#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Мөслим авылын искә алып

Авыллар гомере дә кешеләрнеке кебек. Һәр авылның үз язмышы. Җир йөзендә яшәп баруы, юкка чыгуы да адәмнәрнеке кебек. Аллаһы гомер насыйп итсә генә тормыш бара. Безнең Ялутор районында район мәдәният бүлеге һәм район ветераннар советы тарафыннан юкка чыккан авыл урынына һәйкәл куела. Сентябрь аенда Мөслим авылы юл буенда, зират читендә 13 истәлек билге куелды. Боларны булдыру өчен акчаны кайчандыр Тәрсәк авылында яшәгәннәрдән һәм Сәел авылдашларымнан җыйдым. Бу изге, кирәкле эшләрне башкаруда катнашкан яшьләребезгә, өлкәннәребезгә: Әнис, Марат, Дамир, Сабирҗан абыйларга, Зөләйха, Вариса...

Подробнее...

Талмыда авыл көне

36-3Төмән районының Түре елгасы буенда урнашкан җыйнак кына Талмы авылында матур бәйрәм оештырганнар. Авылдашлар икенче ел инде бергә осталыкларын күрсәтү, спорт уеннарында көч сынашу, уңганнарга бүләкләр тапшыру, табигать кочагында тәмле ашлар белән сыйлану өчен җыелышалар. Бу эштә авылның ветераннар советы җитәкчесе Фәрзәнә Буранчина әйдәп йөри. Алдан ук оештыру комитеты төзелә, алар барлык мәсьәләләрне дә уйлап, хәл итәргә тырышалар. Авылдашларының тәкъдимнәрен истә тотып, бәйрәм барышына үзгәрешләр кертәләр. Һәр гаилә дә хәленнән килгән кадәр ярдәм итә. Хәзер 300ләгән кеше яшәгән бу җирлектә...

Подробнее...

Бәхетле картлык

Тубылтора авылында бик матур, күп һөнәрләргә ия, эшчән кеше – Сәгатый Мифтах улы Тушаков 1929 елның 25 августында Тубыл районы, Коллар авылында туа. Аңа 1,5 яшь тулгач, әтисе аттан егылып үлә. Әнисе ике бала белән ике балалы иргә кияүгә чыга һәм тагы 4 бала дөньяга килә, аларның өчесе кечеләй үләләр. Ирләр сугышка киткәч, 1941 елда Тубылторага, әнисенең сеңлесе янына күчеп киләләр, әбиләре дә исән була. Кием, ашарга юк, икмәк дигән нәрсәне күрмәгәннәр, ярар сыерларын алып килгән булалар. 16 яшьтән авыр эшләрдә йөри.

Колхоз үлеп барган сыерларны суеп ит өләшкән. “Ит аша кояш күренә...

Подробнее...

Ике районны хезмәт берләштерә

Бу көннәрдә Түбән Тәүде һәм Аромаш районнары эшкуарлары файдалы хезмәттәшлек итү турында сөйләштеләр. Өлкә Думасының аграр сораулар һәм җир мөнәсәбәтләре комитеты рәисе, “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы Юрий Конев, Түбән Тәүде районы хакимияте башлыгы Владимир Семенов һәм Аромаш районы хакимияте җитәкчесе Евгений Ковальчук Түбән Тәүде районы җирендә очраштылар. Аромаш районы делегациясе Бухталда каты сыр әзерләү цехында, Велижанда Россиядә бердәнбер шиншиллалар үрчетү “Тюменский” терлек совхозында булды. Бу – эшкуар Р.Челенконың предприятиесе. Монда киләчәктә кеш (соболь)һәм төлке дә...

Подробнее...

Яр чаллы кунагы редакөиядә

35-2Күптән түгел редакциягә Яр Чаллы шәһәрендә яшәп, газетага кызыклы мәкаләләр җибәрүче милләттәшебез Гөлсем Әбдерак кызы Тусумова килде. Ул Яркәү районы, Карбан авылында туып үскән, озак еллар өлкәнең төньягында яшәгән. Аны редакциягә коллектив белән таныштыру өчен Төмәндә яшәүче туганы Гөлнара Калиева (рәсемдә)китергән. 80 яшен тутырып килүче өлкән дустыбыз Гөлсем апа очрашуга чын күңелдән шатланды. Гөлнара ханым аңа кайда баруларын әйтмәгән, сюрприз ясыйсы килгән. Чаллы кунагыннан Татарстандагы милләттәшләребезнең тормышы турында кызыксынып сораштык. Әби-бабайлар гөрләтеп яшиләр икән...

