#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Вәчир авылы җылы каршылады

последние и лучшие новости искусства в мире

15-11Язның матур, кояшлы март ае. Табигать йокыдан уянган вакытны без илһамланып Вәчир авылына “Җырым булсын бүләгем” дип исемләнгән концерт программасы белән юлга чыктык. Сазлыклар арасында урнашкан татар авылларында да тормыш кайнап торганын, халкыбыз гореф–гадәтләребезне саклап яшәүләрен, җыр-моңнарыбызны яратканын мондый гастрольләрдә күреп кайтабыз. Моңлы татар җырларыбыз белән күрше авылга якташларыбыз белән очрашырга, җырларыбызны аларның игътибарына тәкъдим итәргә дип килеп җиттек.

Транспорт табу, бензин кебек кыенлыклар очраса да, изге күңелле, ярдәмчел кешеләр дә табылды. Бу юлы да безгә Хәйдәр Әбдевәлиев, Абдулла Кучумовлар булышлык күрсәттеләр. Алар үз машиналары белән безне алып бардылар һәм алып та кайттылар. Бер ярым сәгатьлек чистартылган юлдан барган вакыт сизелми дә калды. Вәчир авылына килеп җитү белән клуб хезмәткәре Мәрьям Уразова безне якты йөз белән каршы алды. Җыештырылган, чиста клубта да безне җылы каршы алдылар. Лаемтамаклар килгән дип тамашачылар да җыелыша башладылар. Концертны җирле шагыйрә, ветеран укытучы Галия Абайдуллина “Дусларны котлап” дигән шигыре белән башлап җибәрде. Тамашачыларны җырлары белән сөендергән “Дуслык” ансамблен, җырчыларның җырлары тамашачыларның күңелләрен күтәрде. Алар ансамбльнең җитәкчесе Вилдан Мәмәтгалиевның, Зөлфия Юмадеева, Лариса Мамәтгалиева, Диана Ибраһимова, Ләйлә Назыйрованың һәр чыгышын матур сүзләр белән бизәп алып барган Шаһинур Мәмәтгалиеваны җылы алкышлар белән каршы алдылар. Авылларда сәләтле кешеләр күплеген күреп, аларны да тыңлап, чыгышларын карап сокланып кайттык. Спорт ярышларында Тубыл районында беренчелекне алган җырчы, биюче, шигырьләр дә иҗат иткән сәнгать остасы Фәрзәнә Барсукова бу юлы да сынатмады - халыкны шаккатырып “Чегән бию”ен башкарды. Тамашачыларның көчле алкышлары, бүләкләре безнең артистларны рухландырды, көч, дәрт бирде. Безне Казан шәһәреннән килгән артистларны каршылаган сыман җылы каршы алдылар. Андый дәрәҗәдә каршы алганнан соң, тамашачыларыбызның мәхәббәтен аклый алырбызмы икән дигән сорау туды. Татар халкының милли йолалары буенча безне милли ризыклар тулы чәй табынына да чакырдылар. Без Гөлфара апа, Мәрьям апа Уразовага, тамашачыларыбызга рәхмәтләребезне белдерәбез. Лаемтамак клубы җитәкчесе Вилдан Мәмәтгалиев җырчыларга, Вәчир авылы халкына, коллегабыз Мәрьям Уразовага, тамашачыларга: “Бердәмлектә, җырлап-биеп, изге ниятләр белән яшәргә язсын, җылы очрашулар дәвамлы булсын!”, - дигән теләкләрен юллады. Лаемтамак авылы клубы җырчыларының тәҗрибәгә әверелгән очрашулары күңелләрдә җылы хисләр уята.

Шаһинур МӘМӘТГАЛИЕВА,
Тубыл районы, Лаемтамак авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836