Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тыйнаклык кешене бизи

последние и лучшие новости искусства в мире

Гаиләләрен, туганнарын онытып, ветеран укытучылар бөтен көчләрен, вакытларын укучыларына багышлаганнар. Аларга белем биреп, олы мөстәкыйль тормышка әзерләгәннәр.Шундый укытучыларның берсе – Мәгъдәния Галәм кызы Шәмитова-Мәүлютова. Шушы математика укытучысы һәр көнне Бурбардан Яркәү районы поселогына берничә чакрым юл атлаган. Ачык йөзле, ягымлы, гадел, юлда гел кешеләр белән исәнләшә, сөйләшә. Ул балаларның проблемаларын яхшы белә, киңәшләре белән ярдәм итә. Йөздән артык мәктәпне тәмамлаучысына яхшы математик белем бирә. Алар аны уңышлы хезмәттә һәм югары уку йортларында үстерүне дәвам итәләр. Бурбарда Мәгъдәния Галәм кызын гел искә алалар.

Искиткеч тыйнак, миһербанлы укытучы иде 6 бала анасы Шәмсебану Хәмит кызы Әнвәрова-Алеева. Яркәү районы, Яңа Кәешкүл авылында туып-үскән шушы укытучы гомере буе Бурбар мәктәбендә эшли. Сабыйларны татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән укыта. Укучыларда туган якка, телгә, мәдәниятебезгә, тарихыбызга, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияли. Милләтенең байлыгына гел басым ясый. Аның үз балалары да Әнвәровлар токымын дәвам итеп мәгариф өлкәсендә эшлиләр.

Шәмсебану Хәмит кызының хезмәте туган телне кысрыклаган заманага туры килә. Ул югалмый, татар язучыларының, шагыйрьләренең классикасын саклап кала. Соңыннан балалар бакчасында эшен дәвам итә.

Фәрхинур Мөхәммәтшан кызы Мәдиева-Рябикова үзенчәлекле батырлык күрсәтә. Укуны кызыл дипломга тәмамлаган кыз, эшләргә сазлар артына, Иске Кәешкүл авылына китә. Бөтен яшьлек еллары саз артында уза. Җилкәсенә рюкзак асып, кулына ике таяк тотып 10 чакрым бүрәнәләр өстеннән йөри. Алар кешене сазга егар өчен менә-менә әйләнергә торалар.

Фәрхинур Мөхәммәтшан кызы Иске Кәешкүлгә белем, мәдәният алып килә. Кешеләргә сугыш эзен: авыруларны, грамотасызлыкны кичерергә булыша. Туган ягына кайткач, югары уку йортында филология факультетын тәмамлый. Бурбар мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. Белеме белән мактанмый, мәктәпнең, укучыларның проблемаларын һәрчак белә, класс җитәкчесе була. Бик иртә тол кала, 5 баласын ялгызы аякка бастыра. Барысын укыта, кеше итә. Бер оныгы Мәскәүдә яши. Бүгенге көндә Ф.Рябикова Бурбарда нигез йортларында яши, актив рәвештә авыл тормышында катнаша.

Озынайтылган көн төркемен (продленка) Закира Бәдретдин кызы Гарифуллина-Айзетдинова җитәкли. 11 бала анасы гел балалары һәм мәктәп эше белән мәшгуль була. Укучыларны җирле оешмалар буенча экскурсияләргә йөртә. Балаларда ата-аналарының хезмәтенә ихтирам тәрбияли.

Мәктәптә җиһазлар җитми. Үзләренең эш ярату, талант, тапкырлыклары белән мәктәп проблемаларын хәл итәләр укытучылар – Н.Нәбиева-Ижбулаева, В.Сәйдукаева, Ф.Набикова, К.Аксарина, Н.Хәлитова, В.Лебедев, Н.Мөхәммәтов һәм башкалар. Бүләкләр, исемнәр таләп итмәгәннәр, аларга ихтирам белән “апа”, “абый” дип эндәшү дә җиткән.

Роза ХӘКИМОВА, Төмән шәһәре.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836