#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Язмышына рәхмәтле ул

последние и лучшие новости искусства в мире

28-4Редакциябезгә язгы кояштай ихлас елмаеп, җиңел адымнар белән килеп кергән әбигә 80 яшь дип һич тә уйларлык түгел иде. Аның мөлаем, ачык йөзендә ниндидер якты, игелекле нур балкып тора. Шундый пөхтә, матур итеп актан киенеп килгән әбине күрү белән, берсүзсез, аның нинди бәхетле ана, яраткан әби икәнен чамалыйсың. Ә инде танышып, сөйләшә башлагач, ялгышмаганыбызга сөенәбез. Чөнки әби белән бергә килгән кызы әйтүенчә, Фәрваз әби үзенең алтын чорын үз йортында шөкер итеп, ике улы, бер кызы, кияү-киленнәре, 6 оныгы, 9 нәбәрәсенең игътибарын, ихтирамын, кайгыртуын тоеп, аларны көн саен сагынып көтеп алып, тәмле бәлеш, пилмәннәре белән сыйлап, изге догаларыннан калдырмый, акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп яши икән. Ә инде бала өчен ата-анаңның төп нигез учагын сүндермичә сау-сәламәт яшәвен күрүдән дә зур бәхет юктыр, мөгаен...

Фәрваз Кадыйрҗан кызы Уразмәтова 1938нче елда Түбән Тәүде районы, Бухарин авылында, Мөхәммәтовлар гаиләсендә туа. Аңа 3 яшь булганда әтисе үлеп китә. Балачагы авыр сугыш һәм сугыштан соң илне торгызу елларына туры килә. Шуңа карамастан, әнисе аны укытып белемле итәргә тырыша. 10нчы сыйныфны Төмән районы, Ямбай мәктәбендә тәмамлаганнан соң, ул Төмән сәүдә училищесына укырга керә. Кулына һөнәри таныклык алгач, яшь белгеч шәһәрнең заманында бик күренекле булган “Пышма” кибетендә эшли. Бераздан Фәрваз Кадыйрҗан кызы гомерлек тормыш иптәше – Хәлил Зөлкәрнәй улы Уразметов белән гаилә корып, 3 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, гаилә башлыгы балаларын 40 яшьлек хатынына калдырып, көтмәгәндә үлеп китә. Шул көннәрне искә алып Рауза Хәлил кызы: “Безне аякка бастырыр өчен әниебез көне-төне эшләде. Лаеклы ялга 42 ел стаж һәм хезмәт ветераны исеме алып чыкты. Әниебез бик акыллы, яхшы күңелле, аралашучан, ярдәмчел кеше. Бүгенге көндә дә ул шәһәр ветераннар советы әгъзасы буларак, бик актив тормыш алып бара. Аның бу эшенә ветераннар советы оешмасы зур бәя биреп, төрле Мактау кәгазьләре һәм ял йортларына юллама белән бүләклиләр. Без әниебез белән бик горурланабыз, ул оста итеп бизәкле оекбашлар, биялиләр бәйләп, туганнарга, кода-кодагыйларга бүләк итә. Балачакта безгә күлмәк-чалбарларны үзе тегеп кидерде. Бу көннәрдә әниебезнең туган көне, аңа барыбыз корычтай сәламәтлек, безнең йөрәк җылыбызны тоеп, кадер-хөрмәттә, имин тормышта озак еллар яшәвен телибез”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836