#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Беренче бал – иң тәмлесе”

последние и лучшие новости искусства в мире

33-2“Родина” совхозы таркалгач, күпләр йорт-җирләрен ташлап Янек авылыннан күчеп китәргә мәҗбүр булалар. Яшь булуларына карамастан, Фәйзуллиннар әти-әниләрен ялгыз калдырып китәргә теләмичә, авылда төрле һөнәрләр башкарып керем ясыйлар. Бары тик тырышлыклары, эшчәнлекләре белән әлеге авыр чорны җиңеп, тормышларын җайга салалар. 3 бала үстерәләр, аларга югары белем алырга булышалар. Төпчек кызлары Ләйсән бары тик “5”легә генә укып, быел 8 нче сыйныфка күчте. “Авылда саф һава, кыр-болыннар, сазлыкларында теләсә нинди җиләк-җимеш, гөмбәләр үсә, иренмичә җыйсаң, артканын сатып була. Күлгә - балык тотарга, урманга ауга йөрисең.

Май-каймак, сөт, ит үзебезнең, кыскасы, бары тик экологик чиста продуктлар белән тукланабыз. Ялкауланмасаң, авылда гөрләтеп яшәп була, тик юл юклыгы гына кәефне төшерә”, - дип сүзен башлады гаилә башлыгы Марат Сабит улы. Иренең сөйләгәнен сабыр елмаеп тыңлап утырган хуҗабикә - Фәридә Исхак кызы да әңгәмәгә кушылып авылның табигать байлыгын барларга кереште.

Бүгенге көндә Фәйзуллиннар күп итеп хайван асрыйлар, бәрәңге утырталар Марат абый буралар бурап, кышкыга утын әзерләп авылдашлары, күрше авылларга алып барып сата, ә Фәридә апа авыл кибетендә сатучы булып эшли. Һәм аларның уртак бер шөгыльләре бар – 20 елга якын бал кортлары тоталар. “Марат оста куллы, умарта ояларын, рамнарны шома итеп үзе ясый. Бал кортларыбыз хәзер 25 оя булды. Кайвакыт алар очып китеп, әйләнеп кайтмаган чаклары да була. Урман-кырларыбызда гөрләп чәчкәләр үсә, бал кортларыбыз бернинди ясалма азык белән тукланмагач, бал сыйфаты һәрвакыт югары була. Авылдашлар, күрше авыллар, хәтта чит төбәкләрдә яшәүчеләр балны заказ биреп, бездән алырга тырышалар”, - дип сөйләде Фәридә апа. Әлеге шөгыльләре буенча зур тәҗрибә туплаган хуҗалардан: “Бәлки, газета укучыларыбызга яхшы сыйфатлы балны ничек аерырга киңәш итәрсез”, - дип үтенгәч, Марат абый: “Беренче бал – иң тәмлесе. Ул, гадәттә, юкә чәчәгеннән җыелган була. Сыек, әчкелтем, ачык сары төстә. Ә кара төстәге бал – иң шифалысы, ул файдалы матдәләргә бай. Балны салкынча һәм караңгы урында сакларга кирәк. Кышын сыек бал була алмый, ул я чын түгел яки эссегә куеп эретелгән була”, - диде.

Фәйзуллиннар авылдашлары хөрмәтен тоеп, үзләре һәрвакыт ярдәм кулларын сузарга әзер булып яшиләр. Күптән түгел авылның 100 еллыгын үткәрүдә дә Фәридә апаның өлеше зур булды.

Беләсезме?

Бал кортлары – гаҗәеп җан ияләре. 1 кг балның каян килеп чыгышын без күз алдына да китерә алмыйбыз. Ә кортлар аның өчен 100 мең тузганак, 1,5-2 млн сәрви агачы, 6-7 млн тукранбаш чәчәгеннән нектар ала. 1 кашык бал өчен 2000 корт көнозын эшли. Табыш алу вакытында эшче корт 2-3 чакрым ераклыкка оча. Умарта кортлары нектарны эшкәрткәндә үзләре эшләп чыгара торган ингибин дигән матдәне кушалар. Аның ярдәмендә бал стериль продуктка әйләнә.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836