#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

И туган тел, и матур тел...

последние и лучшие новости искусства в мире

13-10Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә. Телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырлары җырлый, иркәли. Шуңа күрә аны халык «ана теле» дип атый.

Түбән Тәүде районының Тарман авылы мәктәбендә укучы балалар өчен «Туган тел» бәйрәме үтте. Бәйрәм чарасын мәктәпнең педагог-оештыручысы Венера Масямова оештырды. Укучылар бәйрәмнең тарихы, авыл китапханәчесе Нурия Юмачикова әзерләгән «Татар дөньясы» исемле китаплар күргәзмәсе белән танышып киттеләр.

Шулай ук татар теле укытучысы Лариса Гафурова оештырган «Мәкаль әйтемнәр», «Табышмак әйтәм», «Уйлап тап» уеннарында да бик актив катнаштылар, аннары алар зур тәнәфестә дә уенны дәвам иттеләр. Укучы балалар матур җырлар, биюләр, уеннар башкардылар. Татар язучыларының канатлы сүзләре яңгырады. Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм башка авторларның шигырьләре бик матур итеп башкарылды. Венера Рашат кызы укучыларның туган телен яратып, кызыксынып татарча сөйләшүләрен билгеләде. «Туган телегезне яратыгыз, анда безнең үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез», - дип бәйрәмгә нәтиҗә ясады. Шулай ук балаларны бәйрәм белән мәктәп методисты Зифа Мусина тәбрикләде.

Бәйрәмебез татар халкының гимны булган «Туган тел» (Г.Тукай сүзләре) җырын бергәләп җырлау белән тәмамланды.

Мәдәният хезмәткәре Гүзәл Мәчитова «Туган тел» бәйрәме белән котлап мәктәп коллективына, «Саз» ансамбленә «Без бергә! Безнең көч - бердәмлектә!» дигән Татарстанның атказанган халык артисты, Айдар Фәйзрахманов концертына чакыру әзерләде. Ә концерт үзенә башка зур бәйрәм булып өстәлде, оста биючеләр, татарларыбызның матур милли киемнәре, безгә көч биреп горур татар телебезне саклап, алга барырга ямь өстәде. Туган тел бәйрәме бик кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы үтте.

Лариса ГАФУРОВА,
Түбән Тәүде районы, Урта Тарман мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836