Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Табиб минем әтигә: «Чөгендер белән дус булсаң, барысы да тәртиптә булыр», — дип әйтеп җибәргән. Әмма әти аны ничек кулланырга икәнен исеннән чыгарган. Аны ничек кулланырга, бигрәк тә простата дигән авырудан?
Чөгендернең организм өчен бик файдалы икәне һәркемгә мәгълүм. Ә менә ирләр авыруы булган простата һәм аденоманы дәвалауда аеруча файдалы булуы турында әле күптән түгел генә ачыкланды. 50 яшьтән узган күпчелек ир-атларда була торган бу аденома үскән вакытта сидек каналын нык кына кыса, сидек әкрен үтә һәм сидек куыгы бушанмый башлый. Ә менә чөгендердәге бетакаротин дигән матдә, биолог Л.Мокалеваның исбатлавы буенча, аденоманың үсешен тоткарлый икән.
Аны гына түгел, хәтта яман шешне дә башлангыч стадиясендә туктата, ди. Мәгълүм булганча, биз яхшы эшләсен өчен цинк кирәк икән. Ә ул чөгендердә гаять күп: аның 100 г ында 400 мг цинк исәпләнә. Моннан тыш чөгендер юан эчәкне төрле ашамлык калдыкларыннан (эчәкнең җыерчыкларында җыелып токсинга әверелгән һәм канны агулый торган калдыклар) арындыра. Ә мондый калдыклар бигрәк тә аденома формалашкан тирәдә җыела һәм бу авыруның үсүенә сәбәп булып тора.
Менә ни өчен табиб чөгендер белән дус булырга, аны көн саен кулланырга тәкъдим итә икән. Өстәмә рәвештә аны клизма куйганда да файдаланырга мөмкин. Мондый клизманы әзерләү өчен 1 л кайнаган суга 100 г чөгендер согы кушарга, шуны 40 градуска кадәр җылытырга һәм клизма куярга кирәк, эремәне эчәктә 5-10 минут тотарга һәм бу процедураны көн саен (эчәктәге каты матдәләр чыгып беткәнче) кабатларга мөмкин.
Аннары иртә белән чөгендер согын 2 өлеш, кишер согын 3 өлеш, алма согын 1 өлеш алып катнаштырырга һәм шул катнашманың һәр 100 г ына ярты лимон согы, 2 г вакланган имбирь порошогы өстәргә кирәк.
Шулай ук чөгендер ирләрнең җенси функциясе бозылганда (импотенция вакытында) алыштыргысыз дару, ди Л.Мокалева. Хикмәт шунда: сексуальлекне уята торган җенси гормоннар баш миенең гипофиз дигән өлешендә эшләнә. Гипофиз исә даими рәвештә кызыл чөгендердә генә була торган матдәләр (мәсәлән, циацин, ягъни В3 витамины, пантотен кислотасы, ягъни В5 витамины), С һәм Е витаминнарына һәм цинкка мохтаҗ һәм таләпчән. Шуңа күрә, җенси көчсезлек булганда, көнгә 2-3 тапкыр ашар алдыннан яртышар стакан чөгендер согы эчәргә тәкъдим ителә. Эчәр алдыннан сокны 1-2 сәгать суыткычта тоту зарур, Шуңа 1 аш кашыгы сельдерей яки пастернак согы өстәсәң әйбәтрәк. Аннан соң 1 өлеш чөгендер согын 1 әр өлеш кабак һәм кишер согы белән кушып көн саен 3 тапкыр яртышар стакан эчәргә киңәш ителә.
Күрәсез, чөгендернең дәвалау үзенчәлекләре һаман тирәнрәк ачыла бара.
Минем редисның Вюрцбург сортын үстерәсем килә. Чөнки ул сортны тәмле һәм озак сакларга була дип ишеткән идем. Бу шулаймы? Кыскача гына характерласагыз иде.
Вюрцбург-59 сорты уртача өлгерешле сорт, вегетация чоры 35-38 көн, мул уңыш бирә, тәме һәм товарлыклылык сыйфатлары яхшы, авыруларга бирешмәүчән. Тамыразыгы эре, диаметры 3 см, тулысы белән туфракка күмелеп үсә. Формасы җәлпәк-йомры, кабыгы җете кызыл, йомшагы тыгыз, ак, сусыл, тәмле, озак вакыт саклана ала.
Кишер, бәрәңге һ.б. тамыразыкларны тишкәләп бетерә торган каты корт бакчага каян чыга ул? Ничек үрчи?
Каты корт (проволочник) ул — щелкун (шыртлавык) дигән коңгызларның личинкасы. Шыртлавыклар бик күп төрле була. Алар 2 мм дан алып 30 мм га кадәр озынлыкта булалар. Гәүдәсе озын, очлаеп тора. Бик киң таралган алар: берничә мең төре бар. Үсемлекләр белән тукланалар, авыл хуҗалыгы культураларына, шул исәптән яшелчәләргә дә зур зыян китерәләр. Менә шул шыртлавык (щелкун) дигән коңгызлар бакчагыз бик чүпле булса, күпьеллык үләннәр дә үссә, сезнең бакчага очып төшәләр дә йомыркаларын салалар һәм алардан каты кортлар (проволочник) чыга. Алар исә кишер, бәрәңге, чөгендер һ.б. культураларны яраталар, ашыйлар, тишкәләп бетерәләр. Шулай алар сезнең бакчада 3-4 ел яшиләр, туеналар, ә аннары курчакка һәм соңрак шыртлавык коңгызга әверелеп очып китәләр. Әгәр дә бакчагыз чүпле булса, бик ошаса, алар йомыркаларын тагын сезнең бакчага салырга мөмкин. Димәк, тагын 4 ел бакчагыздагы бәрәңге, кишер һ.б. культуралар белән тукланачак алар. Каты кортларга каршы химик ысуллар көткән нәтиҗәне бирми, аларны куллану да (туфракта) читен, чөнки бөтен бакчаны агуларга кирәк. Билгеле, урыны-урыны белән алдавычлар куярга мөмкин. Шулай да һәр бакчада аларга каршы профилактик (бакчаны чиста тоту), агрохимик ысулларны, ачыктыру, туңдыру чараларын күрү нәтиҗәлерәк.