#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яркәү районында тагын бер мәчет ачыла

последние и лучшие новости искусства в мире

39-11Бу көннәрдә редакциядә Яркәү районы, Карбан авылында яңа мәчет салуны җитәкләгән егет - “СМУ - Тюменьоблстрой» җаваплылыгы чикләнгән оешма хезмәткәре, эшкуар Рәшит Әюп улы Вәлитов белән очраштык. Аннан шушы иман йорты турында сораштык.

- Өч ел элек авылга Төмәннән өлкә дини идарәсеннән дин әһелләре килеп җыен үткәрделәр, комитет оештырып мәчетебез иске булганга, яңаны салу турында сөйләштеләр. Бу чарага мине дә чакырдылар, агач белән ярдәм итүне  сорадылар. Өлкә дини идарәсе 700 мең сум акча бирде, шомартып бура утырттык һәм башкасы.

Эшләр тукталып, өч ел шулай утырды. 2016 елның кышы иде, бер көнне төш күрдем.Әтием, әнием, Кадыйр бабаем (мин аны тормышта да күргәнем юк, ул революциягәчә мулла булган) бик анык сорадылар: «Мәчет утырамы?» «Утыра», - дидем. «Балам, ясарга кирәк», - диделәр алар.  Моның турында озак уйлап йөрдем. 2016 елның башында җиң сызганып төзү эшенә керештек. Рәйсә апа Якина ишетеп, беренче булып 50 мең акча бирде. Ай ясарга Тубылга заказ бирдем. Спонсор дуслар - «Рокада» җаваплылыгы чикләнгән оешманың генераль директоры Руслан Покотыло  түбәне ябарга булышты, чирәп (черепица) бирде. «Газстройсервис-Т» оешмасы директоры Виктор Модестов мәчеткә җылылык, «Электромонтажник+» оешмасы директоры Николай Ерещенко электр үткәрделәр. “СМУ Тюменьоблстрой» оешмасы генераль директоры Анатолий Берлов та зур булышлык күрсәтте. Карбанда туган, хәзер Нефтеюганск шәһәрендә яшәүче Артур Тимиров рәшәткәләр ясарга 100 мең акча бирде, профнастилдан читән куйдык. Вәлитовлар, Мөкминовлар гаиләләре, Галия Жукова, Диләрә Ярмөхәммәтова, Гөлнур Төхвәтуллина (Әхмәтова), Фәрит Ярмөхәммәтов, Хәлим Шабанов, Галия Баязитова, Нурислам Фәйзуллин, Салават Фәйзуллин, Ильяс Ярмөхәммәтов акча белән ярдәм күрсәттеләр. Садакалары барып ирешеп Аллаһы Тәгалә рәхмәтендә булсыннар.

Мөнир Ваһапов, Шамил Камалетдинов, Сабит Уразаев, Илҗан Кадралиев, Фәрхәт Рәхимов, Ильмар Рәхимов, Илнат Кадралиев, Радмир Юнусов, Шәүкәт Зарипов, Вәлихан Хәлитуллин иман йортын салуда актив катнаштылар. Боларның барчасына һәм гаиләмә мине аңлап булышулары өчен зур рәхмәт, - дип сөйләде Рәшит Әюп улы.

Иртәгә, шимбә көнне, һәрбарчагызны мәчет ачылу тантанасына көтеп калуын җиткерде.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836