#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Астаналы, чал тарихлы канчәбер авылы

последние и лучшие новости искусства в мире

29-7Түбән Тәүде районы, Канчәбер авылы - бик борынгы, астаналы изге авыл. Шушы авылның, яшәгән халкының, астаналарының тарихы якташларыбызны кызыксындыра.

Хәзер җәй уртасы. Бөтен табигать җанланган, тирә-як яшеллеккә төренгән. Себер урманнарының матурлыгына соклануның чиге юк. Түбән Тәүде белән Канчәбернең арасы 30 чакрым. Асфальт юл бигрәк шәп. Машина зур тизлек белән Сартова, Петрунькино авылларын калдырып, ниһаять, Канчәбергә җитте. Иске һәм яңа мәчетләрнең күкләргә ашкан манаралары үзләренең татар авылы икәнлекләрен күрсәтеп торалар. Мәчет каршында гражданнар, Бөек Ватан сугышларына багышланган һәйкәл куелган.

Берничә ел элек кенә авыл читендә ялгызы утырган таштан ясалган мәһабәт мәктәп тирәсендә хәзер яңа йортлар барлыкка килгән. Канчәбернең нәкъ үзәгендә дә яңа өйләр төзелгән һәм салына. Балалар бакчасы бинасы янында туктап, кисеп ясалган сәнгать эшләренә карап сокландык. Иман йорты, астаналар турында сорашу максаты белән мәчет рәисе вазифасын үтәүче Вәдигъҗан Нигъмәтҗан улы Мөхәммәтшинның йортына юнәлдек. Безне Вәдигъҗан абый һәм тормыш иптәше Айсылу ханым ачык йөз белән каршы алдылар.

- Иске мәчетебезгә 138 ел. Совет чорында да бирешмәгән, чыдаган. Дәүләтгәрәй абый Хәбибуллин Уфадан алып кайткан архив документлары буенча, Канчәбер 1585 елны, мәчете 1877 елны салына башлаган. Авыл төзелгәндә 155 ир, 132 хатын-кыз яшәгән. 1881 елны мәчет имамы итеп Әбделгариф Мөхәммәтсадыйков куелган. Аннары Әхмәтсалих Садыйков Тубыл өязе тарафыннан расланган.

Яңа мәчет 2002 елда төзелә башлады. Бүгенге көндә муллабыз юк. Корбан, Рамазан бәйрәмнәрен зурлап үткәрәбез. Изгеләр, әүлияләр күмелгән астаналар авылда өчәү; берсе - Кыткүл белән Канчәбер уртасында, күлдән ерак түгел, Киндерлегә бара торган иске, туры юл янында. Трактор белән төрдереп анда керү юлы ясадык. Аны карап, чистартып торабыз. Картымская станциясеннән Гыйниятулла Зиганшин читәнен куйдырды. 29-5Монда гыйбадәт кылучылар (паломник) килгән саен җире күтәрелә бара, ышанмаслык хәл, әйтерсең, урман эченә туфракны кеше үзе махсус ташып куя. Шифа алу, изгеләрне искә төшерү өчен гыйбадәт кылучылар төньяктан да, өлкәнең төрле почмакларыннан агылалар. Авылның эчендә дә ике астана: берсенә чатырны эшкуар Фирдәвес Фәхретдинова, икенчесенә Турайдан Вафия Фәйзуллина ясаттылар, - дип сөйләде Вәдигъҗан Нигъмәтҗан улы.

Без Бөек Ватан сугышы елларын үз җилкәләрендә кичергән, авыр тормыш йөген сөйрәгән өлкәннәр белән очраштык. Шушы абруйлы, олысы-кечесе хөрмәт итүче әбиләр авылда инде исәпле генә калганнар. Исән чакларында сөйләтеп, язып калу - бурыч. Канчәбердә каты гражданнар сугышы барган, мәчет төбендә яшь курсантлар күмелгән, дип ишетеп кенә беләбез. Соңга калдык, бер гасырга якын элек нәрсә булганын хәзер кемнән сорыйк?

29-9Йөзеннән нур бөркелеп торучы сөйкемле Хәлмиян Аллагол кызы Пигимбетова безгә бәрәңге бакчаларындагы астананы күрсәтте. Шушы астананы апа гаиләсе белән чистартып, карап тора. Икенче астана Касимә апа Абайдуллинаның бакчасы янында урнашкан.

- 1931 елны Бухаринда туганмын. Әнием Канчәбердән, әтием Киндерленеке минем. 1938 елны гаиләбез белән Канчәбергә күчендек. Сугыш башлангач, әтине яуга алдылар, әни 4 бала белән калды, иң кечкенәсенә 7 ай иде. ”Кызыллар белән аклар сугышканда идән астында яттык”, - дип әни сөйли иде. Мәчет төбендә авылның бер егете дә күмелгән, имеш. Гомерем буе колхозда эшләдем, тыл һәм хезмәт ветераны исеме белән пенсиягә чыктым. Үсмер чакта уракка йөргән өчен 100 грамм он бирәләр иде. Мәктәптә укырга мөмкинлек булмады, өйгә килеп белем бирделәр. Әти сугыштан контузия алып кайтты, көз иде, озак яшәмәде, үлде. Әни 5 бала белән ялгызы калды. Ике бала тәрбияләп үстердем, берсе 26 яшендә генә вафат булды, - дип сөйләде Хәлмиян апа.

