#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Нәрсә ул бәхет?

последние и лучшие новости искусства в мире

14-8Бу язманың герое яшь буынга белем биргән, авыл халкының хөрмәтен, рәхмәтен яулаган - Равилә Корманбакиева. Ул Олы Каскара авылында туып-үскән. Ямбай мәктәбендә укып, белем алган. Мәктәптә укыганда апабыз төгәл фәннәргә сәләтле булган. Укытучы һөнәрен сайлаганчы, ул үзен бик күп төрле һөнәрләрдә сынап карый. Аннары Төмән дәүләт университетының химия-биология факультетына укырга керә. Матур, гамьсез студент тормышы белән яшәп ятканда, кинәт, 49 яшендә генә әнисе үлеп китә.

Бу хәл Равилә апага бик тирән тәэсир ясый. Иң кече энесенә әле 12 яшь кенә була. Ярый әле әбисе исән булып, аларга ярдәмләшеп, киңәшләрен биреп, юатып тора. Югары уку йортын тәмамлагач, Ялутор районы, Яңа Атъял авылында химия, биология фәннәрен укыта. Өч елдан соң Яркәү районы, Кызылъяр авылына күченә. Анда аңа үз фәннәреннән башка физика, рәсем, хезмәт, табигать белемен укытырга туры килә. Хәтта кинофильмнар күрсәтү өчен дә җаваплы кеше була ул анда. Биредә ул математика фәне укытучысы Алсу исемле кыз белән дуслашып китә. Алсу аны Тимерали абыйсы белән таныштыра һәм 1985 елны Равилә апа Тугыз авылына килен булып төшә. Тугыз урта мәктәбендә химия, биология фәннәрен укыта башлый. Белемле укытучыны балалар бик тиз үз итәләр. Бигрәк тә укучыларга төрле тәҗрибәләр үткәрү ошый. Балалар бу фәннәр белән тирәннән кызыксыналар, яхшы нәтиҗәләр озак көттерми, укучылары өлкә олимпиадаларында катнашып, үрләр яулый башлыйлар. Күпләре укытучы һөнәрен сайлап, башка төбәкләрдә укыталар, медицина өлкәсендә эшләүчеләре дә аз түгел.

Равилә апа биолог булып эшләгәндә, мәктәп бакчасында бик күп итеп кәбестә, чөгендер, кишер үстергәннәр. Бар нәрсә гөрләп уңган. Мәктәп ашханәсендә язга кадәр балалар үзләре үстергән яшелчәне ашаганнар. Артыгын авыл халкына сатканнар. Мәктәп яны тәҗрибә участогын да булдырган ул. Балаларны бакча культураларын ничек тукландыру, аларның үсешен, җимешләренең өлгерүен тизләтү өчен нинди ашламалар кертү кирәклеген, төрле төнәтмәләр ясау ысулларын өйрәткән. Суган кабыгы, кычыткан төнәтмәсен дөрес ясау, йомырка кабыгы, утын көле сибү, чүпрә, йод куллануны әле дә булса апабыз өйрәткәнчә эшлиләр балалар. Биология кануннарына гына түгел, тормыш кануннарына да өйрәткән ул укучыларын. Равилә апа алган Мактау кәгазьләрен, дипломнарын, грамоталарын саный китсәң - алар бик күп. Иң мөһиме - сайлаган эшен яратып, балалар күңеленә ачкыч табып, сабырлык, түземлек белән фәненә кызыксыну уятып, эшеннән тәм табып эшләгән ул. Аннан белем алган балалар үзләренең рәхмәт хисләрен һәм аны чиксез яратуларын белдереп торалар.

“Нәрсә ул сезнең өчен бәхет?” - дигән сорауга апабыз: “Бәхет - ул сине сөендергән нәрсә белән шөгыльләнү“, - диде. Ә апаның шөгыльләре исәпсез. Ул тегә, чигә, бәйли дә белә, паннолар да ясый, матур җырлый, оста бии дә. 2006 нчы елны сәламәтлеге какшау аркасында укыту эшеннән киткәч, ул мәдәният эшендә бик актив катнаша башлый. Табигать аңа җыр-моң сәләтен мул итеп биргән. Үзен җырламыйча күз алдына китерә алмый ул. “Туган нигеземне, әти-әниемне сагынганда, күңелләремә мөлдерәп яшь тулганда бик җырлыйсым килеп китә һәм җырлап җибәрәм. Бөтен кайгыларым, мәшәкатьләрем онытыла, күңелем ачылып, дәртләнеп китәм”, - дип әйтә апабыз. Равилә апа “Тугыз моңнары” ансамбле солисты. Бу ансамбль авылда гына түгел, башка төбәкләрдә дә билгеле. Төрле бәйгеләрдә, сәнгать фестивальләрендә катнашып Рәхмәт хатлары, дипломнар, истәлекле бүләкләр алган. Авылыбызга нур, яктылык таратучыларның, дөньяга матурлык өстәүчеләрнең, илһам дөньясын күрә, тоемлый белергә өйрәтүчеләрнең берсе ул Тугыз авылында. Равилә апа бик моңлы җырлый. Халык аны таң калып тыңлый. Олы яшьтә булса да, бик җиңелдән биеп тә китә. Ул безнең сәхнәбез йолдызы, дип әйтсәк тә ялгыш булмас.

Гаиләсендә апабыз үрнәк әни һәм яхшы тормыш иптәше. Тимерали абый белән бергә ике бала үстерделәр. Арслан уллары - техникум, кызлары Гөлзифа институтны тәмамладылар. Икесе дә Төмән шәһәрендә яшиләр. Арслан белән киленнәре әби белән бабайга бер онык бүләк иткәннәр.

Нәфиха МӨХӘММӘТУЛЛИНА,
Вагай районы, Тугыз авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836