Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Вагай районындагы җәелеп яткан кыр-болыннары, калын урманнары, җиләк-җимеш, кош-хайваннарга бай табигате, халкының кунакчыллыгы белән күңелләрне үзенә тартып торган астаналы Янек авылы 5 нче июль көнне үзенең 100 еллык юбилеен бәйрәм итте. Иртәдән үк 15 хуҗалыктан торган авыл базар мәйданын хәтерләтте: илебезнең төрле ягыннан җыелып килгән янеклеләр туганнары, балачак дуслары белән күрешергә бер йорттан чыгып, икенчесенә ашкындылар, берәү дә авылның иң өлкән кешесе – 87 яшьлек Гайшә Нургали кызы Насретдинованың йортын читләп үтмәде, биредә кунакларны түрдә утырган ак әбинең балалары ачык йөз...