#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Үзе китте, эзе калды...

последние и лучшие новости искусства в мире

Әтиле-уллы Азисовлар турында язасым килде. Мансурның әтисе Вагай районы, Күбәк авылында туып-үскән. Аның нарасый вакытыннан аяклары зәгыйфь була. Үз авылында башлангыч классларны тәмамлагач, II Вагай мәктәбенә кышкы җил-бураннарда, язын-көзен, бик кыенлыклар белән укырга йөри. Сугыштан соң һәркайда җитешсезлек, ә Садретдиннең укырга теләге зур була. Сугыштан яраланып, хәлсезләнеп кайткан әтисе, улының киләчәген кайгыртып, Тубыл татар педучилищесына кереп укырга өнди.

Укытучылык хезмәтен Вагай районы, Иштәк авылында башлый. Абыйларында укыган укучылары әле бүген дә яшь укытучының искитәрлек кул осталыгына гаҗәпләнеп сөйлиләр. Ул кемгәдер искеләрдән булса да, чалбар яки жилет, сыер тиресеннән чарык тегә, кирәгенә аяк киемнәрен төзәтеп бирә торган була.

Югары белем алыр өчен Тубыл педагогия институтына укырга керә, үзен акча белән тәэмин итәр өчен лаборант булып эшли. Монда да кул осталыгы ярдәмгә килә. Тырыш, намуслы студентны партия сафына алалар. Тормышның ачысын-төчесен татыган, көчле рухлы яшь егет максатына ирешә: Юрмы мәктәбенең директоры, аның якын дусты З.Закиров үзенә эшкә ала.

Садретдин Свитак улы математика фәнен укыта, директорның урынбасары булып эшли, техник приборларны җыю яки төзәтү аның өстендә була. Янек авылыннан Факия белән тормыш корып, ул һәм кыз үстерәләр.

Авыруын кешегә сиздермәскә тырышса да, аяклар хуҗасын тыңламый башлыйлар. Аңа беренче группа инвалиды дигән кәгазь тоттыралар. Ул язмышына теше-тырнагы белән каршы тора, кул осталыгы белән икенче шөгыль таба. Кемгәдер кул, стена сәгатьләрен төзәтә, радиоалгыч, телевизор, тегү машиналарын, сепараторларын җайлап бирә, яшьләрне мич салырга өйрәтә.

Өй тирәсендәге ир-ат эшләрен тормыш иптәше Факия алып бара, Мансур да балачактан әнисенә зур булышлык күрсәтә. Әтисен калдырып читкә китә алмый, институтны читтән торып укый. Юрмы мәктәбендә ОБЖ, хуҗалык буенча директор урынбасары эшләрен үти. Ул кайда булса да, нишләсә дә әтисенең сәламәтлеге өчен борчыла. Әнисенең дә сәламәтлеге какшаган була. Мансур бар күңел җылысын, игътибарын әти-әнисенә бирә.

Район мәгариф җитәкчесе кешелекле, эшендә җаваплы булу якларын күреп, күрше Шестовое авылының мәктәбенә директор итеп билгели. Мансур яңа коллективта үзен яхшы яктан күрсәтә белде.

Балалар икесе дә әтиләренең юлын сайлыйлар. Белем алырга тырышлык, югары дәрәҗәгә ирешүләрендә әтиләренең язмышы зур роль уйнагандыр. Хәзерге көндә кызлары Миләүшә - доцент, филология фәннәре кандидаты, Тубыл педагогия академиясенең филология факультетында декан урынбасары булып эшли.

Укытучы, коммунист, көчле рухлы шәхес Садретдин аганы соңгы юлга озатырга авыл халкы, күрше авылдан Мансурның коллегалары килгән иде. Башка милләттән булуга карамастан, әнисенең, туганнарының кайгысын уртаклашып, садакалар салып, җитәкчеләренә хөрмәтле булуларын күрсәттеләр.

Хәзерге көндә йомшак күңелле Мансур әнисенең киңәшчесе, һәр йомышын, үтенечен үтәп тормыш терәге булып яши. Ул туганнарына ярдәмчел, игелекле, дусларга эчкерсез, ышанычлы, якыннарына игътибарлы мөгамәләдә.

Һәрвакыт шулай кешелекле булып кал, Мансур энекәш!

Сәкинә НОТФУЛЛИНА, ветеран укытучы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836