Без 2004 елдан бирле бар күңелен мәчет эшләренә багышлаган, бүгенге көндә дә шушы изге гамәлне башкаручы Закирә Сәгыйть кызы Сафиуллина белән очраштык.

- 1936 елны Канчәбердә туганмын. Әтием Яркәү районы, Сәет, әнием Кызылъяр авыллары кешеләре. Репрессияләр чорында әтиемнең бертуган абыйсы Ногман Сәгыйтовны халык дошманы дип атып үтергәннәр. 29-6Әти белән әни афәттән качып дигән кебек, кызларын алып әтинең бертуган апасына Канчәбергә килгәннәр. Монда 1940 елны тагын энем туган. Өебез булмаган, кеше почмагында яшәгәнбез. Сугыш башланды, әти фронтка китте, әмма кайтмады. Үлгән кәгазен алдык. Канчәбердә 7 сыйныфны тәмамлагач, укуны дәвам итү максаты белән Ямбайга киттем. Ләкин ярты ел гына укыдым; аягымда галош, мәктәп формасы алырга хәлдән килмәде, кайттым. 4 бала тәрбияләдем, тормыш иптәшем бик иртә үлде. Бер балам Читада армиядә югалды, барып эзләп Грузиядән алып кайттым. Кайткач, авырып вафат булды. Төмән районы, Талымхан авылында 20 ел эшләдем. Төмәннең Кырынкүл авылында яшәп, АТЭ заводында 12 ел хезмәт иттем. 1991 елда коммунистик хезмәт ударнигы, хезмәт ветераны исемнәре белән лаеклы ялга чыктым. Туган якка сагынгач, Мәскәүдә яшәүче кызым - алты бала анасы Канчәбердә өй алып бирде. 40 елдан соң кайтып, биредә икедән туган абыемны карадым, ул 90 яшендә бакыйга күчте.

Касимә апа бакчасы янында әүлияләр: Мөнәвәрә, Фатыйма яталар; күл буендагысында Гөлсәбига әүлия күмелгән, - дип сөйләде Закирә апа.

Энергияле, оптимистик рухлы, һичкайчан төшенкелеккә бирелмәүчән Закирә Сәгыйть кызы тәртипле балалар үстергән, хәзер инде оныклары килеп хәлен беләләр.

1928 елгы Нурания Галәтдин кызы Аппасова бүгенге тормышның һәр көненә шөкер итеп яши. Үсмер чагы сугыш елларына туры килгәнгә, ачлыкны, юклыкны туйганчы татыган ул.

- Без күргәнне бер адәмгә дә язмасын. Сугыш елларында әниебез Гөлзифа эштән кайткач, сукыр эчәгесе шартлап, 6 сабыен калдырып вафат булды. Иң кечкенәбезгә 3 ай иде, үлеп китте, саклый алмадык. Бөтен авырлык иң олылар - Нурсәйдә апа белән миңа төште.

Әти сугыштан бер кул белән кайтты, өйләнде. Үги әнинең 2 баласын бик якын күреп үстек. Үз өебез бар иде, әти сунарчы булды. Сугыш елларында апа белән район үзәге - Түбән Тәүдедән 32 килограмм бодайны күтәреп, билдән суда елый-елый ташыдык. Андый мизгелләр һич онытылмый. Безгә эне-сеңелләребезне әтинең әнисе Сара әби тәрбияләште. Бабаебыз Хәйретдин Галәмов гаиләсе белән узган гасыр башларында Татарстаннан күчеп килгән. Бик уңган, тырыш булган ул. Дегет агызды, халыкка чабата үреп киертте. Урманда өйчеге бар иде, без анда барып эшләгәнен карый идек. 1937 елны эшкуар дип, халык дошманы исеме белән Төмәндә Семаков урамында атып үтерделәр. Улы Садрый абый кулга алынып, бер ел Магаданда йөреп кайтты. Сара әби им-том итүче, кендек әбие булган. Аны бөтен якын-тирәдәге авылларда белгәннәр, хөрмәт иткәннәр. Уллары: Зыяфетдин, Насрый абыйлар сугыштан кайтмадылар.

29-8Вәгыйз Хафиз улы белән 1949 елны гаилә кордык. 6 бала үстердек, улыбыз Маркс тормыш иптәшен, кызын калдырып яшь килеш үлеп китте. Вәгыйзне дә 1977 елны каты авырудан соң мәңгелеккә озаттык. Улым Әлферит Түбән Тәүде авылына үзләре янына яшәргә чакырды, әмма мин туган авылымны ташлап китә алмыйм. Шуның өчен менә шушы өйне төзеп бирде, - дип сөйләде ягымлы, киң күңелле Нурания апа.

Авылларда яшәүче себер татарлары белән очрашып, якыннан сөйләшүгә ни җитә!? Менә Канчәбер үзенең гүзәл, бай урманнары, тәмле балыклы күле белән артта калды.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836