#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Ахман-Урманбаш авылы тарихы”

последние и лучшие новости искусства в мире

46-15Түбән Тәүде районы, Урманбаш авылында яшәүче җирле шагыйрә, “Яңарыш” газетасының актив хәбәрчесе Гөлнур Хәйруллинаның “Ахман-Урманбаш авылы тарихы” исемле 151 битле әдәби-тарихи басмасы дөнья күрде. Китап “Молот” оешмасында бастырылган, тиражы 250 данә. Аны басма өчен Наилә Айнетдинова әзерләгән. “Мин шушы китабымда авылыбыз Ахман-Урманбашның үткән һәм хәзерге тарихын күрсәтәсем килде. Әле ачыкланмаган, алга таба эзлисе һәм табасы килгән әйберләр күп. Инде мин олы яшьтә, булдыра алган хәтлесе белән авылдашларымны таныштырасым килә. Халкыбызның үткәнен белмәсәк, ата-бабаларыбызның рухы безне кичермәс” – дип язган кереш сүздә Гөлнур Әкрәм кызы.

Китап Гөлнур апаның гаилә архивыннан алынган фоторәсемнәр, бизәкле сурәтләр белән бизәлгән, баетылган. Алдагы битләрдә авторның соңгы елларда язылган, “Яңарыш”та бастырылган шигырьләре бирелгән. Авылның географик урыны һәм табигате тасвирланган. “Ахманские юрты авылының Ахман Багышаев исемле кешесе беренче булып безнең авыл урынына 1709 елда нигез сала. Авыл, күрәсең, аның исеме белән йөртелгән. Аның икенче аңлатмасы да бар. 1990 елларда Казан университеты профессоры Гомәр Саттаров җитәкчелегендә бер төркем студентлар безнең Ахман авылына килеп чыктылар. Профессор чыгышында җирле атамаларга аңлатма бирде. “Ахман” сүзен - ах-ак, ман-су, ягъни ак, чиста мәгънәсендә, дип аңлатма бирде. Икенче аңлатмасын Казан ягыннан күчеп килгән татарлар биргән. Алар авыл тирәсендәге үтә алмаслык куе урманнарны күргәч: “Менә, кайда башлана икән урман!” – дип куйганнар”, - дип яза китабында автор. Җыентыкта Г.Хәйруллинаның төрле елларда газетабызда бастырылган мәкаләләре дә бирелгән.

Аеруча авыл хезмәтчәннәре, Бөек Ватан сугышы ветераннарына зур игътибар бирелгән. Урманбаш авылы халкы Гөлнур апа кебек зыялы, белемле, тырыш авылдашлары булуга горурлана ала. Һәр татар авылында да шулай тарихын язып бастырып чыгаручы булса икән! Бу бит зур көч, грамота, хезмәт таләп итә. Аның матди ягы да бар. Гөлнур Әкрәм кызы талантлы, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләтле шагыйрә дә әле. Иҗади уңышлар теләп калабыз.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836