#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Фәрештәдәй апабыз

последние и лучшие новости искусства в мире

38-10Апам Айсылу Юнусова турында язасым килде. Ул үз гомерендә күпне күргән, тормышында шатлык-бәхетләре дә, борчулары да күп булган. Аның моңлы булуының сәбәбе дә шуннандыр. 40 еллап суд приставы эшләгән елларында усал кешеләргә дә аз гына очрамагандыр. Суд приставы – ул суд карарларын үз вакытында мәҗбүри үтәтүче җаваплы хезмәткәр, ул халык өчен хезмәт итә. Бу очракта аның эшчәнлеге белән килешмәгән яман затлар белән күпме көрәште апам. Үз вазифасын тырышып башкарганы өчен мактауларга да иреште, майор дәрәҗәсен алды, “хезмәт ветераны” исеме дә бирелде.

Айсылу апам әти-әнигә дә, безгә дә бик игътибарлы булды. Әти-әнием соңгы сулышларын алганда да ул алар янында иде. Әле дә Тубыл районының Бәек авылына кайтып, каберләренә барып, догалар укып һәм укытып килде. Алар рухына намазларын үтәгәндә догалар укып тора, күңелебез тыныч. Улын яратып үстерде, хәзер ул дин юлында, әнисенең ышанычы, горурлыгы. 3 оныгы да әбиләрен куандырып имин, әйбәт гаиләдә үсеп киләләр.

Олы җанлы, киң күңелле, ярдәмчел апабызны үткән туган көне белән энеләре Мөхәммәт, Мирхәт, Мәсхүт, Миршат, Рөстәм чын күңелдән тәбрикләделәр. Аның гел шулай изгелектә, сәламәт булып яшәвен теләделәр. “Син дөньда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез.

Уйлама әле, картаям, дип,
Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,
Урыннарың булсын гел түрдә”,

- тәбрикләдек без кадерле, хөрмәтле, әниебез урынына калган Айсылу апабызны. Корбан бәйрәмендә дә ул өлкәннәребезне моңлы, матур җырлары белән куандырды, рәхмәтләр ишетте. Кемгәдер яхшылык эшләү, ярдәм итү – аның тормыш рәвеше. Рәхмәт сиңа, фәрештәдәй изге апабыз!

Гөлсем МАМЕЕВА,
Түбән Варта шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836