#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Халык хәтере мәңгелек

последние и лучшие новости искусства в мире

8-10Татар халкының патриот шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан, быел да өлкәдә күптөрле чаралар уздырылды. Шундый кичә 16 февраль көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә бик җылы һәм дустанә атмосферада үтте. «Герой шагыйрь Муса Җәлил» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә өлкә мөселманнары Диния нәзарәте һәм өлкә ислам мәгърифәт үзәге җитәкчелегендә оештырылды. Кичәдә татар халкының рухи мәдәнияте нигезләрен өйрәнү курсларына йөрүчеләр, барлык дини идарә әгъзалары, М.Җәлилнең иҗатына гашыйк булган якташлар катнаштылар.

Чараны педагогия фәннәре кандидаты, хаҗи Рафаэль Гадиев белән Нурсидә Әйтбаева алып бардылар. Өлкә мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков кунакларны сәламләгәннән соң, Ялутор мәчете рәисе Раил хәзрәт Мәхмүтов Коръән укып, игелекле эшкә фатиха бирде. Аннары Рафаэль Гадиев белән Нурсидә Әйтбаева кунакларны атаклы шагыйребезнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Аларның сөйләгәннәрен тулыландырып курсларга йөрүчеләр Муса Җәлил шигырьләрен яттан сөйләделәр. Кунаклар һәр чыгышны ялкынлы алкышларга күмделәр. Дини идарә әгъзалары - Зиннәт Садыйков авторның «Вәхшәт», Искәндәр хәзрәт Юсупов - «Дуска», Динар Нафиков - «Бер үгет» шигырьләрен күңелләрне тетрәндереп, бик сәнгатьле итеп сөйләделәр. Чара барышында Муса Җәлил шигырьләренә күренекле композиторларыбыз көй язган матур җырлар яңгырады. Аларның берсен «Умай» (җитәкчесе Ә.Миңнебаев) фольклор ансамбле җырчысы Ачилә Сагидуллина да җырлап ишеттерде. 8-9Чарага йомгак ясап Зиннәт хәзрәт Садыйков һәркемгә, аеруча, Төмән җитештерү һәм социаль технологияләр колледжыннан студентлары белән бергә килгән инглиз теле укытучылары Наилә Хәбибуллина белән Римма Сәфәровага рәхмәт белдерде. «Г.Тукай, М.Җәлил шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләгән яшьләребез булганда - телебез югалмаячак. Киләчәктә дә телебез, динебез, моңыбыз бергә булсыннар», - дип, изге теләкләр юллады. Катнашучылар күмәк фотога төшкәч, сөйләшүләр милли ризыклар белән тулып торган өстәл артында дәвам итте.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836