#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Шатланып рәхмәт җиткерәбез

последние и лучшие новости искусства в мире

15-8Узган көздә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Төмән өлкәсенең татар авылларына эш сәфәре кысаларында безнең Муллашка да килде. Очрашу авыл мәчетендә башланды. Хөрмәтле кунак авылдагы иҗат коллективы – “Пышны” фольклор ансамбле чыгышын да карады. Шуннан соң Васил Габделгаяз улы коллективка яңа костюмнар тегәргә ярдәм итү һәм Татарстанга чакыру турындагы мәсьәләне күтәрәчәген вәгъдә итте.

Хөрмәтле кунагыбыз сүзендә торды һәм без Россия татар авыллары эшкуарларының бөтенроссия форумына чакыру алдык. Март урталарында юлга кузгалдык. Безне юл, туклану, яшәү һәм экскурсия программасы белән тәэмин иттеләр. Беренче көнне үк яңа костюмнарыбызны киеп карадык. Аларның матурлыгына, затлылыгына таң калдык.

Икенче көнне безне Арча шәһәренә алып киттеләр, анда без Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте сәхнәсендә чыгыш ясадык. Себер татар телендә җырлар башкардык. Студентлар чыгышын да тамаша кылдык, көллият директоры Гөлнара Гарипова һәм “Әлифба” музее директоры Дамир Таҗиев бик җылы каршы алып, бүләкләргә кадәр биреп җибәрделәр. Без дә өлкәбез шәхесләре чыгарган китапларны тапшырдык. Дамир Гыйлемшәех улы шулкадәр оста итеп, яратып сөйләде музей турында. Үз урынында, яраткан эше икәнлеге күренеп тора.

Тукай яшәгән Кырлайда да булдык.

Форумның соңгы көнендә без Татарстан президентын Корстон бизнес үзәге холлында затлы костюмнарыбызда концерт программасы белән каршы алдык. Аннары пленар утырышта катнаштык. Васил Габделгаяз улы президиумнан 41 төбәктән җыелган 530лаган кунак алдында: “Ерак Төмән өлкәсеннән килгән “Пышны” ансамбле бүген безнең белән залда”, - дип безне бастырып таныштырды, көчле алкышлар белән тәбрикләделәр.

Рөстәм Нургали улы якташыбыз, танылган зат Ильяс Бакиевка атказанган хезмәткәр исемен тапшыруга чиксез сөендек. Эшмәкәрләребез үз эшләре белән таныштырдылар. Барлык илдән килгән тырыш кешеләр алдында Риат Фәйзуллин “Медовый край” аграр франшизасы, Төмән шәһәренең «Лидер» мәгариф үзәге директоры Ризидә Сайбаталова “Ханский стан” комплексы, «СтартАп» проекты белән таныштырып киттеләр. Чыгышы тәмамлангач, Ризидә Сайбаталова Татарстан Президентына “Без бергә! Безнең көч – бердәмлектә!” дип язылган картина бүләк итте.

Алар өчен горурланып утырдык. Өлкәбез делегациясе составында әле тагын да үзләрен таныткан яшьләр, эшмәкәрлек өлкәсендә үз урыннарын тапкан өлкәнрәкләр бар иде.

Тагын да әйтеп китәр идем: барлык чыгыш ясаучылар “Аллаһы боерса”, “Инша Аллаһ”, “Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим” сүзләре белән сөйлиләр. Шуңа бик шатландым. Безнең татар халкы бик тәртипле, иманлы дигән нәтиҗә ясадым.

Бер уңайдан, рәхмәтләребезне дә җиткереп китим әле. Алар күп. Иң элек ансамблебезнең җитәкчесе Җәгъфәр Касыймовка (ноябрьдә аңа 70, ансамблебезгә 10 яшь тула. Шулкадәр актив, аралашучан ул, сөйли дә, бии дә белә), безне әзерләп озатучы Ринат Насыйровка, Зилә Юсуповага, Казанда хөрмәтләп каршы алучы Бөтендөнья татар конгрессының милли мәгариф һәм мәдәният комитеты референтлары Ләйсән Исхакова һәм Ләйсән Галимовага, җитәкчеләре Илгиз Халиковка, Арча көллияте директоры һәм музей җитәкчесенә ихлас күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Вәгъдәсендә торып, шундый матур чарага чакырган, шулкадәр искитмәле костюмнар бирүне булдырган Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура җитәкчесе Васил Шәйхразиевка рәхмәтнең олысын юллыйбыз.

Төмән районы, Муллаш авылының “Пышны”
фольклор ансамбле әгъзасы Әнисә Уразумбетова

сөйләгәннәрне Гөлнур ВӘЛИЕВА язып алды

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836