Подробнее...

Авылда гомер бәйрәме

35-48 августта Галия Мөслимова шаулатып-гөрләтеп әнисе Җәмилә Гани кызы Туришеваның 90 яшьлек гомер бәйрәмен үткәрде.

Башта авыл өлкәннәрен чакырып Коръән укылды. Коръәнне оста укучы авылдашыбыз Али Гани улы Колмәмәтов апага җан тынычлыгы, тирән сәламәтлек, гасыр яшен теләде.

Җәмилә апа гомер буена Канавыл, Кызылбай, Бәек, Шаңшы, Полуян мәктәпләрендә эшләп, сабыйларны фән иленә алып керүче күпләрнең беренче укытучысы.

Бәйрәм өй эченнән ишек алдына күчте. Шау чәчәккә күмелгән ишек алды бәйрәмчә бизәлгән, халык белән тулган иде.

Тубылдан килгән татар мәдәният йорты артистлары...

Подробнее...

Хөрмәтле авылдашыбызны искә алып

35-3Поликлиника, хастаханәләрдә үземә сәламәтлек эзләп йөргән арада Тубылда яшәүче хөрмәтле авылдашыбыз Хәят Сакир кызы Сәитова дөнья куйган икән. Хәят апаның бар аңлы тормышы тырыш хезмәттә үтте, күп төрле мактау грамоталары белән бүләкләнгән хезмәт ветераны иде.

Ул чыгышы белән Хуҗайланнан. Әтисе Сакир Хәсән улы Бөек Ватан сугышы ветераны. Әнисе Шәрипчамал апай бик тә динле хатын-кыз иде. Гает, хәтем ашларына чакырса бара идем. Апайның авызыннан гел “бисмилла...” сүзен ишеткәнем бар, кул юарга барса да “бисмилла”, берәр аш пешереп торса да “бисмилла”, дия иде. Хәтта, кеше өеннән кереп-чыгып...

Подробнее...

Без – сугыш еллары балалары

Карбанда гомер иткән әбием Хәзинә Тусумованың 5 улы да сугышка китеп, яудан әйләнеп кайтмаган. Алар укый-яза белмәгәннәр, араларыннан әтием - Әбдерак Түзели улы гына, күрше авылда мәдрәсәдә укыганга, сугыштан сирәк булса да хат җибәрә иде. Германия җирендә һәлак булды, кайтуын бик көттек, әни дә өй тулы бала белән тол калды. Әтидән хат килсә, Сәгъдия Вәлитовага кереп укыта идем, аннары әнигә эчтәлеген сөйлим. Әбиебезнең биш килене булды, һәрберсе аерым яшәде, хәлен белергә генә керәләр иде. Бабаебыз астма авыруыннан үлде. Без, оныклар, әбигә чиратлап кунарга йөрдек.

Ул безгә ашар...

Подробнее...

Абыем турында истәлекләр

Минем алдымда вакыт үтү белән саргаеп, почмаклары телгәләнеп беткән газета битләре. Кем уйлаган, 70 ел элек басылып чыккан бу басма битләр бүгенге көндә шундый тәэсир ясар дип. Ләкин бу шулай. Аларны укыганда, синең йөрәгеңдә соклану хисләре дә һәм үзеңнең абыең белән горурлану хисләре дә уяна. Үткән шомлы көннәрдә басылган “Патриот Родины” газетасы ул көннәрнең үлмәс истәлекләрен саклый.

“Ил өчен, алга!” исемле беренче мәкаләне укыйм: “Элекке Ялутор тракторчысы, стахановчы Гыйрфан Шәйдуллинның даны бөтен Омск өлкәсендә ничек яңгыраган булса, хәзер ул исем сугышчан солдат даны булып...

Подробнее...

Себердә үзенчәлекле музей эшли башлады

Төмән өлкәсенең Тугыз авылында мәдәният йорты каршында ачылган музейда бүгенге көндә 300 артык экспонат бар.

Монда әби–бабайлардан калган көнкүреш кирәк–яраклары: савыт–сабалар, урын–торак һ.б. әсбаплар тупланган. “Барлык экспонатлар да авылдан–авылга, йорттан–йортка йөреп җыелды, –дип сөйли Әйтбигә ханым Сөләйманова. – Кайбер әйберләр чорма башларыннан төште, берникадәре сандык төпләреннән яисә келәт–амбарлардан чыгарылды”.

 Әйтергә кирәк, экспонатлардан тыш, Тугыз мәдәният йорты хезмәткәрләре халык әйтемнәрен, мәкалләрен җыялар, җирле гореф–гадәтләрне барлап сәхнәләштереп...

