#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Совет халкы

последние и лучшие новости искусства в мире

Совет халкын комсомол, партия тәрбияләде. Балалар мәктәпкә укырга кергәч үк октябрят булдылар. В.И.Ленин рәсеме белән йолдыз тактылар, аннан соң пионер галстугы, үскәч комсомол билгесе тагып комсомол булдылар. Бөек революция геройларының батырлыклары белән тәрбияләнделәр, аннары эшли башлагач, кулларына партия билетлары алып, Ленин юлыннан барып, тиз арада илне аякка бастыру өчен стахановчылар булып эшләделәр.

1941 елның 20 июнь иртәсендә гөлбакчадай матур илебезгә немец фашистлары басып керделәр. Совет халкы дошманга каршы илне сакларга бер йодрык булып күтәрелде.

Авыр сугыш башланды. Быел Җиңүнең 71 еллыгын каршыладык. Яшьләребез гүзәл тормышның нинди югалтулар, кан һәм күз яшьләре, авырлыклар аша яулап алынганын онытмасыннар иде. Аның кадерен белергә, туган илне өлкән буын кебек сакларга өйрәнеп үсәргә кирәк. Дошманны җиңү бик кыйммәткә төште. Мондый сугышта җиңеп чыгарга бердәмлек ярдәм итте. Без, ветераннар, партия каршындагы бурыч, хәрби тәртип, тәртиптән геройлыкка бер адым дип яшәдек. Яшьләргә аны гомерлеккә истә тотарга кирәк. Батырларның горур истәлекләренә лаек булу өчен мин үзем ниләр эшләдем дип уйланырга кирәк. Без, ветераннар, авырлыкларга карамыйча эшләдек. Илне аякка бастыру өчен үзеңә йөкләнелгән бурычны намус белән үтәргә тырыштык. Өлкән буын тапшырган эстафетаны тиешенчә үтәп, илне аякка бастырдык. Сез, яшьләр, үз чиратыгызда, эстафетаны яшь буынга тапшырачаксыз.

Партия билеты алу дәрәҗәсенә ирештек. Сугыш кырында совет солдатлары үз гомерләрен кызганмыйча партия сафына бастылар. Без Зоя, Муса, Газинур, Мәгүбәләрне һ.б. онытмаска тиешбез. Аларның васыятьләрен тормышка ашырырга тырыштык. Алар каршында, өлкән буын каршында изге бурычыбыз булды. Шуңа күрә сугыш кырында һәлак булган батырлар исеменнән мөрәҗәгать итәбез – Ватан, илебез хакына фидакарь эшең белән җавап бир.

С.СУЮЧБАКИЕВА, Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836