#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Күркәм һөнәр ияләре

последние и лучшие новости искусства в мире

40-8Тубыл шәһәренең 7 микрорайонында урнашкан 44 балалар бакчасы моннан 30 ел элек беренче мәртәбә мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемен каршы ала. Хәзер бу бина танымаслык үзгәргән, монда заманча ремонт үткәрелгән, яңача җиһазлар алынган. Соңгы елларны бар яктан да камилләштерелгән балалар бакчасында эшләр өчен барлык уңай шартлар тудырылган. Бакчага кергәч үк нәниләрне, аларның әти-әниләрен шат йөз белән тәрбиячеләр каршылыйлар. Балаларның көннәрен матур уздырырга тырышкан,  мәхәббәт, җылы сүз кызганмаган якташларыбызның эш көне гадәттәгечә узса да, аларның хезмәте мактау сүзләренә лаек.

Балалар бакчасы мөдире Зөләйха Мөҗип кызы Кадыйрова коллегалары, балаларның әти-әниләре белән тыгыз элемтәдә эшне алып бара. Монда тәрбияләнүче 400гә якын баланың да ул исемнәрен белә. Иртән балаларны кабул итү, тикшерү, һавада булулары, ашатулары, түгәрәк эшләре, уеннар, мөстәкыйль эшчәнлекләре белән кызыксынмаган көне юк аның. ”Безнең балалар бакчасында хөрмәткә лаеклы тәрбиячеләр эшли. 20-25 ел элек бу бакчада әти-әниләре тәрбияләнсә, хәзер алар үзләренең балаларын алып киләләр. Тәрбиячеләр балаларны җырларга, биергә, шигырь сөйләргә өйрәтәләр. Мәүрия Турганова, Флора Аюкина, Илсөяр Шихова, Гөлфинур Абдуллина, Зөлфия Хәсәнова - тәҗрибәле, эшләрен яратып башкарган, кечкенә кешедән шәхес тәрбияләүче тәрбиячеләр”, - диде. З.Хәсәнова лаеклы ялда булса да, хезмәт юлын дәвам итә. Югары категорияле тәрбияче төрле бәйгеләрдә катнаша, уңышларга ирешә. Аның авторлыгында экология юнәлеше буенча методик кулланма да чыгарылган. ”Табигать кубы” методик кулланмасы белән өлкә күләмендә дә кызыксыналар. Дискка куелган кубта балалар Россиянең төрле почмагында нинди үсемлекләр үскәнен, табигатебезнең байлыгын күрә алалар. Табышмакларга җавапларны да моннан табып була. Яшь тәрбиячеләргә үрнәк булган, тәҗрибәсе белән уртаклашкан Зөлфия апаны  җитәкчеләре дә, коллегалар, әти-әниләр, балалар да яраталар. Ул үзенең эше турында: ”Безнең һөнәр иң җаваплыларның берсе. Кеше баласын яратып, күңел җылыңны биреп эшләсәң генә, нәтиҗәләр сөенерлек була”, – ди. Балалар бакчаларында эшләүчеләр һәм балаларның әти-әниләре өчен иң мөһиме - сабыйларның шат тавышларын ишетү. Нәниләрне тәртипле булырга өйрәткән күркәм һөнәр ияләренә киләчәктә дә эшләрендә уңышлар телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836