Подробнее...

Сугыш язган язмышлар

30-23- 86 яшемдә барам. Гомеремдә күпне күрдем. Язмышым сугыш еллары белән бәйле.

Әдия апа Сәитова олы яшенә карамастан, хәтере яхшы, безне якты йөз, шат күңел белән каршы алды. Ул хатирәләре белән уртаклашып, онытылмаслык сугыш елларын искә алып, әңгәмәбезне шулай башлады.

- Тубыл районы, Кан (Арапово) авылыннан бөтен ирләр сугышка киткәч, барлык авырлыклар хатын-кызлар җилкәсенә төште. Шул елны авылны язын су алды. Әле хәтеремдә: елгалар күтәрелде, өйләребездән чыга алмыйча, тәрәзәдән ачлы-туклы суга карап утырган чакларыбыз. Әтиебез сугышка киткәндә, без өч кыз, ике ир бала әни кулында...

Подробнее...

Казанлы мәктәбенә – 90 ел

30-22Себер татарларының революциягә кадәрге мәгарифендә ислам зур роль уйный. 1897 елгы халык санын исәпкә алу вакытында Тубыл губернасындагы татарлар арасында ирләрнең 25,4%ы, хатын-кызларның 16,8%ы укый-яза белгәнлеге билгеле була. Барлык мөселман мәктәп-мәдрәсәләре шәхси чыгымнар белән генә эшләп киләләр. 1868-1869 елгы мәгълүматларда Агыт елгасы буенда урнашкан Вагай районының Казанлы авылында мәчет булганлыгы, 313 кешенең 70 йортта яшәве язылган. Унтугызынчы гасыр ахыры - егерменче гасыр башында авылда мәгариф эшен имам-хатыйп Абушахмәт Уразалиев алып бара.

1894 елда өяздәге...

Подробнее...

Хөрмәтле якташларыбыз

22-3Өлкәнең юбилее уңаеннан Тубыл шәһәрендә төрле мәдәни чаралар үткәрелә. Шәһәр Думасының 20 еллык юбилеена багышлап уздырылган җыелышта да, шул сәбәпле чыккан яңа җыентыкта да безнең милләттәшләребезнең хезмәтенә тиешле бәя бирелде. Соңгы бишенче чакырылышта егерме дүрт депутат арасында безнең милләттәшләребез дә эшлиләр. Беренче чакырылышта 6 депутат халыкка хезмәт итсә, аларның өчесе татарлар була. Фәүрия Мөхәммәтҗан кызы Шәрипова (рәсемдә сулдан беренче) беренче чакырылыш депутатлар арасында иң тәҗрибәлеләрнең берсе иде. Күп еллар җирле комитет киңәшмәсе әгъзасы, хезмәт Кызыл Байрагы...

Подробнее...

Бар күңелен эшкә бирде

22-4Бервакыт “Яңарыш” газетасында “Вожатый хатирәләре” дигән мәкалә язылган иде. Сәкинә Нотфуллина 20 елдан артык жәмәгать эше - өлкән пионервожатый эшен күпкырлы, жаваплы, мавыктыргыч булуын искә алып язган иде. Сәкинә Вагай районы, Юрмы мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укытты, пионервожатый да булды һәм өстәмә йөкләмә итеп мәктәпнең профсоюз комитетын 13 ел җитәкләде. Ул директорның ярдәмчесе, киңәшчесе, коллективның ышанычы, таянычы, оештыручысы иде. Коллегалары аның эшен әле дә искә алып сөйлиләр. Ул коммунист буларак, алдына куелган бурычларны зур җаваплылык, намус белән үтәде...

Подробнее...

Һава белән бәйле хезмәт

22-2Тирә-ягыбызда күпме тырыш, акыллы, кыю милләттәшләребез мактаулы хезмәт алып баралар. Алар турында ишетсәк, чын күңелдән шатланабыз. Шуларның берсе - “ЮТэйр” авиакомпаниясендә авиатехник вазифасын үтәүче Илнур Гальметдин улы Хәбибуллин белән очрашып, намуслы эше турында сораштык.

- Илнур, эшегез нидән гыйбарәт?

- 20 тонна йөк күтәрүче МИ-26 Т вертолетларына хезмәт күрсәтәбез. Берләшкән милләтләр оешмасы (ООН) “ЮТЭйр” авиакомпаниясе белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзегән. Шушы контракт буенча 4-5 айга Африка илләренә командировкаларга китәбез.

Экипаж һәм 5 авиатехник...

Подробнее...

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836