны искә алабыз. Мәктәпнең тарихын, укытучыларның истәлекләрен саклаган экспозицияләрне, фотоальбомнарны яңартып, мәгълүматлар җыеп барган Равилә Кутумовага рәхмәтләребезне белдерәбез”, - диде. Кичәдә катнашкан Гөлҗиһан апа Закирова бу мәктәптә укый, укытучы һөнәрен сайлаган яшь белгечне пединституттан туган мәктәбенә практикага җибәрәләр. ”1962-1963 нче елларны мине Рәйханә апа Алимова класстан тыш чараларны укучылар белән оештырырга, класс җитәкчесе эшенә өйрәтте. 1964-1965 нче елларны Хөсни апа Гаитова дәресләрендә булып укытучы һөнәренә өйрәндем. Алар минем остазларым, иң кадерле кешеләрем булып хәтеремдә сакландылар”, - диде. Гөлҗиһан апа сайлаган һөнәренә тугры булып 37 ел укытучы булып эшли.

Истәлекле очрашу чарасына килүче кунаклар туган телнең кеше тормышында әһәмияте турында сөйләделәр, яраткан шигырьләрен искә төшерделәр, Бөек Ватан сугышы ветераны Камал абый Моратовка багышланган фильмны карап, оештыручыларга рәхмәтләрен юлладылар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836